Өч монолог
Нурания иренең һәр иртәдә шалтыратуына күнегеп беткән иде. Шулай да ул телефон шалтыравыннан дертләп куйды, әмма Илдарның тавышын ишетү белән, әллә нигә күңеле йомшап, еламсыраган иркә тавыш белән аңа дәште: – Әйе, әйе, тыңлыйм үзеңне... Ничек соң анда? (»Сөембикә », Гүзәл Әдһәм).
– Әйбә-ә-әт... Уяттым, ахры, сине.
– Китче, нинди йокы ди! Әллә кайчан торып, сыерны савып кердем инде.
– Хәлләрең ничек?
– Аллага шөкер, бар да яхшы...
Нурания, тәрәз яңагына сөялгән килеш, ишегалдында җим чүпләп йөргән тавыкларын күзли-күзли сөйли бирде, сүзләре, күңелендәге сагышлы назга уралып, моңсу гына талгын бер көйдәй агылды да агылды...
– Кыскартырга уйламыйлармы соң укуларыгызны?
– Уйлыйлар, уйламый ни... Барыбыз да авылныкы бит. Анда эш көтә...
– Эш дип инде... Гел Казанга барып булмый, әзрәк файдаланып кал... Театр-концертына йөр дигәндәй...
– Бардым, бардым, Камал театрында ике спектакль карадым инде. Мәктәп ничек анда? Бакчаларны чүп басмадымы?
Нурания көлеп куйды:
– И-и-и, тилекәем, үз бакчаңны сорар идең. Бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Бәрәңгенең төбенә өяр чак җитеп килә.
– Анысына үзем дә кайтып өлгерермен. Кагылмый тор. Әлфия дә, бер генә экзаменым калды, дигән иде, ул да булышыр...
– Әлфия ничек соң?
Казандагы студент кызы исенә төшеп, күкрәк тирәсендә нәрсәдер келтерәп куйды.
– Ничек булсын – яшьләрчә! Нәкъ синең кебек – чибәр, җитез!
Хатынга бик рәхәт булып китте. Көтмәгәндә күңеле күтәрелеп, җанына дәрман өргән Илдарына да бер-ике назлы сүз юлларга торганда, исенә төшеп, әйтеп калырга ашыкты:
– И-и-и, онытып торуымны күр инде: сиңа хат бар...
– Нинди хат?
– Кем белгән инде аны. Мәктәп директорына диелгән.
– Министрлыктан-мазармы?
– Юк бугай... Охшамаган...
– Тагын берәр кагәзь-мазар сорауларыдыр. Ач, әйдә, укы... Булырлык булса, җавабын үзең генә әтмәлләп җибәрерсең...
Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты.
Илдар аның саен ашыктырды:
– Йә инде, укы! Нинди хат ул?
Нурания җавап бирмәкче булып авызын да ачкан иде, тик теге кайнар дулкын әллә тавышын да көйдереп өлгергән инде, кисәк кенә кибеп киткән иреннәре үзен тыңламый дерелдәде.
– Нурания! Нурания, дим! Ник дәшмисең?
Нураниянең исә сүз әйтерлек тә егәре калмаган иде...
...Бераздан ул айнып киткәндәй булды. Аяклары хәлсезләнеп, бөтенләй идәнгә үк чүккән икән бит! Бер кулына телефонын кысып, икенче учына хатны йомарлаган килеш, хатын диванга барып чүмәште.
Телефон берөзлексез шалтырады да шалтырады. Экрандагы «Илдар» сүзе дә бер кабынды, бер сүнде. Нурания кым-
шанмады да. Ул кымшана алмады. Хаттагы сүзләр, барлык егәрен умырып алып, аның бөтен тәненә хуҗа булып өлгер-гән, аяк-кулын да берни тоймас итеп таратып ташлаган иде.
«Исәнме, әтием! Бу хатны алгач, аптырап китәрсең инде син. Бу мин – синең кызың Илдария! Син исән икәнсең бит, исән! Минем ничек сөенгәнемне белсәң иде! Әни миннән моны нигә яшергәндер – белмим, минем куанычымның чиге-чамасы юк. Тизрәк күрешәсе килә. Сиңа сөйлисе сүзләрем шундый күп минем. Кызың Илдария. Уфа.»
...Тәрәзә буенда ул шактый озак басып торды. Телефоны аның саен шалтырады. Әнә шул шалтырау «б-р-р-р-р!», «бар!», «бар!», «кызы бар!» дип, аны үртидер кебек тоелды. Юк, телефонын алып иренә дәшә алмады ул. Ни дисен? Нәрсә дип дәшсен? Миен гел бер хәбәр чукыды: «Уфада Илдарның кызы бар икән! Исеме дә нинди бит! Илдария!»
Әлфиясе тугач, Нурания Илдарга: «Әйдә, Илдария кушабыз!» – дип әйтеп караган иде. Тегесе исә кырт кисте: «Юк! Әлфия булгач, Әлфия!»
«Менә нигә каршы килгән икән ул! Аның Уфада үз Илдариясе булган! Һәм тагын кемедер...»
Нураниягә салкын булып китте. Бөтен эче ялкын белән тулы булса да, калтырана-калтырана ул тагын диванга барып капланды.
«Илдары аңа хыянәт иткән! Хыянәт кенә дә түгел – аның Уфада кызы да бар!»
Әле иртән генә ул дөньяның иң бәхетле хатыны иде. Әле бер сәгать элек кенә йөгерә-йөгерә йорт тирәсендә кайнашты, сыерын сауды, тавык-чебешен ашатты, өен җыештырды. Күр инде хәзер кыяфәтен: яңарак кына бәхетле сагыш белән тулы күңеле, көтелмәгән хыянәттән мөлдерәмә булып, тышка ургыла. Нурания, күз яшьләренә коенып, тыелгысыз үкси башлады. Казанда курсларда укып йөргән иренең һәр шалтыратуына куанып, аның сүзләреннән җылынып, балкып йөргән җаны, хәзер инде боздай өшеп, бөтенләй туңып, әкренләп үлеп бара кебек тоелды аңа.
«Илдарның Уфада кызы бар!»
«Йа Хода! Ничек сизмәгән, ничек тоймаган ул иренең хыянәтен? Югыйсә гел бергә булдылар бит. Ял йортларына да Илдар ялгызы йөрергә яратмады: «Барабыз икән – бергә барабыз! Синең дә ялгызыңны гына җибәрү юк, үзем дә синнән башка бер аягымны да атламыйм!» – дип кырт кисә иде. Көннәре мәктәптә үтте, анда да бергә. Юк, иренең бер генә кыек эшен дә сизмәде ул. Һәм менә...»
– Төсең качкан. Авырыйсыңмы әллә?
Нурания дәшәрлек хәлдә түгел иде.
– Әллә жарың да бар инде? Уттай янасың бит!
Күршесе Разия боздай кулын аның маңгаена тидерде. Аны тыңларлык һәм аңларлык кеше табылуына куанып, Нурания ахирәтенә сарылды.
Кемгәдер сөйләү, уртаклашу гына җитмәгән икән. Бераздан ул тынычланып китте.
– Бигрәк көтмәгәндә булды ла... Хатны кулыма тоткач, аңгырайдым да калдым.
– Йә инде, җебемә лә... Исеме ничек?
– Кемнең?
– Кызын әйтүем...
– Илдария...
– Илдария?!
– Илдария шул менә, Илдария!
– Матур исем... Илдар үзе нәрсә ди соң?
– Дими...
– Берәр сүз әйткәндер бит?
– Нәрсә әйтсен! Ул белми дә әле.
– Ничек инде – белми? Әйтмәдеңмени? Әллә берни дә сорашмадың?
– Үзе белән сөйләшә дә алмыйм! Телем әйләнми...
– Сөйләшә алмый, имеш... Сөйләшергә, аңлашырга кирәк!
– Кирәк тә... Көчем җитми...
– Бәлки, берәрсе шаярып кына салгандыр ул хатны. Сезнең матур тормыштан көнләшеп...
– И-и-их, шулай булса икән! Түгел шул! Түгел! Күңелем сизә... Аның кызы...
– Уфадан дисең инде...
Нурания дерт итте: «Барды Илдар Уфага, барды. Барды гынамы соң!» Институтны бетергәч, Илдар төгәл бер ел шунда хезмәт итеп кайтты. Ул елларда Нураниягә, аның кебек өзелеп егетен армиядән көтүче башка беркем дә юктыр кебек тоела иде. Ул гына, бары тик Нурания генә шулай ярата ала да, сөйгән егетенең кайтуын да түземсезлек белән ул гына шулай көтә ала...
– Кызы... кайчан кайта соң?
– Бүген... Кичкә таба... Белмим инде, ничек каршы алырмын да, ни диярмен...
– Тә-ә-ә-к, димәк, бүген кайта... Камыр куйдыңмы? Нәрсә пешерергә уйлыйсың? Мунчаң ягылганмы?
– Нинди камыр? Нинди мунча тагын?
– Хәер, анысы соңрак... Өлгерербез... Җәйге мунча бер-ике сәгатьтә әзер дә була ул...
Нурания, шаккатып, ахирәтенә төбәлде. Тегесе аның саен сөйләнүендә булды:
– Гөбәдия пешер. Синеке бигрәк шәп – ашап туймаслык була. Каз итеннән бәлеш тә салырсың... Аннары... Тагын бер сүз әйтим әле үзеңә: Илдар кызы кайткач, караңгы чырай күрсәтмә аңа, яме. Сабыр булырга тырыш. Син үзеңне аның урынына куеп кара әле. Аннары... аның ни гаебе бар?
...Бәлеше пешеп, гөбәдиясе дә әзер булган бер мәлдә капкадан бер хатын килеп керде.
– Исәнмесез... – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, кыюсыз гына.
Ике хатынның карашлары очрашты.
– Мәктәп директоры Илдар Вахитовлар йортыдыр бит?
Хатын кыяр-кыймас кына сүзен дәвам итте:
– Мин Уфадан кайттым... Исемем – Зарима...
* * *
Зариманың керфекләре дерелдәп куйды. Ул, ап-ак түшәмгә төбәлеп, шактый озак ятты.
«Кайда соң ул? Күзне чагылдырырлык нинди аклык бу?»
Кояш нурында коенып утырган ап-ак бүлмә һәм шул нурларның яктысын меңнәрчә кат көчәйткән ак диварлар, Зариманың аңын томалап, хәтерен бутап җибәрде.
«Туктале! Нинди урын бу? Нинди көн соң бүген? Зарима нишли монда? Нигә ул шушы ак караватта ята?»
Кыз кинәт дерт итте. Хәтере яңарып, бөтен тәнен эсселе-суыклы ниндидер дулкын урап алды.
«Ул үлде түгелме соң? Әйе, әйе! Ул суга батты бит! Зарима суга батып үлде!»
Аңа үзе бик тә, бик тә кызганыч булып тоелды.
«Аңа бит әле уналты яшь тә тулмаган иде! Зарима әле берәүне дә яратырга да өлгермәде. Аның бит хәтта егетләр белән үбешкәне дә юк иде! Хәзер инде боларның берсе дә булмаячак. Ул мәңгегә шулай калыр... Унсигез, егерме, утыз яшен дә тутырмас, бервакытта да әни дә булмас... Әни-и-и?! Әни булудан качып, шул адымны ясады түгелме соң?»
Кыз кинәт куркып кычкырып җибәрде: «Аа-а-а-а-а...»
Зарима кисәк башын күтәрде дә ап-ак ромашкаларга томырылып катып калды. Өстәлдәге пыяла банкага утыртылган бер кочак ромашка да аның кебек үк теп-тере иде, Зарима хәтта алардан агылган болын исен дә тойган кебек булды.
«Юк! Ул үлмәгән икән бит! Ул исән! Зарима исән!»
Бүлмәгә ап-ак халатлы бер кыз килеп керде.
– Йә, уяндыңмы инде? Ай-яй, озак йокладың!
Зарима куркудан калтырап куйды.
«Ул уянган! Мәңгегә уянасы килмәгән Зарима уянган! Теге афәт тә аның белән бергә уянгандыр! Ул да тередер! Бөтен вөҗүден өркетеп, котын очырып, шүрләтеп торган, аның карынына кереп урнашкан теге каза да яшидер. Каза... Бәла-каза... Бәла... Бала... Бала?» Зарима үксеп елап җибәрде.
Шәфкать туташы аны кочып алды:
– Абау, җаным, елап торуын күрче! Сөенергә кирәк! Теге солдат коткармаган булса, харап булган булыр идең бит... Бәхетең, ул күреп алган... Шулай ялгызың гына
су керергә ярыймы инде! Әниең арт ягыңны кычыткан белән чәбәкләр әле менә.
Зарима көч-хәл белән телен әйләндерде:
– Әнием юк минем... Детдомнан мин...
Кызый, якын итеп, аны кочып алды:
– Исемең ничек соң синең?
– Зарима...
– Туган көнең белән, Зарима... Бүген синең икенче тапкыр туган көнең!
...Туган көннәрне яратмый иде Зарима, детдомда аны күмәк-күмәк үткәрәләр. Март аенда туучылар... Апрель аенда... Майда туганнар... Зариманың туган көне августка туры килә. Аның белән бергә тагын сигез бала. Тугызына да бертөрле бүләк бирәләр. Ул бүләкнең нинди булачагы бөтен детдом баласына бер ай алдан ук мәгълүм була инде. Анна-ры барысы да лимонад эчә, печенье-прәннек белән сыйлана... Уеннар һаман да шул, җырлары да бер үк...
Как на Заримынины именины / Испекли мы каравай. / Вот такой вышины, / Вот такой нижины, / Вот такой ширины...
Түгәрәктәге һәр бала уртада торучыны кыса, төрткәли башлый, усалрагы җаен табып чеметеп тә ала.
...Каравай, каравай, / Кого хочешь – выбирай!..
...Күзләре тагын ромашкаларга төште Зариманың. Бигрәк матурлар! Бер бәхетлесенә дип, иң-иң эреләрен генә сайлап җыйганнар... Ярата-яратмый дип, таҗ яфракларын берәмтекләп өзгәләп, фаразлап та алганнардыр... Ә Заримага бервакытта да чәчәк бүләк иткәннәре булмады... Беркайчан да... Һәм беркем дә...
Күзләре тагын яшькә күмелде.
– Бу ромашкаларны сиңа теге солдат китерде.
Зарима калтырап куйды:
– Солдат? Нинди солдат?
– Ул әле дә коридорда утыра. Синең уянганыңны көтеп... Хәзер чакырам!
«Юк! Ул бернинди солдатны да белми! Кирәкми! Аның берәүне дә күрәсе килми! Суга да ул үзе керде! Батып үләм дип керде! Нигә коткардылар аны? Нигә?»
Зариманың шулай дип кычкырасы килде, тик өлгерә алмый калды – шәфкать туташы инде чыгып та киткән иде.
...Ул елганың иң-иң киң җиренә керде. Детдомның иң оста йөзүче малайлары да ул тирәдә су коенмый иде. Зәңгәр җирлеккә ак ромашкалар төшкән күлмәге яр буенда калды Зариманың. Керде дә йөзеп китте. Бик озак йөзде Зарима. Әллә аңа гына шулай тоелдымы? Әллә гомеренең соңгы минутларын бераз гына сузарга теләп, шулай озак йөздеме ул? Елганың иң куркыныч җиренә җиткәндә, аның, чыннан да, бер тамчы да хәле калмаган иде инде.
Ул суга... үләргә дип керде. Кул-аягы хәрәкәтләнүдән туктап, гәүдәсе акрынлап төпкә киткәндә, Зарима гомеренең иң матур мизгелләрен искә төшерергә тырышты. Тик андый чак хәтергә килмәде. Үзен аулакта куаклар арасына сөйрәгән, сасы куллары белән авызын томалап, тынын буган кабахәт адәмнең, әлегә кадәр беркем дә кагылмаган күкрәкләрен кармалавы, кызның бөтен тәнен авырттырып ермачлавы гына хәтергә сеңеп калган... Нинди адәм иде ул? Зарима аңышмыйча да калды. Аңына килгәч тә куак төбендә шактый утырды әле. «Нәрсә булды соң бу? Аны нишләттеләр?» Төшенеп алгач, бу урыннан ераграк качасы килеп чапты да чапты ул...
Шул вакыйганы онытырга күпме тырышты ул! Оныттым бугай дип, үз-үзен алдап, бәхетсез тәкъдиренә буйсынган бер мәлдә Зарима үзенең авырга узганын белде. Әле уналтысы да тулмаган кыз бала монысын ук күтәрә алмады. Әнә шушы вәхшилек Заримага яшәргә ирек бирми иде...
Ул бик бәхетле әни булырга хыялланган иде. Аның кызы дөньяның иң-иң чибәре булыр, ә улы исә иң батыр, куркусыз егет булып үсәр. Хыялдагы үз йорты, аның чәчәккә төренгән бакчасы Зариманың төшенә әллә ничә рәт керде инде. Ул балаларының әтисен үлеп яратыр... Дөньяда әле беркем дә алай яратмагандыр!
...Зарима әнә шундый бәхет турында хыялланган иде...
Монда елганың иң-иң тирән җире иде. Кызның гәүдәсен әнә шул төпсез тирәнлек акрынлап үзенә суыра башлады. Бәхетсез кызның мәсхәрәләнгән гәүдәсен... Тирәнрәк төшкән саен, су да салкыная барды. Көчләнгән Зарима шул упкында өшеп, мәңгелектә югалыр күк иде...
Аяклары су төбенә тигәндә дә, әле югарыга этелерлек егәре бар иде аның. Әмма ул теләмәде... Хыялларын чәлпәрәмә китергән шул пычрак һәм шакшы чынлыкка кире кайтырга теләмәде. Шунда ниндидер көч, чәченнән умырып, аны өскә сөйрәде. Аякларының су төбеннән аерылуын тоеп, ул тыпырчына башлады, үзен югарыга өстерәүче теге билгесез дәрманнан арынырга теләп, бәргәләнде...
Су өстенә калкып чыккач та чәбәләнде әле Зарима.
– Җибәр! Тимә! Җибәр! – дип, ычкынырга теләп тырмашты. Үзен коткаручының кай җирендер тешләп тә алды.
– Тиле кызый! Дөньядан туйдыңмы?
– Мин барыбер үләм! Җибәр!
– Юк! Хәзер үлмисең инде!
Зарима бәргәләнде-бәргәләнде дә, кинәт хәлсезләнеп, аңын югалтты...
Солдат егет кулында бүген дә бер кочак ап-ак ромашка иде.
– Син кем? Ни кирәк сиңа?
Егет елмайды:
– Безнең якта ромашканы ничек атыйлар – әйтимме?
Кыз дәшмәде.
– Ак тәлинкә – сары май! Матур исем бит!
– Ишетәсем дә килми!
Зариманың иреннәре дерелдәде:
– Мине син коткардыңмы? Ник коткардың? Нигә?
Ишек тавышына икесе дә борылып карады. Градусник тотып, шәфкать туташы кергән икән.
– «Нинди солдат?» ди бит. Үзен коткаручыны да танымый. Ярый әле якында ул булган, ашыгыч ярдәм машинасын да чакырткан. Югыйсә берьюлы ике кешенең гомере өзеләсе булган икән лә!
Зарима дерт итте. «Аның авырлы икәнен беләләр! Беләләр! Аның карынындагы бала – теге вәхшинеке бит! Нинди бәхетсез ул!!!»
Ә егет берни булмагандай сөйләнә дә сөйләнә:
– Мин синең йөзгәнеңне ярдан күзәтеп тордым. Син шундый оста йөзәсең!
Кызга таба иелә төшеп, ярым пышылдады:
– Синең... аягыңны көзән җыерды бит?.. Шулай бит?
Солдат егет Заримага төбәлде.
Кыз дәшмәде. Йөзе, күзләре, карашы белән сүзсез генә егеткә кычкырды ул: «Минем үләсем килә-ә-ә-ә!!! Син беләсең бит! Мин үзем теләп... Нигә алардан яшерәсең?»
Шәфкать туташы чыгып киткәч тә озак дәшми ятты ул.
Ә егет әллә ниләр сөйли:
– Такташны укыганың бармы? Шигырьләре искиткеч!
«Нигә? Нигә? Синең шаян күзләр / Күзләремә болай багалар? / Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр / Керфек очларыңнан тамалар?»
Кыз татарча шигырь дә, җыр да белми иде: детдомда өйрәтмәделәр. Аңлый да, сөйләшә дә, әмма шигырьләр белми.
Егет үзенең туган авылы, аның матурлыгы, тиздән, армия хезмәтен тутырып, Наратлыга кайтачагы турында сөйли.
«Болар миңа нигә кирәк? Нигә сөйли ул?»
Тик кызның: «Сөйләмә!» – диясе килми. Бу сәер егетне тыңлавы әллә нигә рәхәт аңа.
– Минем сөйгән кызым бар.... Нурания исемле... Без аның белән бер класста укыдык... Институтта да бергә... Мин – әдәбият факультетында, ә ул – биология укытучысы... Ул да шигырьләр ярата, үзе дә яза...
Егет кинәт шигырь укый башлый:
– «Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, –
Парә-парә кисмәсә, гыйшык-мәхәббәт кайчысы», – монысы – Тукай...
Шунда ул ниндидер җыр да көйләп ала:
– Яшь наратла-а-ар көе-е-е-н җырла-а-а-п китт-е-е-ең,
Көмеш кыңгы-ы-ы-раулы-ы-ы пар а-а-а-тта...
Нинди матур көй! Нинди моң! Зариманың да аңа кушылып җырлыйсы килеп китә...
Икесе дә тынып калган бер мизгелдә Зарима аңа дәште:
– Синең исемең ничек?
– Илдар...
– Ә мин – Зарима...
...Илдар Зарима янына больницага тагын бер тапкыр килде әле. Анысы инде – хушлашырга. Кызның күңелендә ул укыган шигырьләр уелып калды: «Ана булу – бөек исем! / Нәрсә җитә ана булуга! / Хатын-кызның бөтен матурлыгы, / Бөтен күрке – ана булуда!»
...Зарима кыз бала тапты. Аңа Илдария дип исем кушты.
* * *
Илдария ун яшькә кадәр әтисез үсте. Әтисен күргәне булмаса да, ул белә: аның әтисе, иптәшләрен коткарып, батырларча һәлак булган. Әнисе аңа гел сөйләп торды: «Синең әтиең искиткеч батыр, мәһабәт ир-егет иде. Әтиеңне бервакытта да онытма!»
Онытамы соң! Әнә әтисе стенадагы рәсемнән елмаеп карап тора. Кызганыч, бу аның бердәнбер фотосы. Нигә рәсемгә төшәргә яратмады икән ул? Илдария көзгедәге үз сурәтеннән әтисе белән уртак чалымнарны табарга тырыша. Әнисе сөйләгән мәһабәт ир-атка охшыйсы килә аның. Исеме дә әтисенекенә охшаш бит аның – Илдария!
Соңрак, әнисе Самат абыйга кияүгә чыккач та, аны берәү дә ирексезләмәде. «Әти дип әйт!» – дип мәҗбүр итүче дә булмады. Энекәше Илнар «Әти!» дип дәшкәндә, ул «Самат абый!» диде. «Сезнең гаиләдә ничә кеше?» – дип сорасалар, Илдария: «Бишәү!» – дип җавап бирде. Бишенчесе – рәсемдәге әти. Кыз шуңа гадәтләнгән. Ә өлкәннәр дәшмәде.
Мәктәптә укый башлагач, Илдария: «Нигә минем әби-бабаем юк?» – дип, әнисен тинтерәтеп бетерде. Әнә Ниязны бабасы машинада йөрткән, ә Айгөл әбисе белән зоопаркка барган. Тәнзиләнең әбисе исә оныгына берсеннән-берсе матуррак күлмәкләр тегә. Илдариянең күлмәкләре дә, туфлиләре дә җитәрлек анысы, тик менә әбисе белән бабасы гына юк. Әнисе үзенең дә, әтисенең дә детдомда үсүен кат-кат кабатлый. Әбисе дә, бабасы да юк шул Илдариянең! Ә Наилнең бабасы барысын да уздырып җибәргән әнә: нинди матур сыерчык оясы ясап куйган.
Эх! Шул әби-бабасыз һәм әтисез тормыш!
Бүген алар өчәүләп Кара диңгез буенда ял итә. Әнисе, Самат абый һәм Илнар. Ә Илдария – Уфада. Самат абыйсының бер дә Илдариянең үзен генә калдырасы килмәгән иде, әмма кыз сүзендә нык торды: «Минем диплом алганны көтеп, ялыгызны әрәм итәсезме? Очыгыз! Имтиханнар тәмам, диплом аласы гына калды. Миңа дигән билет – кесәдә, атна дигәндә, яныгызга килеп тә җитәрмен», – диде.
Инде менә диплом да алынды, чыгарылыш кичәсе дә үтте. Ул – урта белемле шәфкатъ туташы. Тагын бер айдан эшли дә башлар. Һөнәрен ярата Илдария. Үзен дә яраттылар, практика үткән больницасына эшкә чакырып калдылар.
Өйдә ялгызы калса, эш юктан эш булсын дигәндәй, иске фотографияләр карарга ярата ул. Бүген дә шкафтагы тартманы тартып чыгарды да актарына башлады. Күзе фотолар арасындагы иске газетага төште. «Каян килгән ул? Моңарчы әллә игътибар ителмәгән, әллә бөтенләй булмаганмы? Газе-
таның числосы да Илдариянең туган елы белән туры килә икән. Егерме ел элек чыккан шәһәр газетасы! Кызык!»
Илдария саргаеп беткән газета битләрен актара башлады. Кинәт аңа әллә нәрсә булды: күзләре таныш рәсемдәге фуражкалы егеткә төбәлеп катып калды. «Әтисе түгелме соң ул? Әйе! Әтисе! Ничек моңарчы бу газетаны күрмәгән ул? Рәсеме дә стенада эленгән кебек. Аның әтисе бит! Вахитов Илдар диелгән! Вахитов? Әтисенең фамилиясе бүтән икән лә».
Илдария дөньясын онытты. Әтисе чынлап та гаярь егет булган икән! Әнә нәрсә язганнар бит: «...нче хәрби часть рядовое Вахитов Илдар суга батучы кызны коткарган өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнде», – диелгән.
«Әнисе нигә бу газетаны элегрәк күрсәтмәде икән?»
Алдагы юллар Илдарияне бөтенләй аптырашта калдырды: «Батыр егет, хезмәтен тутырып, Татарстанга – Саба районындагы туган авылы Наратлыга кайтып китте», диелгән.
«Туктале! Нәрсә була соң бу? Әнисе бит аны, нәкъ үзе кебек, детдомда тәрбияләнде дигән иде. Шуңа күрә туганнары да юк дип аңлатты. Туган җире билгеле кешенең туганнары да булырга тиеш ләбаса!»
Ул ноутбугын тартып чыгарды. Илдариянең бармаклары клавишлар өстендә биеште. «Берьялгызы булмагандыр әле әтисе. Бәлки, Наратлыда берәр туганы яшәп ятадыр!»
...Татарстан... Саба районы... Наратлы авылы... Вахитов...
Илдариянең бармаклары бер генә секунд туктап торды...
Кинәт ниндидер эчке аваз: «Яз!» – дип пышылдады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев