erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Руслан Кираметдинов: «Үткәнгә кайтырга тырышыр, әмма соң булыр...»

Танылган җырчы Руслан Кираметдинов белән ачыктан-ачык әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Хәлдән килгәнчә тырыштым, эшләдем. Әмма хатын ягыннан аңлау булмады, гаиләдә җылылык бетте», - ди Руслан. (Эльвира Шакирова, Шәһри Казан)

– Гаиләң таркалуда кем гаепле дип уйлыйсың?

– Үземне гаепле дип санамыйм. “Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын”, – диләр. Ул мәлдә мин хатын-кыз психологиясен өйрәнергә, ни өчен шулай булганын аңларга тырыштым. Хәзерге кызлар төрле иллюзияләргә ышанып кияүгә чыга. Кызганыч, минем гаиләдә шушы иллюзиянең, социаль челтәрнең йогынтысы көчле булды. Ул тузга язмаган блогерлардан үрнәк алды, ирекле хатын-кыз булырга омтылды, ир артыннан барырга теләмәде. Янәшәсендә ирдән аерылган яңа дуслар пәйда булды. Әмма тормыш алай гына бармый ул. Чынлап әйтәм, андый хатын-кыз бәхетсез була. Ни генә әйтсәң дә, гаиләне саклап калу хатын-кыздан тора.

– Ә син гаиләне саклап калырга тырыштыңмы? Хәзер гаиләгә кире кайтырга әзерме?

– Сакларга да тырыштым, аңлатып та карадым. Теләмәде. Ул үткәнгә кайтырга тырышыр, әмма соң булыр. Минем яктан кире кайту булмаячак. Гаилә таркалуны ир-ат кеше хатын-кызга караганда да авыррак кичерә. Балаларымның үскәнен күрә алмау җанны әрнетә, атнага ике көн күрешү нәрсә инде ул... Төнлә гастрольдән кайткач, безне сагынып көтеп йоклап киткән баламны кочаклап үбүдән мәхрүм итте ул мине.

– Пандемия вакытында урманда утын кисеп йөрдең. Сәхнәдән читләшүең гаиләнең таркалуында роль уйнадымы икән?

– Утын кисү эше белән концерттан кергән акча бетә башлагач, ягъни чарасызлыктан шөгыльләнә башладым. Уйлаштык та, бер егет белән икәү кушылып, техника сатып алдык. Хәлдән килгәнчә тырыштым, эшләдем. Әмма хатын ягыннан аңлау булмады, гаиләдә җылылык бетте. Ул мине һаман саен сәхнәгә тартты, әмма мин андый вакытта җырлап йөрергә теләмәдем. Ир кешене үсендереп торсаң, ул күктән йолдыз да алып төшәргә мөмкин. Социаль челтәргә ни генә язмады, кеше шуңа ышанды...

– Аның дәлилләре бар иде бит. Янәсе, син кул күтәргәнсең. Фото-видеолар чыгарды...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Балалар белән ант итеп әйтәм, гомеремдә дә кул күтәргәнем булмады. Әти дә беркайчан да әнигә андый мөнәсәбәт күрсәтмәде. Тормышта ыгы-зыгылар була, савыт-саба шалтырамый тормый, ләкин кул күтәрүләр булмады. Ул минем өскә килә иде, мин аның кулып тотып алып: “Бар, тынычлан”, – дип җибәрә идем. Әнә шуннан калган эзләрдер, яки үзе бәрелгәндер. Шуны төшереп: “Руслан мине кыйный”, – дип социаль челтәргә чыгарды. Әмма бу дөрес түгел.

– Ул чакта иң беренчеләрдән булып сиңа Фирдүс Тямаев ярдәм кулын сузды...

– Әйе, ул вакытта Фирдүс рухи яктан ярдәм итте. Ул миңа: “Руслан, ашыкма, барысы да үз урынына басачак әле”, – диде. Һәм шуңа таба бара да. Халык барысын да аңлады, тамашачыны алдап булмый. Сүз уңаеннан, Фирдүснең хатыны Резидә – минем өчтуган сеңлем.

– Марат Яруллин Ильмира белән дуэт җырлаганчы, синнән рөхсәт сораган икән...

– Юк, әлбәттә. Ялган ул. Андый ялганнар күп булды инде...

Дәвамын ШӘҺРИ КАЗАННАН укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X