«Монда гына кал, наным, төн бит инде...». Бер төн куна, ике, өч...
Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.
Ә белергә бик теләр иде кеше. Шуның өчен дә күрәзәчегә, кәрт ачучыларга, астрологлар фаразларына, нумерологларга мөрәҗәгать итүчеләр буа буарлык. Киләчәгем нинди булыр, бу айда, алдагы елда мине ни көтә? Табышым ни дә, югалтуларым нинди? Боларның барысын да белеп торганда яшәү күңелсез булыр иде лә ул! Киләчәк, иртәгәге көн билгесез булганга күрә тормыш мавыктыргыч та, кызык та инде!
...Тормыш юлы бик матур, якты, өметле башланып китте Хәнифнең. Әти-әнисе укымышлы, затлы нәселдән. Хәниф тә укып белем алыр, гыйлемле кеше булыр, дәрәҗәле эштә эшләр, дип фаразлады барлык таныш-белешләр. Егет үзе дә сыната торган түгел иде. Олыларны олы итеп, кечеләрне кече итте, кеше сүзен бервакытта да аяк астына салып таптамады, тырыш булды.
Фәнисә белән мәктәп елларыннан очрашып йөри башлады алар. Соклангыч пар, бер-берсенә туры килеп торалар. Икесе дә мактаулы мөгаллимнәр гаиләсеннән. Авыл җирендә ул вакытларда укытучылар иң мәртәбәле, мөхтәрәм кешеләр санала иде әле. Кая анда хәзерге шикелле ата-ана баласы белән беррәттән утырып мөгаллимнәрне сүгү?! Ул заманда әти-әни янында укытучың турында ялгыш берәр яман сүз әйтеп кара!
Мәктәпне тәмамлагач, Хәнифне армиягә алалар. Вәгъдәле яры Фәнисә егетне көтәргә антлар итеп, өметләндереп озатып кала. Ике арада сагыныч-мәхәббәт тулы хатлар йөри. Ил алдындагы бурычны үтәп – хезмәт итеп, Хәнифнең туган якларына кайтыр көннәре җитә. Әмма шул вакытта егетнең язмышын кыл урталай бүлгән көтелмәгән вакыйга була. Кешеләргә ышанучанлыгы, тугрылыгы, йомшак холыклы булуы аркасында, Хәнифнең беркатлылыгыннан файдаланып, аны тозакка каптыралар – башка кешенең гаебен тагып, гаепсездән гаепле ясап төрмәгә илтеп тыгалар. Шулай итеп, кайтам дип юлга кузгалган Хәниф тагын ике елга тоткарлана.
Кайткач исә өмет иткән тормышы чәлпәрәмә килә. Ике ел лаеш шулпасы чөмергән улыннан атасы баш тарта, туган нигезенә кайтып егылган егетне капкадан ук кертми, хатынын да улы белән аралашудан тыя. Фәнисәнең әти-әнисе дә бердәнбер кызларын төрмәдән кайткан кешегә бирергә риза булмыйлар.
Шулай итеп, бернәрсәсез, беркемсез калган Хәнифкә тормышын шушы өзелгән урыннан яңадан башларга туры килә. Калага китеп, төзелешкә эшкә урнаша. Кулы эшкә ятып торган кеше һичкайчан һөнәрсез калмый. Хәниф тә төзелеш нечкәлекләрен тәҗрибә нигезендә энәсеннән җебенә кадәр өйрәнә. Әмма хезмәттәшләре белән эштән соң салгалап алу гадәткә кереп китә. Шушы гадәте аркасында тормышы әллә ни алга китә алмый.
Шулай чираттагы җәйдә Хәниф бер авылга эшкә кайта – дүрт баласы белән генә гомер иткән хатынга мунча төзергә яллана. Шактый соңга калып эшләгән Хәнифкә хуҗа хатын:
– Монда гына кал, наным, төн бит инде. Мин сиңа өй алдындагы бүлмәгә урын җәям, тынычлап йокларсың! – дип әйтә. Бер төн куна кала Хәниф, ике, өч төн... һәм бөтенләйгә шунда торып кала.
Шулай итеп, ата-ана мәхәббәтеннән читкә тибәрелгән Хәниф Сәлимә кочагында хатын-кыз назын гына түгел, аналарча кайгырту, җан җылысын да таба.
Хәниф Сәлимәгә балаларын аякка бастырырга ярдәм итә: дүртесен дә укытып чыгарырга, гаиләле булгач, һәркайсына йорт-җир төзергә булыша Хәниф. Сәлимә исә олыгаеп тапкан бәхетенә, тиң ярына наз-мәхәббәт, кайгырту, аны тәрбия итү аша җавап кайтара.
Хәнифнең язмышы бик үкенечле тәмамлана. Калага төзелешкә эшкә чыгып киткән ир, бәхетсезлек очрагына эләгеп вафат була. Сәлимә исә гомер көзендә тагын ялгыз кала.
Ландыш Тимерова.
Фото: https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев