erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Рәнҗеш

Кызым, балакаем ташла син аны, бер хыянәт иткән кешегә мәңге ышанма син, бер саткан мең сатар, дип юкка гына әйтмиләр...

Операция бүлмәсеннән чыккан табиб каршына алар икәүләп йөгерделәр. Рәшит үзен-үзе белештермичә хирургның халат җиңенә барып ябышты. Аларның хәлләрен аңлагандай, табиб Рәшитнең кулын алмыйча гына башын кагып, утырырга ишарә итте. Үзе авыр сулап сүз башлады. 

– Кызыгызның хәле бик авыр. Без булдыра алганны эшләдек. Вакыт күрсәтер. Хәзергә өегезгә кайтыгыз. Ул әле реанимацияда булачак.
Арыган, талчыккан табиб бүлмәсенә кереп китте. Кузгалырга көч табалмыйча озак утырды ир белән хатын. Дөбер-шатыр килеп идән юган санитарка чиләген аяк астына дыңгырдатып китереп куйгач кына, елап хәсезләнеп беткән хатынын култыклап, Рәшит ишеккә юнәлде. Машинада кайтканда да, подъездга кергәндә дә сөйләшмәделәр. Кызларының бүлмәсенә кереп, аның таралып яткан киемнәрен күргәч кенә, хатыны өзелеп үксеп җибәрде. 

– Ни өчен, ниләр өчен безгә бу кайгылар? Кемгә нинди начарлыклар эшләдек, кем рәнҗешләре төште балама?!

Рәшит, ни кылырга белмичә, хатынын кочып юатырга тырышты. Әле кайчан гына шау-гөр килеп торган матур йортлары мәет чыккан өйне хәтерләтә иде. Кызы сикергән балконның ишеге ачык тора, аны барып ябарга кулы җитмәде ирнең. Елап арган хатыны беразга йокымсырап китте. Рәшит әкрен генә торып залга чыкты. Башын куллары белән тотып, нидер исенә төшерергә тырышып, озак басып торды ул. Рәнҗеш. Кадак кебек кереп калды бу сүз аңына. Кемнең сүзләре иде соң әле бу?.. Хәтер йомгагы сүтелеп, аны егерме ел элек булган вакыйгаларга кайтарып бастырды. 

...Мәктәпне тәмамлап йөргән көннәре иде аның. Иптәшләре белән бераз ял итеп су коенып кайтырга дип елга буена төштеләр. Айсылу белән ничек танышып киткәннәрен анык кына хәтерләми дә инде. Су коенучылар арасында дусты Фәритнең танышлары да бар иде. Тора-бара бер-берсе белән танышып, аралашып киттеләр, кичен урам буйлап бергә йөрергә чыктылар. Айсылу никтер күңеленә кереп калды аның. Шул көннән соң очрашып йөри башладылар. Кыз матур гына түгел, ә бик акыллы, ярдәмчел дә булып чыкты. Рәшитнең ул чакта ни иптәшләренеке кебек утырып йорергә үз машинасы, ни ис китәрлек матур кием-салымы да юк иде. Алар гаиләдә биш бала, җитмәсә әнисе дә гел авырып тора. Тик Айсылу беркайчан да аңа кимсетеп карамады, нинди генә хәлләр килеп чыкса да уен-көлкегә бора иде. Кызнын гаиләсе дә егетне ошатып үз итте, дуслыкка каршы төшмәделәр. Институтка да бергә керделәр. Читтән караганда матур гына пар кебек иде алар. Тик Рәшитнең күңеле гел каядыр читтә йөрде. Ниндидер чибәррәк кызлар күрсә, әллә нинди хыялларга бирелеп, берничә көнгә юкка чыга башлады. Дус кызлары Айсылуга аны читләр белән күрүләрен әйткәләп торсалар да, кыз нигәдер ышанмады. Ярата иде шул ул, саф мәхәббәт белән сөя иде егетне. Ничә мәртәбә гафу итте ул аны. Җәяүле Донжуан исеме дә тактылар үзенә кызлар. Йә берсе, йә икенчесе янында чуалып йөреп, куылган эт кебек тагын Айсылу янына ничә кайтып егылды ул. 

Югыйсә артыннан егетләр дә көтүе белән йөрде бит кызның. Юк инде, йөрәккә берничек тә каршы төшеп булмый. Айсылуның күз яшләрен күреп, әнисе Рәсилә түзмәде, теше-тырнагы белән каршы төште кызының яңадан бу егет белән очраша башлавына.

– Кызым, балакаем ташла син аны, бер хыянәт иткән кешегә мәңге ышанма син, бер саткан мең сатар, дип юкка гына әйтмиләр. Ташла, әнә артыңнан бер дигәннәре йөри бит, – дип елый-елый ялынды. 

Юк инде, бер ел элек Мәскәү ягына эшкә чыгып киткәннән соң очрашмый торган егет, хәзер йөреп үзен ташлаган кызына ачу итеп туган якларына кайтты да башын иеп тагын кыз бусагасына килеп басты. Килеп басу гына түгел, тезләнеп гафу үтенде, шул ук кичтә аның кулын сорады. Аңлап эшләдеме, әллә кызның хисләре белән уйныйсы килдеме, иптәшләре алдында менә күрәсезме, кайчан кайтсам да мине кабул итәләр дигән кыланышы булдымы – бу сорауга үзе дә җавап бирә алмас иде. Беркемнең дә ышанычы да, мәхәббәте дә кызыксындырмый иде аны. Туй күлмәге киеп очып йөргән Айсылуның бәхетле күз карашын, ике якның да әти-әнисенең шатлыклы йөзләрен күрдеме-юкмы – анысы да билгесез.

Тик туй барышында кайчандыр мәш килеп мәхәббәт куерткан Динарага күзләрен тутырып караудан оялмады. Тәнәфестә янына килеп, кеше күрмәгәндә кочып үбәргә дә вакыт тапты. 

Бер еллап яхшы гына яшәгән кебек булдылар. Тик кара сакалың кая барсан да ияреп йөри диләр бит. Вахтага киткән арада – анда кем беләндер, кайткач – Динара янында буталудан туктамады ул. Хәтта инде ашыгып өйләнүенә дә үкенә башлады. Рәхәтләнеп йөр бит инде чәчәктән чәчәккә кунган күбәләк кебек, акча эшлә, киен, яхшы машинада чап, рестораннарда күңел ач. Айсылу да ара суынганын сизеп алды. И тырышты, ничек тә бергә калырга тырышты бит ул. Кайтуына матур киенеп, өстәлгә сый-хөрмәтен тезеп каршы алды, киткәндә аерылудан өзелеп, күз яшьләрен яшерми озатып калды. Егетнең туганнары, әти-әнисе дә яратты, үз итте киленне. Кызының мәхәббәтенә каршы төшмим дип ризалык биргән, барысын да күреп, сизеп торган ананың гына йөрәгеннән каннар тамды. Яшьләрнең арасы суынганын да, кияүнең инде кемдер белән чуалганын да сизде ул, тик араларына кермәде, рәтләнеп китмәсләрме, кызы һаман ярата бит шул чуар йөрәкне, дип түзде. Көннәрдән бер көнне елап шешенеп беткән кызы килеп керде дә үксеп әнисенең куенына ташланды.

– Әни, ул аерылыша, бөтенләйгә китәм ди... Әнием, бәгырем, ни өчен миңа бу сынаулар, минем ни гаебем бар? Ничек яшәргә миңа? Нигә мин сине тыңламадым, әнкәем. Каян көчләр табыйм яшәргә?! 

Телсез-өнсез калган ана нинди сүзләр тапты икән ул чакта. Көне-төне янында да утырып булмый бит баланың. Аллаһ сакласын, башларына әллә ниләр килә күрмәсен. Бөтен көчен җыеп, башын иеп, егет янына килде ул. Тик Рәшиттә кеше кайгысы юк иде. Ул инде күзе-башы тонып Динара белән йөреп ята иде. Айсылуның өзгәләнүләре, аның әнисенең күз яшьләре ничектер кызык кына тоелды аңа.

– Ну подумаешь, хәзер әнә бар кеше аерылыша, без не первые, не последние, - дип кенә җавап бирде ул. – Безнең брак минем ошибка булган. Мин шуны төзәтәм генә.

– Мин сине каргамыйм, каргыш уртак. Тик рәнҗеш башка. Минем рәнҗешем, баламның күз яшьләре төшми калмас. Син хәзер түгел, менә үз балаңны рәнҗеткәндә, аның бер гаепсезгә әрнеп елаганын күргәндә белерсең. Менә шул чакта исеңә төшәрмен. Бәлки, кызым гафу итәр, тик мин сине беркайчан да гафу итмәячәкмен, мин сиңа рәнҗим, рәнҗим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә шул вакытта ишетте бит ул шул сүзне. Инде чайкала-чайкала берничә адым атлаган ана кире борылды да, күзеннән тәгәрәп төшкән яшьләрен дә, әрнү-сагышларын да яшермичә, тамагына тыгылган төерне көчкә йотып шул сүзне әйтте.

Юк-бар сүз белән ачуын китергән хатынны тыңлыйсы да, сөйләшәсе дә килмәде Рәшитнең. Яна гына алган иномаркасына утырып китеп тә барды. Һәм кинәт кенә барысы да бүгенгедәй исенә төште. Әйтерсең егерме елдан соң барысы да кире әйләнеп кайтты. Анысы белән йөрде, монысы янына чапты, тик инде йөргән кызларының берсе авырга узып, теләсә-теләмәсә дә өйләнергә тиеш булды. Хатынына бик исе китмәсә дә, кызын үлеп яратты ул. Чуар күңел үзенекен итеп, йә берсе, йә икенчесе белән чуалса да гаиләне таркатмады.Әлбәттә, яши-яши, Айсылу кебек аны яраткан, аны аңлаган, иң авыр чакларында терәк булган башка берәү дә югын аңлап, берничә тапкыр Айсылу турында белешеп тә карады, тик хатын кияүгә чыгып, иренең туган якларына күчеп киткән иде. Шул хәлләрдән соң Рәшит гаиләсен алып,Чаллыга барып төпләнде. Кызы Алинә 18 яшен үткәргән көнне йөргән егете Артурны чакырып, әниләре белән таныштырды. Нигәдер ошатмады Рәшит егетне. Үз-үзенә сокланып, бик һаваланып сөйләшүе, әле бер, әле икенче кыз янында бөтерелүе эчне пошырды. Тик баш-аягы белән гашыйк кызы әти-әни сүзен колагына да элмәде. Бу дөньяда бары тик Артур гына бар, ул ни әйтсә шул дөрес, ни кыланса да килешә. Институтка да бергә керделәр, тик җилкуар егетнең укыйсы да, эшлисе дә килмәде.Кызның бүлмәсендә яшәп, аның акчасына ашап, эчеп йөрүен дәвам итте. Шулай итеп бер еллап йөргәннән соң, ике айга юкка чыгып торды да, бернинди оялусыз Алинәне ташлап икенче кешегә өйләнергә йөрүен белдерде. Җүләрләнер дәрәҗәгә җиткән кызларын әти-әнисе өйләренә алып кайтты. Алинә елады да елады, ашау-эчүдән калды. Җиләк кебек бала танымаслык хәлгә килде, укуын ташлап өйдә бикләнеп ята башлады. Шифаханәгә дә салып карадылар, аннан тагын да начарланып кайтты. Ни кылырга белмәгән ата ахырда Артурны эзләп барып та карады, тик тегесе сөйләшеп тә тормады, Рәшитнең борын төбендә ишекне шапылдатып япты. Төннәрен чиратлап сакласалар да, бер төнне балкон ишеге ачылып ябылганга сикереп торган Рәшит чыкканда кызлары атылган кош кебек җирдә ята иде инде. Калганы куркыныч төш кебек кенә булды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы, полиция, больница, тагын әллә ниләр... Менә шушы минутта уянып китәргә иде дә, төш кенә икән дип, кызын барып кочарга иде. Тик бу төш түгел, бу хәлләрнең башы егерме ел элек үткән вакыйгаларга барып тоташканын Рәшит хәзер генә аңлады. Рәнҗеш җирдә ятмый, дигәнне ишеткәне бар иде. Тик үзенә кагылыр дип башына да китермәде. Башын тотып тавышсыз гына елады ул. Куллары белән идән келәмен тырмап, тезләрен йодрыклары белән төя-төя елады. Тик баласы өчен өзелгән йөрәкнең авыртуын басар бер көч тә юк иде. 

– Балам гына исән калсын, Җир шарын әйләнеп чыгармын! Айсылуны, Рәсилә апаны табып, аякларын үбеп гафу сорар идем, йә Аллам, баламны исән калдыр. 

Төн үтүгә ир белән хатын тагын болница ишеге төбенә килеп басты. Тик әле бер үзгәреш тә юк иде. Бер атна узып киткәч, Рәшит бер кискен карарга килеп хатынына барысын да сөйләде дә, инде күптән онытылып барган Айсылулар авылына юл тотты. Рәсилә апаларның һаман шул йортларында яшәп ятуын танышларыннан сорашып белгән иде инде. Үзгәрешләр күп булса да, кирәкле йортны эзләп тапты ул. Капка төбендә берничә машина торганын күргәч бераз каушап та калды. Тик ни генә булса да кирегә юл юк. Рәшит бөтен көчен җыен ишекне ачканда, бүлмәдән ишетелгән дога укыган тавыш каршы алды аны. Берничә хатын-кыз чуар җәймә өстендә яткан хатын янында басып торалар, ә олы яшьтәге ак яулыклы карчык кулына калын гына китап тотып көйли-көйли нидер укый иде. Ни эшләргә белми басып торган Рәшиткә хатыннарның берсе килеп сак кына эндәште.
– Сез туганымы әллә, бәхилләшергә кайттыгызмы? Рәсилә апа китеп бара бит.
Телен тибрәтеп сүз әйтә алмаган ир урын өстендә ятучының кулын барып тотты. Аңкавына ябышкан телен көчкә тирбәтеп, хатынның колагына иелде.

– Рәсилә апа, бу мин – Рәшит, Айсылуның беренче ире. Мин, мин рәнҗеттем сезне!.. Сине, Айсылуны... Нык рәнҗеттем. Гафу ит мине. Тезләнеп сорыйм, гафу ит. Синең рәнҗешең кызыма төште, ул авыр хәлдә болницада ята. Алып китмә аны үзең белән. Гафу ит, Рәсилә апа...

Ятак янына тезләнеп, инде дөнья белән саубуллашып баручы хатынның кулларын үбеп, елый-елый бәргәләнгән ир-атка карап бераз телсез калып торган хатыннар, килеп аны читкә этәрмәкче булдылар, тик ир суынып барган кулларны ычкындырмады. Инде укуын туктатып, ак яулыклы карчык та торып басты. Әкрен генә Рәсиләнең колагына иелеп: 
– Рәсилә җаныкаем, рәнҗеш-үпкә калдырма, булдыра алсаң, бәхиллә бу бәндәне, үзеңә дә җиңел булыр, – дип әндәште.

Шул чак авыру хатын, беразга күзләрен ачып Рәшиткә төбәлеп торганнан соң, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып:
– Гафу, бәхил, – ди, күзләрен мәңгелеккә йомды. 

Рәшит хәле бетеп тышка атлады. Куллары калтыравын басарга тырышып баскыч култыксасына чытырдап тотынды ул. Шул мизгелдә генә күпме ялгышлар эшләвен, үз башына төшкәч кенә бу анага никадәр җан әрнүе китерүен аңлады. Янган утка кер, бозлы суга бат, күкрәгеңнән тере килеш йөрәгеңне өзеп алсыннар – түзәрсең. Тик менә балаңны, йөрәк парәңне генә рәнҗетмәсеннәр, аның гына күз яшьләрен түктермәсеннәр. Бала кайгысыннан да авыры юк икән бу дөньяларда. Күпме утыргандыр, ишек тавышын ишетеп, башын күтәрүгә каршында озын ак күлмәкле, күзләре төсле зәңгәр яулыклы, сылу гәүдәле, күз яшьләрен сөртеп басып торучы хатынның Айсылу икәнен шәйләп, тагын җиргә тезләнде. Нидер әйтергә теләде, тик бугазына тыгылган төер сүз әйтергә бирмәде.

– Тор, мин сине күптән гафу иттем инде. Бар кит, яңадан бу якларда йөрмә. Кызың терелер, инша Аллаһ, – диде дә хатын, күз яшьләрен сөртеп өйгә атлады.
Көчкә бераз тынычланып кайтыр юлга чыкты Рәшит.

Шәһәргә кереп барганда телефон шалтырады. Калтыранган куллары белән телефонны алуга хатынының өзек-өзек тавышы ишетелде.

– Алинә аңына килде, Рәшит. Ишетәсеңме, кызыбыз аңына килде. Хәзер әкренләп хәле яхшырачак диләр. Син мине ишетәсеңме? Ул исән, ул тереләчәк, безнең кызыбыз аякка басачак, Рәшит, ишетәсеңме? Безнең балабыз исән-сау булачак!.. 

Юл кырыенда туктап, бераз тынычланырга чыккан ирне, коеп яуган яңгыр баштан-аяк чылаттып китте. Әйтерсең лә күкләр дә бу дөньяның кайгы- хәсрәтен, үпкә-рәнҗешен, үткән ямсез хатирәләрне юып төшерергә тырышалар иде.

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/proza/ranes

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев