САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (повесть)
Ә менә бүген ул, әнисе белән киңәшеп тә тормыйча, үз гомерендә беренче мөстәкыйль адымын ясады. Ике дә уйлап тормыйча, чәчен кистереп кайтты... Чәч кенәме – билен узып киткән калын толымын... Дөресен әйткәндә, мөстәкыйльлекне ярамаган эштән башлады бугай ул.
Ания быел педучилищеның соңгы курсында укый. Баштагы ике елда рус кешеләрендә торды. Укырга керүе билгеле булгач, әнисе Рәхимә апа аның белән килеп, фатирга Артамоновларга, Югары Ослан кызы Удалова Татьяна янына үзе урнаштырды. Училищега да якын, русча өйрәнергә дә әйбәтрәк булыр, диде.
Аниянең сигезенчене тәмамлаганда, барлык фәннәрдән дә «5»ле иде, анысы. Яраткан фәне рус теленнән дә. Рус теле укытучысы Фәнзия апа, кызның телләр өйрәнүгә сәләтен сизепме, аның белән дәрестән тыш, өстәмә дә шөгыльләнде: үзе җитәкләгән факультативка йөртте, бәйрәмнәрдә озын-озын русча шигырьләр ятлатып сөйләтте, класслары дежур торганда, бөтен мәктәп алдында хисапны русча бирдертте... Ания, иптәшләреннән оялса да, укытучысына ничек каршы килсен? Каршы килеп кенә карасын, Фәнзия апасының холкы әнисенекеннән бер дә ким түгел. Класс җитәкчесе дә әле җитмәсә. Тора-бара кыз рус телен дә, әдәбиятын да барлык фәннәргә караганда да ныграк ярата башлады. Ара-тирә русча сүзләр кыстыргалап, артистланып сөйләшә торган булды. Классташ кызлары моның өчен «кыланчык» дигән кушамат тактылар-тагуын үзенә. «Апа сине яклый», дип тә әйткәләделәр. Ания үзе дә сизә: Фәнзия апасы аңа игътибарны, чыннан да, башкаларга караганда күбрәк бирә иде кебек. Педучилищега укырга керергә дә ул киңәш итте. Мәктәптән соңгы имтиханны тапшырып кайткач, бу турыда Ания әтисенә әйткән иде, ул: «Нәрсә диим, кызым, яхшы булыр, әниең белән дә сөйләш», – диде, йомшак кына итеп. Әнисе дә кызының педучилищега укырга керү теләген хуплады. Сәбәбен дә аңлатты: «Якында булырсың, атна саен кайтып йөрерсең. Отыры олыгаябыз, булышырга кеше кирәк». Аниянең уйлавынча, әнисенең каршы килмәвендә, моннан тыш, тагын бер мөһим сәбәп бар иде.
Бервакыт бәрәңге төбе өйгәндә, Аниягә әнисе үзе сөйләде. Ул яшьлегендә укытучы булырга хыялланган. Каһәр төшкән сугыш чыкмаса, шулай булыр иде дә, әлбәттә. Арчага, хәзер Ания белем алган педучилищега барып, берничә ай укыган да әле ул. «Кырыгынчы ел иде. Ул елны бер мин генә түгел, бик күпләр, укырга кереп тә, бераздан кире кайтып китте. Уку өчен безнең кебекләрнең хәленнән килмәслек акча түләргә дигән карар чыккан ел иде шул ул елны...» – дип ачынып сөйләде әнисе. Ания бу турыда соңрак, укырга кергәннән соң, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – класс җитәкчеләре Хөсәен Фатыйхович биргән бер юкарак кына китаптан укып та белде: «Уку елының икенче яртыеллыгында студентлар күпләп китүгә РСФСР Мәгариф халык комиссариатының 1940 елның 2 октябрендә чыккан, педучилищеларда укуны түләүле итү турындагы карары гамәлгә керү дә тискәре йогынты ясый. Край, өлкә һәм автономияле республикаларда уку өчен елына 150 сум түләргә кирәк була. Инструкция буенча, уку хакын түләмәгән укучыларга училищега ишекләр ябылган», диелгән иде анда.
***
Менә хәзер яшәгән фатирны – Гарәфи бабайларны да әнисе сайлады. «Бабайга хәтерен югалткан Мәймүнә әбине дә карашырсың, укудан кайткач, шәләй-вәләй йөрмәскә яхшы булыр», – диде. «Шәләй-вәләе» нәрсәдер, анысын әйтеп тормады. Әнисе сүзне кыска тота, әмма җелегеңә үтәрлек итеп әйтә. Ания аны карусыз тыңлап күнеккән инде. Әнисе әйтте – кыз күнде... Ә менә бүген ул, әнисе белән киңәшеп тә тормыйча, үз гомерендә беренче мөстәкыйль адымын ясады. Ике дә уйлап тормыйча, чәчен кистереп кайтты... Чәч кенәме – билен узып киткән калын толымын... Дөресен әйткәндә, мөстәкыйльлекне ярамаган эштән башлады бугай ул.
Ания ялт кына сикереп торды да түрдәге шифоньер каршына басып, ишегендәге зур көзгедән үзен күзәтә башлады. Болай бик килешсез түгел-түгелен. Йөзенә ниндидер бер серлелек өстәлгәндәй тоелды аңа. Татар теле укытучысы Гөлсинә апасы кебек итеп әйтсәк, яңа образ туды! Фатирдаш дусты Мөслимә озаклады. Аниянең модалы сессон стрижкасын күргәч, ул нәрсә дияр икән? Нәрсә дисен? «Кызый! Тилердең мәллә син?» – дияр. Бу – аның яраткан сүзе.
...Ания, бәйләвен кулына алганчы, урта ишекнең пыяла тәрәзәсеннән кече якка күз салды. Әби чыгып китмәсен тагын алай-болай. Шундый гадәте бар әбекәйнең. Бабай күрми калса, кулына ни эләкте, шуны төенчеккә төйни дә, әниләргә барып кайтам әле дип, капкадан ук чыгып китә. Андый көннәрдә, йә Ания, йә Мөслимә укудан кайтканчы, урамда йөри Мәймүнә әби. Әкрен кыймылдаса да, шактый ерак киткән була үзе. Җәяүле сукмак туп-туры Арча үзәгенә алып төшә. Әбекәй дә шул сукмактан читкә чыкмый тагын. Бүген, рәхмәт төшкере, тыныч көне. Аркага арка терәп, «мыш-мыш» килеп яталар карт белән карчык. Ания, ян тәрәзә буендагы урындыкка барып утырып, урамны күзәтә башлады. Күк аяз. Тик Аниянең кәефе генә болытлырак. Бәйләү теләге дә, уку дәрте дә юк иде бүген кызыкайның.
– Һәй наяннарым!
Күршеләрнең күлләвектә су чәчрәтеп чыркылдашкан балаларына тәрәзәдән яратып карап, шулай дип дәшкән булды да өзелгән уй очын кабат ялгап җибәрде Ания.
...Әнисе Рәхимә үзләреннән җиде-сигез чакрым гына ераклыктагы Сикертән авылында Гыйльмулла бабасы белән Бәгыйдә әбисенең тугыз балалы ишле гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән. Әнисенә биш яшь вакытта бабасы Гыйльмулла, авырып, гүр иясе була. Бәгыйдә әбисе тугыз баланы бер ялгызы кеше итә.
Әнисе, укуын калдырып кайткач, бер-ике ел элек кенә күрше Гөберчәк авылында ачылган тегү артеленә эшкә урнаша. Ул баштарак әзер киемгә төймә, элгеч тагу, күлмәк итәге бөгү кебек эшләрдән башласа, соңрак, сугыш вакытында, фронтка җибәрергә тиредән бияләй, бүрек ише катлаулырак әйберләр тегәргә, күкрәкчә (душегрейка), телогрейкаларга кадәр сырырга өйрәнә. Ике-өч елда ул үз эшенең остасына әйләнә. Гөберчәктә артельне оештырган, шунда цех җитәкчесе булып эшләгән Хәнәфиев Рәхимулла абый, сугышка киткәндә, Аниянең әнисен үз урынына цех җитәкчесе итеп калдыра. Моңа, әнисенең әйтүенчә, русчасының шактый яхшы булуы да сәбәп булгандыр. Русчаң әйбәт дип, әзер товарны Арчага йә Казанга тапшырырга барганда, Рәхимулла абый еш кына Рәхимәне дә үзе белән алып бара торган була.
...Аниянең уенча, педучилищега керүенә әнисенең куануының мөһим сәбәбе шул: үзенең яшьлек хыялын кызы тормышка ашыруга өметләнде бугай ул. Авылга кунакка кайткан очучы абыйсы әтисе белән әнисе дә ишетерлек итеп әйтте шул вакытта Аниягә: «Нигә унынчыны тәмамлап, институтка кермисең, сеңлекәш? Менә мин, академия бетермәгәч, подполковниктан ары китә алмам, бик теләсәм дә. Югары белем алырга кирәк!» – дигән иде. Әтисе дәшмәгәч, эчтән генә авыр сулап, әниләре җавап бирде: «Балалар укыта-укыта, бик арыдык инде без, улым, яшебез дә хәйран, чама да шул кадәр. Училищесен бетерсен дә дәлшесен үзе карар. Эшләп укыр!» – диде, ике уйларлыкны калдырмыйча.
Училищега документларын тапшырырга класс җитәкчесе аны үзе алып барды. Мәктәпне «5» легә генә тәмамлаганга күрә, ул укырга имтиханнарсыз гына, әңгәмә нигезендә кабул ителде. Әңгәмә дигәне имтиханнан да кыенрак булып чыкты: тикшермәгән теманы калдырмадылар. Диктант та яздырдылар, мәсьәләсен дә чиштереп карадылар... Фәнзия апасының иң шатланганы шул булды: Ания диктантны өтерен-өтергә, ноктасын-ноктага туры китереп, бер хатасыз язды. Математикасы бераз кайтышрак иде. Алай да ерып чыктылар. Алар Арчадан кызның педучилищега кабул ителүе турында тәгаен белеп кайттылар.
Русча сөйләшү дәрестә җавап бирү генә түгел икән шул ул! Беренче фатир хуҗасы Анатолий Петрович Анияне русча шома сөйләшә башлаганчы шактый «азаплады»: хаталарын төзәтте, үз артыннан кабатлатты, юри сорау биргән булып, тегене-моны сораштырды. Русчасы күзгә күренеп яхшыргач, беркөн Ания белән татарча сүз башламасынмы! Хәйран гына татарча сукалый булып чыкты дядя Толя. Рус теле «практикасы» ике ел дигәндә шулай уңышлы гына тәмамланды. Уллары Петя армиядән кайткач, кызларны фатирдан чыгардылар.
***
Әби белән бабай ваемсыз гына изрәп яталар. Ания, өстенә плащын элеп, ишегалдына чыкты. Кызык та, сәер дә бер ачыш ясады ул: озын чәч төз басып, ипле йөргәнне, әнисе сүзләре белән әйткәндә, түтәпкеллекне, ягъни мәсәлән, һәр яктан чама белгәнне «ярата» иде, ә менә кыска чәч шаярасыны, кәҗә бәтие кебек уйнаклыйсыны китерә. Бу баш белән «Каз канаты»н биеп булмас шул инде хәзер. Ишегалды читендә торган тумран өстенә сикереп менеп, көндез радиодан ишеткән «Танец на барабане» җырындагыча, түмәркәне барабан итеп тыпырдап карыйсы килде аның. Башка вакыт булса, Ания нәкъ шулай итәр иде дә. Тиккә генә классташлары аны биюче дип йөртә мәллә? Хореографиядән дә «5» ле, беләсегез килсә, бу «кыланчык»ның!
«Сәхнәдә – биюче кызыбыз Ания Шәрәфиева»! Ул ишегалды түрендә үлән чемченеп йөргән ике-өч кара тавык белән озын торыклы әтәчкә шулай дип игълан итте дә үзе яраткан «Каз канаты»н көйләп, аяк очларында капкага таба «йөзеп» китте. Мөслимәнең укудан кайтканын ул капка төбендә көтәргә булды.
Кыйшаеп, җиргә сеңә башлаган артсыз агач эскәмиягә утырып, аяз күк йөзенә текәлде. Кызык, кояш шәфәкъка күмелгәнче үк, Ай гүзәлкәй зәңгәр гөмбәздә үз урынын алырга өлгергән инде. Шулай да бик чекерәеп тормый, шәйләнер-шәйләнмәс кенә күренә. Үсеп килгән яңа ай. Астрономия укытучысы Шамил абыйлары бу күренешне аңлаткан иде кайчандыр. Тик Аниянең моңарчы мондый хәлне үз күзләре белән күргәне булмады. Бик болай күккә багып, эшсез утыру тәтеми шул! Гаҗәеп манзара: көпә-көндез диярлек чиксез галәмнең ике бизәге икесе берьюлы аны күзәтә. Тик беләләр микән алар бу хыялый кызыйның нәрсә уйлаганын?! Ания, үз алдына сөйләнгәндәй, күңеленә килгән шигырь юлларын көйләде:
Ай нурларын кушып тараганга,
Толымнарым булды микән озын?
Таңда чишмәләрдән су китергән
Авыл кызы бит мин, авыл кызы.
Тибрәндереп толымнарым, суларга бара идем,
Мин бит туган авылымда бәхетле бала идем...
Иртәгә беренче дәрес – әдәбият. Гөлсинә апасы, яңа темага керешкәнче: «Йәле, Шәрәфиева, нинди яңа шигырь алып килдең безгә, укып күрсәт әле», – диячәк. Ул күп вакыт шулай итә. Аннан шигырьне бөтен класс белән бергәләп тикшерерләр, һәркем үз фикерен әйтер, Гөлсинә апалары проблемалы сорау куяр. «Ә сезнеңчә ничек, укучылар?» – дияр...
Әнә Мөслимә дә кайтып килә. Анияне күреп алуга, беренче сүзе шул булды:
– Ания, кызый! Тилердеңме әллә син?!
...Ания төне буе саташып чыкты. Имеш, киселгән чәч толымы еланга әйләнгән икән дә аңа таба шуыша икән... Ул арада әллә каян әнисе килеп чыгып, еланны кумакчы була. Ул әнисе түгел, симез бармаклы бер юан хатын икән. Анияне куып тотарга әйтә. Ания аннан качмакчы була, тик йөгерә алмый. Аяклары тыңламый. Хатын Аниянең толымын кисмәкче икән. Ания: «Әни!» – дип кычкырырга әйтә, әмма тавышы чыкмый...
– Кызый! Бастырыласың, ахры, борылып ят! – дип, әле дә ярый Мөслимә уятты. Ул әле йокларга ятмаган. Дәрес әзерли. Мамык шәленә төренгән үзе. Иреннәре тонык ут яктысында зәңгәрләнеп күренә. Күшеккән бугай. «Ничек син җүнләп дәрес тә әзерләмичә, «5»легә генә укыйсың соң, кызый?» – дип аптырый ул. Ничек-ничек? Укытучыны яхшылап тыңлап утырасың, киләсе дәрес алдыннан шул теманы бер тапкыр кабатлыйсың. Мөслимә дәрес әзерләүгә күп көч куя. Параграф ятлап утыра әнә, дога укыган кебек, авызын селкеткәләп. Тырышлыкны бирсә бирер икән Ходай! Һәр көн өч-дүрт сәгать кымшанмый да утыра шулай. Ничекләр түзәдер кыз?!
Бу шомлы төннең икенче яртысында Аниянең күзенә йокы кермәде. Төнлә утны озак яндырып утырганны Гарәфи бабай бер дә өнәми. Электр күп чутлый, ди. Лампочканың да сүрәнрәк яктырта торганын бора. Мөслимәгә тагын эләкте... Бабай чыгып тамак кыргач, «кавыштыра торган» – сеткалы караватка Мөслимә килеп ятты – Ания торып китте. Арчаның якты урам утлары да, урак ай да Ания яклы бүген. Кыз, бәйли башлаган кофтасын алып, тәрәзә янына ук килеп утырды. Тик бәйләү энәләре генә башка вакыттагы кебек үзләреннән-үзләре күзәнәкләр өстеннән йөгереп китәргә ашыкмады. Уйлары да җырлы бизәк булып бәйләменә күчми. Ания, кул эшен читкә куеп, капка төбендә утырганда, күңеленә килгән шигырь юлларын теге зәңгәр тышлы дәфтәренә язып куярга булды. Портфеленнән дәфтәрен алыйм дип үрелгән генә иде, кулы куш биткә төрелгән чәч толымына килеп орынды. Артык хискә бирелмичә генә аны, зәңгәр косынкасына төреп, авылга кайтып йөри торган сумка кесәсенә салды. Онытылганчы, шигырьне язып куясы бар иде аның: Толымнарым алгач кулларыңа,
Ап-ак булды кинәт, әни, йөзең.
Бәхетләрең киселә күрмәсен, дип,
Кабат-кабат дога кылдың үзең...
Шигырь язылып бетмәде... Таң да ялындырып кына атты.
***
... Бүген Гөлсинә Рәхмәтулловна никтер кәефсез кебек тоелды Аниягә. Укытучы апа керә-керешкә тәрәзә янына килеп басты да урамны күзәткән кыяфәттә кул сәгатен боргалый башлады. Аннан класска карап, гадәттәге җөмләсен башлады:
– Йәле, Шәрәфиева...
Тик сүзе башкача тәмамланды:
– ... нишләдең син, Ания?
– Ник, килешмиме әллә, апа? – дип сораган булды Ания. – Әнә Рауза да, Хәлбәрия дә, Мөсфирә дә... бүтәннәр дә ошатты.
– Килешә, матур... тик син элек башкаларга охшамаган – үзгә идең... Хәзер башкалар кебек булгансың...
Башкаларга охшамагансың... Аңлатыгыз шуны Аниягә: нәрсә соң ул – «башкаларга охшамаган»? Сорау бирелмәде. Җавап алынмады. Гөлсинә апа бүген Аниядән яңа шигырен дә сөйләтмәде... Дәрес бик акрын үтте...
(Дәвамы бар)
Автор: Сания Әхмәтҗанова
"Казан утлары журналында басылып чыккан бу повестьны безгә Хәлил Шәйхенурович җибәрде. Үзебезнең сайтта басарга рөхсәт сорадык. Арчаларга да кызык булыр, дип уйлыйбыз. Чөнки повесть турында ул "минем әнием белән әтием турында", диде. Дәвамын иртәгә куябыз.
"КУ" 07, 2023
Фото: unsplash
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев