Ринат Рахматуллин: «Бозымны чыгарыр өчен биш тәүлек буе күрәзәчедә дәваландым»
Татар эстрадасының танылган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Рахматуллин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Популяр кешенең начар ягын да, яхшы ягын да күрәләр. Ләкин татар халкының менталитеты шундый: ул начар якны күбрәк күрә», - ди ул. (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)
– Ринат, популяр булырга хыялландыңмы?
– Гомеремдә дә зур сәхнәгә омтылмадым, Алалһы Тәгалә үзе алып барды. Элек җырларымны җыентыкка туплау хыялым бар иде. Ул вакытта кассеталар гына чыга, дисклар аннары гына барлыкка килде бит. Балаларым, оныкларым өчен үземнән соң истәлек, тарих калдырырга теләдем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, җырларымны җыентык итеп чыгардым. Артистлар йолдыз булырга, танылырга максат куя. Ә миндә андый максат булмады.
– Гадәттә, кеше әз генә аякка баскач, калага омтыла. Син ни өчен Буада төпләнеп калдың?
– Казанны бик яратам. Эш буенча да монда бик еш килергә туры килә. Ләкин Буаны ныграк яратам, ул – туган ягым, туган җирем. Буаның халкын яратам. Дусларым да анда бик күп. Мин – чын патриот, шуңа күрә туган җиремне беркайчан ташламаячакмын. Соңгы сулышыма кадәр Буамда яшәячәкмен. Әнкәй үлгәч, сандыгыннан ул язып калдырган васыятьне таптык. “Улларым, төп нигезне туздырмагыз, сатмагыз, өйдә утны сүндермәгез”, – дип язган булган ул. Быел әнкәйнең вафатына биш ел булды. Аның васыятеннән беркайчан тайпылмадым. Әнкәй үлгәннән бирле, төп нигездә утның сүнгәнге, кешенең өзелгәне юк. 2014 елда йортка ремонт ясаган идем, карап саклап торам.
– Гомереңдә 28 тапкыр юл һәлакәтенә очрагансың...
– Аллаһ мине саклый дип уйлыйм. Алып китәсе булса беренче, икенче авариядә үк алып китәр иде. 28 бик күп бит инде ул, башка сыймаслык сан. 17 машинаның башына җиттем. Мактанып әйтмим, чын гыйбрәт бу. Өч тапкыр гына “КамАЗ” астына, Мәскәү юлында ике тапкыр фура астына кердем, күп тапкыр дамбадан тәгәрәдем, 15 метр биеклектәге күпердән очтым. Ничек исән калганмындыр, гаҗәп. Аның һәркайсы куркыныч. Әнкәйнең васыятен үтәгән өчен Аллаһы Тәгалә мине төрле күңелсез хәлләрдән саклыйдыр дип уйлыйм.
– Күрәзәчеләргә барганың бармы? Ни диләр?
– Барам, йөрим, аралашам. Алар мине дәвалый. Берничә ел элек бер хатын-кыз миңа бозым ясаган булган. Быел ул бозымны чыгардым, Аллаһка шөкер. Буадан күрәзәче Илсинә апа миңа ярдәм итте, аны бик якын итәм. Ул кемне нәрсә борчыганны, кемнең нинди дошманнары бар икәнен әйтеп бирә. Аңа йөргәннән бирле үземне җиңел хис итәм, авырлыклардан бушанып калдым. Шушы бозымны чыгарыр өчен мине биш тәүлек буе дәвалады. Кеше нинди генә әшәкелеккә бармый. Берәү, мәсәлән, мине үтерер өчен машина ачкычын җиргә кадап куйган. Дус дип йөргән кешеләр дә көнләшеп бозым ясаган булган.
– Тормыш иптәшең белән яшьли өйләнешкәнсез дип беләм. Бер күрүдән гашыйк булдыңмы?
– Беренче хисләр бөреләнгәндә, ул – алтынчы, мин тугызынчы сыйныфта укый идек. Бер күрүдә гашыйк булдым. Матур гына яшәдек, ике кыз үстердек. Хәзер инде без бергә тормыйбыз, алар бөтенесе дә Казанда, мин – Буада.
– Ни өчен?
– Юлларыбыз аерылды. Мин бу хакта кычкырып сөйләп йөрмим. Белгәне белә, белмәгәне юк.
– Синең очрашып йөргән кешең бар, диләр...
– Тормышымда мине аңлый торган кешем бар. Әмма без бергә яшәмибез.
– Хыянәткә ничек карыйсың?
– Хөрмәт итеп, яратып, якын итеп яшәгән, тормышыңны, күңелеңне аңлый торган хатын-кызга ир кеше хыянәт итми. Бу – минем фикер.
– Ринат, синең турында нинди генә имеш-мимешләр чыкмады. Янәсе, спиртлы эчемлекләр кулланасың, сулга йөрисең...
– Популяр кеше турында имеш-мимешләр йөри инде ул. Гел күз алдында бит. Популяр кешенең начар ягын да, яхшы ягын да күрәләр. Ләкин татар халкының менталитеты шундый: ул начар якны күбрәк күрә. Булмаганны да булган дип сөйли. Әгәр юлда берәр хатын-кыз белән сөйләшеп торсам: “Ринат гулять итә”, – диләр. Эчә дигәннән, хәзер хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк эчә. Эчми торган кеше юк ул. Бөтен дөньямны онытып, көн дә эчеп йөрмим. Кайвакыт үземә ял ясарга мөмкинмен, әмма аннары шундук эшкә тотынам, концертларымны үткәрәм.
– Кызларың нәрсә белән шөгыльләнә?
– Олы кызым Ландыш Казанда үз кибетен ачты. Фәнис кияүнең кода белән икесенең җиһазлар фабрикасы бар. Кызым белән кияү Самир һәм Әмир исемле ике малай үстерә. Әмир быел июль аенда туды. Ике оныгым бар, Аллаһка шөкер. Баланың баласы якынрак дигәннәре дөрес икән. Ә кече кызым Регина Россия дәүләт юстиция институтында укый. Аның җыр-моңга сәләте бар. Аерым да, минем белән дуэт та җырлый. Минем белән кайларга гына йөрмәде. Шулай да җырчы һөнәрен сайламады. Ул – әти кызы, без аның белән аеруча якын, һәрвакыт элемтәдә, аңа гел ярдәм итеп торам.
– Ринат, нинди зур хыялың бар?
– Хыялым – бу тормышта кешегә кирәкле булу. Бу дөньядан киткәч тә, үзем турында яхшы итеп сөйләсеннәр иде. Кешегә һәрвакыт ярдәмчел, ачык булырга тырышам. Бәлки, артык яхшы булуымнан файдаланучылар да бардыр. Әмма Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама аша кереп укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев