Өч сабые да җир куенында ята аның (Булган хәл)
Бу вакыйгага күп вакыт үткән булса да, хәтта мондый очракларның хак булуын белсәм дә, бу хәл кабат гаҗәпкә калдырды, гыйбрәт алып, уйлануга этәрде. (»Шәһри Казан»)
Әңгәмәдәшем үз балаларын үстереп, инде онык, оныкчыклар тәрбияләүче олы кеше, әмма яшьлегендә булган бер гыйбрәтле вакыйганы әле кичә генә булгандай бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирә ала.
...Якынча 1980 елларда өч кыз баласыннан соң кабат йөкле икәнен белгән Зәбидә апа нишләргә дип уйга кала. Өч кыздан соң дүртенчесе дә кыз бала булып туса? Аның бит ир бала алып кайтып ирен куандырасы килә иде... Әлбәттә, шик-шөбһәле уйлар баш миен бораулап, тынгы бирми. Мондый вакытларда кайбер хатын-кыз “көтелмәгән йөктән” котылу җаен табарга гына тора, билгеле...
Соңгы вакытта хәлсезләнеп, әллә ничек боегып, уйга бирелеп йөргән хатынны хезмәттәше бик тиз сизеп ала. Арлы-бирле йөреп тормыйча, сорауны турыдан бирә: “Зәбидә, нәрсә булды? Сөйлә!” – ди ул. Зәбидә апа хезмәттәшенең киңәш-табышка ипле кеше булуын белеп, хәл-әхвәлен сөйләп бирә, башына килгән уйлары белән дә уртаклашуны кирәк таба.
Авыр, борчулы вакытта тормыш юлыбызда очраган берәү дә очраклы кеше түгел. Бер сөйләшү, бер сүз, хәрәкәт язмышыбызда мөһим роль уйный ала. Монда да шулай була. Зәбидә апаның хезмәттәше Халидә сүзне болай дип башлый:
– Балаларым юклыгын беләсең. Алар белән нәрсә булганын кеше белсә дә, күңелем түрендә йөргән авыр йөк, газабым һәркем белән дә уртаклаша торган түгел. Андый нәрсәне бөтен дөньяга сөйләп, түгеп-чәчеп йөрмиләр. Әмма бу очракта гыйбрәтле язмышымның авырлыгын сиңа сөйләп, синең дөрес карар кабул итә алуыңа өлеш кертә алсам, миңа аз гына булса да җиңелрәк булыр дигән өметем уянды. Һәр кешенең язмышы үз кулларында, диләр. Без моның мәгънәсен аңлап бетермибез. Әмма юллар чатында калып, дөрес яки ялгыш юлны сайлаганда моның мәгънәсе аңлашыла төшә. Моны ялгыш сайланган юлдан атлаган саен ныграк тоясың. Ул юл тарая, караңгылана, билгесезлек, бушлык сине чорнап ала. Бүген синең өч балаң бар. Ирең белән берсеннән-берсе матур, тупырдап торган җимешләр үстерәсез. Йөрәк астыңда тагы бер мәхәббәт җимешең яралган. Ир баламы, кызмы – ул сезнең нарасыегыз. Ходай кемгәдер кыз бала гына, кемгәдер ир бала гына бирә.
Моның хикмәтен без белә алмыйбыз. Әлеге мизгелдә син юл чатында калып, юлның кайсын сайларга белми торган адәм баласы. Бүген, хәзер кабул ителгән карарыңнан киләчәгең хәл ителәчәк. Миңа килгәндә, мин дә бүген нәкъ синең сыман өч бала үстереп, ана назында коенасы бәхетле хатын-кыз булырга тиеш идем. Әмма үз кулларымда булган язмышымны үзем хәл иттем. Өч яшьлек сабыемның авырып китеп, гөнаһсыз сабый булып бакыйлыкка күчкәнен барысы да белә. Сүз икенче һәм өченче йөрәк парәләрем хакында булыр. Язмыш бүләге булган икенче сабыема яшь ярым тирәсе иде, мин кабат йөккә узганымны белдем. Оят, әмма бала югалту ачысын татыган ана буларак бу хәл мине куандырмады. Тиз арада карар кабул итәргә нәрсә этәргәнен дә аңламыйм, әмма мин хатын-кыз табибына язылуны ашыктырдым. Җиңел түгел иде бу, әлбәттә. Аны үзе кичергән хатын-кыз гына аңлыйдыр. Әйтерсең, синдә ике кеше көрәшә. Берсе калдыру, берсе алдыру яклы. Минем көрәштә икенчесе җиңде. Аңлагансыңдыр, мин бу дөньяга туарга өлгермәгән нарасыемнан котылдым. Күңелемдә һәм бөтен дөньямда әйтеп бетергесез бушлык тоеп өйгә кайттым, әллә нинди аңлатып булмый торган хисләр, җаным тынычлык таба алмый бәргәләнә иде. Әмма иң авыр, котычкыч көннәр, мизгелләр алда булган икән...
Шул кичне яшь ярымлык сабыебыз розеткага бәйләү энәсе тыгып, аны ток сукты. Сабыйның гомерен саклап калып булмады, туганнары артыннан җәннәт кошы булып, ул да бакыйлыкка күчте. Син минем ул төнне ничек уздыруымны күз алдыңа китерә аласыңмы?! Юктыр! Хәтта күз алдыңа да китерергә тырышма, кирәкми. Ул кайгыны кичерүне, ул хисләрне тоюны дошманыма да теләмәс идем. Зиһенемне, җанымны кыйнаган вөҗданым акылдан шашар дәрәҗәгә җиткерде. Ирем булмаса, үземне кулга алалмас идем. Өченче сабыебез турында кеше белми калды, барысы да мине кызганды, юатырга тырышты, тик мин үзем генә үземне кызгана һәм юата алмадым. Дөресрәге, юатырга теләмәдем. Белүеңчә, безнең башка балаларыбыз булмады...
Халидә боларны сөйләп бүлмәдән чыгып китте. Язгы ташу сыман эчке дөньясын кузгалткан тормышындагы гыйбрәтле вакыйга белән уртаклашу аның йөрәк ярасын кабат яңартты. Гомерлек яра еллар үтсә дә төзәлергә ашыкмыйча, аннан һаман да кан саркып тора иде.
Зәбидә куркыныч төштән уянып киткәндәй булды.
...Тугыз айдан кулларына алган сабые аңа яшәүгә көч, ышаныч өстәде, йөрәк авазын тыңлауның, юллар чатында калганда дөрес юлны сайлауның мөһимлеген аңлатты. Өч кыздан соң туган мәхәббәт җимеше күптән көтеп алынган сабый – ир-бала иде.
Ләйлә Әхәтова
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев