erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Рәнҗетмәгез мине, зинһар»

Моннан 16 ел элек ирем вафат булды. Рафат белән бик яратышып өйләнешкән идек. Улыбыз белән кызыбыз туды. Аның әнисе белән төп нигездә яшәдек. Көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп барды хәләл җефетем.

 

Иремне җирләгәч, бик озак кайгыдан айный алмадым. Каенанам мине үз авылыма кайтып китәр дип уйлагандыр инде, кыерсытып торды. Ләкин мин бирешмәдем, Рафат рухына, аның хакына шушы йортта калдым. Аннан соң балаларыбыз да шушында туып үсте бит. Алар инде хәзер калага китеп урнашты. Ә без каенана белән икәү яшәп ятабыз. Хәзер элеккеге кебек бәйләнми, дус-тату яшибез.

Каенана тынычланса, башка бәйләнүчесе табылды. Авылда яшәүче бер хатын мине үзенең иренә көнли. Янәсе, мин аның ире белән чуалам. Бу сүз - кибеттә сөйләшеп торганнан соң чыккан гайбәт. Соң авылдашлар кибеттә күрешеп сөйләшми тормый бит инде ул?! Хатыны шушы гайбәтне бөтен авылга тараткан. Миңа аның ире нәрсәгә кирәк? Авылдагы ирләрнең берсе дә Рафатымның тырнак очына да тормый. Нахак сүзләре йөрәкне телгәли. Кайчан мине чәйнәүдән туктарлар икән?..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зилә Х.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/chynmgez-mine-zinar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X