erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Рүзәл Юсупов: «Бармак битләре угычка эләгеп, канап, ертылып бетә иде»

Казан артындагы кечкенә генә Кышкар – дөньяга ике академик биргән авыл. Аларның берсе – Казан дәүләт педагогика университеты профессоры, 16 елдан артыграк аның ректоры, 1990–1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, хезмәт ветераны Рүзәл Абдуллаҗан улы ЮСУПОВ. Рүзәл абыйның бай биографиясен, кызыклы хезмәт юлын бер мәкаләгә сыйдырып бетерү – Альп тауларын колачлауга тиңдер. Монда язганнар ул узган юлның бары мизгеле генә. Рүзәл Юсупов – татар милләте, татар теле фәне, татар мәгарифе өчен бик күпне эшләгән кеше. Аның гыйльми һәм публицистик хезмәтләре, язган мәкаләләре генә дә алты йөзләп. Болар бар да кешедә күпме ихтыяр көче, тырышлык була алуын күрсәтә. (»Сөембикә», Лилия Гәрәва)

ТАМЫРЛАР  Мин авылдашларым өчен Йосыф Абдуллаҗаны малае булдым. Әтием дә, әнием дә гап-гади колхозчылар иде. Әби-бабайларым да – авыр тормышта яшәгән крестьяннар. Әтинең әтисе Йосыф бабайга гына бераз уку эләккәндер: авылда мөәзин булган ул. Бик гадел, юмарт кеше, диләр иде аны. Үзенә бирелгән сәдакаларын да авыр тормышлы авылдашларына өләшкән. Йосыф бабай вафат булгач, әби кабат кияүгә чыгып, читкә китеп барган. Әти һәм энесе Сафа икесе генә калганнар. Әниебез Лотфикамал Иске Мәңгәр авылыннан. Мин Бөек Ватан сугышы башланырга ике ел ярым кала – 1938 елның 14 сентябрендә туганмын. Туган җирем – Арча районындагы (ул чакта Әтнә) Кышкар авылы. Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, драматург Фатыйх Халиди, язучы Әхмәт Уразаев-Кормаши, мәгърифәтчеләр Мотыйгулла Төхфәтуллин, Таиб Яхин, Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Тукаевлар укыган мәдрәсәсе белән атаклы авыл ул. 
 
БАЛАЧАК  Без биш малай үстек. Мин – өченчесе. Балачагымнан иң беренче истә калган күренеш шул: кыш көне уйнарга чыккач, өебез яныннан печән төяп узып барган чанадан бер учма печән йолкып алып калдым. Моны күреп торган бер апа, көлемсерәп, шелтәләде: «Син нишләп монда печән урлап йөрисең әле? Бар, өеңә кер, әтиең кайткан анда!» Йөгереп өйгә керсәм, форма кигән бер абый мине кочаклап күтәреп алды. Әни исән чагында сорап кала алмаганмын: кайчан булган ул – Финляндия сугышыннан соңмы, әллә Суслонгердан кайткачмы? 
Безнең балачак авыр елларга туры килде. Ягарга утын, ашарга ипи, кияргә кием юк. Кышын көннәр буена энем Әнәс белән ягылмаган өйдә сәкедә утырабыз. Әни бу вакытларда бездән 30 чакрымдагы Арчага чана тартып ашлык илтергә киткән була. Равил белән Наил абыйлар кырдагы эскертләрдән мичкә ягарга салам йолкып алып кайта, инеш буеннан тал чыбыгы җыя. Ә беркөнне әни елап кайтып керде. «Әй, балалар, әтисез калдыгыз бит, әтиегез үлгән», – дип сыгылып төште. «Ирегез батырларча һәлак булды», дигән кара мөһерле хат алган икән. Безнең бәхеттән, ул хәбәр чын булып чыкмады. Бер бәрелештә әти каты яраланып, немецлар басып алган җирдә ятып калган. Хәрәкәтләнмәгәч, үлгән дип уйлаганнар. Бераздан безнекеләр ул җирләрне кабат кулга төшерә. Әти, госпитальдә дәваланып, хат язарлык хәлгә килгәч, безгә хәбәр салган. 
Үскәндә төп ризыгыбыз бәрәңге булды. Әле сугыштан соң да бик күп еллар уган бәрәңге кушып пешерелгән ипи ашадык. Ипи пешерү өчен, тимерче алачыгында калайны игәү сабы белән тишкәләп ясалган угычтан һәр атнаны ике чиләк бәрәңге уасы. Бармак битләре угычка эләгеп, канап, ертылып бетә иде. 
Җитмәүчелек үзәкләргә үтте. Еллар узса да, бер вакыйга һич онытылмый. Әни, бер кадак сарык йоны тоттырып, бездән 15 чакрымдагы Әтнә базарына җибәрде. Миңа 10–11 яшьләр. Җәяүләп барып, базар таралганчы йөрсәм дә, әни әйткән хакка йонны алучы булмады. Кичкә таба көчкә арзанракка сатып, соң гына авылга кайтып җиттем. Мактыйсы урынга: «Ник мин әйткән бәягә сатмадың, йонны әрәм иткәнсең бит!» – дип, әни мине сүкте. 
Авылдан 14 яшемдә китсәм дә, шуның дүрт-биш елын колхоз эшләрендә дә катнашып өлгердем. Ул елларда тирестән саман кирпеч сугалар иде. Без, малайлар, шул тирескә салам кушып, ат белән издерәбез. Аннары урак өстендә пираватта (привод сүзеннән) ат кууны да безгә йөклиләр иде. Зуррак үскәч, салам тарттыру, әвенгә көлтә ташу кебек эшләрне дә башкардым. Атлы эшкә йөрү ошый иде миңа, чөнки бөтен хатын-кыз эше безнең өстә (күбрәк миндә), һәм ул бик ялыктыра. 
Әни уйнарга атнага бер генә чыгара иде. Сәбәбен яшереп тә тормады: уйнасагыз, киемегез туза, ризык күп китә. Без эштә пешеп үстек. 

УКУ  Башкалар шикелле, мәктәп ишеген сентябрьдә ачып кермәдем. Мин укый башлаганда уку елының яртысы узган иде инде. Укучы яшендә түгел идем әле. Укыйсым килә дип алҗыткач, әти мәктәп мөдиренә әйткән дә, ул «килсен» дигән. Беренче укытучым Кәүсәрия апа булды. Җиңел укыдым, беренче классны шул ук елны «биш»легә генә тәмамладым. Гомумән, җидееллык мәктәпне тәмамлаганда аттестатымда бер «дүрт»ле дә юк, гел «бишле»ләр генә иде. Укытучыларыбыз чын фидакарьләр булган икән дип уйлыйм хәзер. Аларның, бәлки, һөнәри осталыгы җитеп тә бетмәгәндер, ләкин алар намус белән укыттылар. Математика укытучыбыз Шамил абыйның педагогик белеме юк, ул мехчылар техникумын гына тәмамлаган. Шулай булса да, безне белемле итү өчен тырышты. Аңламасалар, алып кала, өстәмә укыта. Миңа математика җиңел бирелде. Алгарак китеп булса да әйтим, армиядән кайтып, филология факультетында укый башлагач, бер очрашканда бик әрнеп: «И, Рүзәл, син бит математик булырга тиеш идең!» – дип ачуланды укытучым. 
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуны Яңа Кенәрдә дәвам итәсе. Абыйларым бездән 15 чакрымдагы шул мәктәптә интернатта яшәп укыдылар. Шуңа күрә мин укыганда ук Казанда ул чакта абруйлы саналган авиация яки технология техникумына керү максатын куйдым. Кызыл таныклык белән анда имтихансыз гына кабул итәләр иде. Әмма таныклыгымда бер сүзне төзәтеп язганнар. «Биш»кә генә укыганны раслар өчен, Мактау грамотасы сорыйлар. Ә аны бирүче кыз җәйге ялга китеп барган. Грамотаны алганчы, документларны кабул итү вакыты узып киткән.
Мин әле анысын белми идем. Казанга кадәр илтүче кеше юк, берүзем юлга чыктым. Миңа 14 яшь тә тулмаган, үз гомеремдә беренче тапкыр Казанга баруым. Адресым: Колхоз базары урнашкан урам, түгәрәк баганалы капкалы йорт, Зөләйха апа. Озак эзләдем мин ул йортны, түгәрәк баганалы капкалар күп булып чыкты анда. 
Казан кооперация техникумына документлар кабул итәләр икән, шунда керергә булдым. Кооперация сүзенең нәрсә аңлатканын да белмим. Анда уку тормышымдагы иң җитди сынау булды. Мин бит җиде ел саф татар авылында татарча укып килгән малай. Русчам такы-токы гына. Уку планы да, уку режимы да бик кырыс: өч ел эчендә урта мәктәп программасын да узып бетерәсе, белгечлек тә аласы, ике тапкыр практика да узасы... Рус теле укытучысы Тамара Лазаревна «өчле» куеп, бер семестр буена мине стипендиядән мәхрүм итте. Ә ул минем бердәнбер яшәү чыганагым иде, беркайдан бернинди ярдәм юк. Авылда да хәлләр бик авыр иде бит. Бу билге үз гомеремдә алган беренче һәм соңгы «өчле» булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамын әлеге сылтама аша укый аласыз: http://www.syuyumbike.ru/news/lichnosti/ber-sgatemne-d-bushka-uzdyrmyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев