Нигә кайбер кешеләрнең язмышы менә шундый икән?!
Бер дус кызымның язмышын сөйлисем килә сезгә. Алия – минем классташым ул. (Алдан ук әйтеп куям – исемен үзгәрттем.)
Без аның белән 1 нче класстан бирле бер парта артында утырдык. Мәктәпкә килгән беренче көннән укытучы безне бер партага утыртып куйды да, шуннан аерылмадык инде. Кемнәрнедер малайлар белән дә утырттылар, тик безнең класста кызлар күбрәк иде, шуңа күрә безгә андый «бәхет» тәтемәде.
Безне класста игезәкләр дип йөртәләр иде. Чөнки кая гына барсак та, гел икәү йөрдек. Үсә төшкәч инде сердәшләргә әйләндек.
Мин аны бик жәлли идем. Әллә 4 нче, әллә 5 нче класста укыганда ул миңа берсендә елый-елый үзе турында сөйләде. Әнисе аны ирсез генә тапкан. «Әтине мин бөтенләй белмим, бер тапкыр да күргәнем дә юк. Әни аның турында сөйләми, мин аны үзем дә оныттым инде, дип кенә әйтә», – диде ул. Аның каравы, үги әтиләре күп икән аның. «Ярты ел саен алышынып торалар. Өйгә яңа үги әти кайтса, бездә гел бәйрәм. Ул бәйрәмнәрнең ахырында гел сугышалар. Андый чакта мин темнушкага кереп утырам да, чыкмыйм. Әби килсә, мине дә гел сүгә, тиздән син дә әниең кебек өйгә ир ташый башларсың, дип әрли», – дип сөйләде ул.
Соңыннан, өйләрендә атналарга сузылган бәйрәмнәр булганда, әллә ничә тапкыр бездә рәттән берничә кич кунып киткәне дә булды. Миңа яңа әйбер алсалар, әниләр аңа да алырга тырышалар иде. Без менә шулай үстек.
19 яшендә инде өеннән чыгып китте ул. Без әле еламыйча ашый да алмаган чакта!
Бу вакытта ул колледжда укый иде. Берсендә укудан кайтканда автобуста бер ир белән танышкан. 30 яшьлек! Бик тыныч, сабыр кеше, әни алып кайткан үги әтиләрнең берсенә дә охшамаган, дип куанып сөйләде. Соң ул бит бик карт, сиңа әти кебек, үзең кебек яшь егетләр дә очрар әле, дип карадым, ишетергә дә теләмәде. Аңа әнисе яныннан тизрәк чыгып китү кирәк иде бугай.
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/niga-kaiber-keselarnen-iazmysy-mena-sundyi-ikan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев