erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Сине миннән ныграк яратучылар бар икән, мин ул чәчәкне өзәргә әзер...»

Сабыр, тыйнак булганы өчен аңа кияүгә чыктым. Ләкин 5 ел яшәү дәверендә аның артык тыныч булуы мине туйдыра башлады. Барлык хатын-кызлар кебек үк мин дә романтика яратам. Иремнең тыныч халәте “үтерде”. Мин инде мәхәббәтнең нәрсә икәнен оныттым.

 

Беркөнне, ниһаять, “аерылышырга телим” дидем. Ул сәбәбен сорады. Мин: “Сәбәбе юк, ардым”, - дидем. Бүтән башка сүз әйтмәде. Аның дәшмәве тагын да нервыма тиде. Күпмедер вакыттан соң гына: “Бу фикереңнән кире кайтару өчен миңа нишләргә?” – дип сорады. “Бөтен хикмәт синең җавабыңда. Әгәр җавабың мине канәгатьләндерсә, мин үз фикеремнән кире кайтачакмын. Әйтик, иң биек тау башында бер чәчәк бар, әгәр аны миңа өзсәң – егылып харап буласың. Син моны белә торып, ул чәчәкне минем өчен өзәр идеңме?” – дип сорадым. “Иртәгә җавап бирермен”, - диде дә йокларга ятты. Шушы сүзе өметемне юкка чыгарды, аерылышырга кирәклеген төгәл аңладым.

Иртә белән уянганда, ул өйдә юк иде. Өстәлдә язу калдырган: “Үләсемне белә торып, ул чәчәкне өзмәс идем...” Тагын кәеф төште. Аннары болай дип язган: “Синнән алданрак өйгә кайтыр өчен (чөнки син һәрвакыт ачкычны өйдә онытып калдырасың) миңа аяклар кирәк. Рульдә барганда, юл күрсәтер өчен (чөнки син гел адашасың) миңа күзләрем кирәк. Сине кысып кочаклар өчен миңа кулларым кирәк. Әгәр дә сине миннән дә ныграк яратучылар бар икән, мин ул чәчәкне өзәргә әзер... Җавабым канәгатьләндерсә, ишекне ач. Син яраткан ипине алдым, ишекне ачуыңны көтәм”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ишекне ачсам, кулына сөт белән ипи тотып ул басып тора. Аны кочаклагач, дөньяда мине аннан да ныграк яраткан кеше булмавын аңладым. 

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/sine-minnn-nygrak-yaratuchylar-bar-ikn-min-ul-chchkne-zrg-zer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X