Берәү дә рәхәтлектән чыгып басмаган...
Базардагы хәлләргә үзем барып күргәнче ышанмый идем.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Кисекбаш” поэмасындагы: ”Базар кайный: берәү алдый, берәү алдана” дигән юллар, совет мәктәбендә белем алган күпчелек кешегә таныштыр. Базардагы кызыклы, гыйбрәтле, кайвакытта кызганыч хәл-әхвәлләрне, шул мохиткә баштанаяк кереп чумып, үз күзләрем белән күргәнче, үз колакларым белән ишеткәнче ышанып ук бетми, шагыйрьнең иҗат фантазиясе җимеше дип саный идем.
Төп эшемнән туктап, лаеклы ялга чыккач, бакчачылык, галәмәт күп итеп яшелчә, чәчәк рассадасы үстерү белән шөгыльләнергә керешкән идем. Күңел биреп, яратып эшләгән эшемнең нәтиҗәсе начар түгел. Хәләл хезмәт куеп, тозлы тир түгеп үстереп алган мул уңышыбыз үзебезнең гаиләне ел әйләнәсе тукландырырга, улымның, өйләнгән оныгымның гаиләләренә өлеш чыгарырга, туган-тумача, дус-ишкә күчтәнәчкә таратырга, гошер сәдакасы итеп, авыр тормышлы авыру туганыбызга М.гә илтеп бирергә җитә һәм... шактые артып кала. Тартма-тартма алмаларга, кабак, ташкабак, кыяр, помидор, суганнарга, капчык-капчык бәрәңгеләргә ишарә ясап, инде боларны кая куярга? – дип баш ваткан чагымда, Туган көнемә кунакка килгән Мөнҗия кодагыем, сеңелләрем Хәлимә белән Мөслимә беравыздан диярлек: ”Кая булсын, базарга чыгарып сатарга кирәк!” – диештеләр.
Әйтергә генә ансат. Моңарчы берни сатканым юк ич минем. Оялмыйча кеше каршысында ничек басып торыйм? Кибеткә керсәм дә, базардан әйбер сатып алсам да, туктаусыз алданам. Үзем беркатлы булганга, сатучы кулыма нәрсә тоттырса, шуңа риза булганга күрә, бу хәлгә беркемне гаепләмим, юк-бар өчен әлләни борчылмыйм. Кайбычта яшәгәндә, Колангы кибетеннән олы улым Фәнискә икесе дә сул аякныкы булган җәйге туфлиләр, берничә ел узгач, оныгым Фәнилгә ярминкәдән үзенә тиешледән ике үлчәмгә зуррак кышкы сапожкилар алып кайтып биреп, адәм көлкесенә калуым исемә төшсә, әлегәчә уңайсызланам. Минем ык-мык килеп торуымны күреп, кодагый: ”Кеше талаучы ата караклар уңайсызлансын!
Иртә яздан кара көзгәчә зур хезмәт куеп, бер дигән сыйфатлы ризык үстереп алып баргансың икән, тауарың әйбәт булганга, сиңа рәхмәттән гайре сүз булырга мөмкин түгел. Син оялма, башыңны югары тот! Эшләгән эшеңнең уңай нәтиҗәсен күрү – сөенеч бит ул. Син үстергән тәмле алмаларны, файдалы, нитратсыз яшелчәләрне, агусыз бәрәңгене сатып алып ашаучылар да сөенсен!” – дип күңелгә оеткы салды. Сеңлем Мөслимә: ”Апа, мине күп кеше таный дип бер дә исең китмәсен! Бүген табиб та, укытучы да, җырчы да, фән докторы да, фермер да, эшмәкәр дә үз хезмәтен акчага сата. Сәүдәгәрләрне, эреле-ваклы түрәләрне әйтмим дә. Барысы да этешә-төртешә, берсенең башына икенчесе баса-баса “базар”да кайнаша. Тәкъдим иткән тауарлары гына синекенә охшамаган. Базар мөнәсәбәтләре Ил буенча җәелдерелгән икән, синең кишер белән суган сатып торуыңа беркемнең исе китмәс! Йөзең ачык, телең – тәмле, тауарың сыйфатлы булса, сәүдәң гөрләп барыр! Тәвәккәлләп, Рәис җизни белән иртәгә үк чыгып басыгыз, – дип кистереп әйткән иде.
Базардагы беренче адымнарымны язып үтсәм, эчегез катып көләрсез. Кура, җир җиләкләремне, карлыганнарымны савытларга тутырып, өстәлемә матурлап тезеп куюым булды, күтәрелеп карасам, безгә таба мин күптән түгел генә интервью алган лесхоз директоры Илгиз абзый килә. Хет шунда җир тишегенә кереп кач! Артыма борылып басып, аның узып китүен көтәм. Шул вакытта сатып алучы хатыннар килеп баскан икән. ”Күрче, җиләкләре ничек эре, сусыл, карлыганы да бик шәпкә охшаган! Алырга кирәк. Ник безгә арт шәрифеңне борып куйдың? Кайсы җиләгең күпме тора! Колаксыз түгелсеңдер бит! Ник дәшмисең?” – дип тинтерәтә болар. Минем башта бер генә уй, танышым гына узып китә күрсен. Икенче юлы чегәнгә охшаган, бармаклары саен алтын йөзекләр кигән бер чая хатын, сыгылып торган мул өстәлемнән ике зур сумкасына кыяр-помидорлар, алма-грушалар тутыртты. Букчаларын ишле балалары җәлт кенә алып китеп барды.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/berau-da-raxatlektan-cygyp-basmagan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев