erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Табиб: «Мин баланы алып китмим. Казанга кадәр барып җитмәячәк», диде»

Авырлык-борчуларны төрле кеше төрлечә кабул итә. Гаиләләр өчен бала авыру – бигрәк тә зур сынау. Бу хәсрәт кайбер гаиләләрне тагын да берләштерә, кемнәрдер аерылу чигенә барып җитә. Шөкер, авылдашларым Люда һәм Рәфкать Саттаровлар беренче төркемгә карый. «Без авырлыкларны бергә җиңдек», – ди алар. (Ватаным Татарстан, Гөлсинә Хәбибуллина )

Рәфкать күршебездә үсте. Тырыш, тыныч, уен-көлкеле булды. Ул елларда сагынып искә ала торган хатирәләр бик күп. Искиткеч бердәм булып, ярдәмләшеп, бик күңелле яшәдек. Бөтен тирәбез белән үзен армиягә озаттык, исән-сау хезмәт итеп кайтуына өйдәгеләреннән ким куанмадык.

Ул елларда түбәнрәк сыйныфта укучы малайларны да комбайнчы ярдәмчесе итеп эшкә алалар иде. Рәфкать үзе ничәнче сыйныфны тәмамлаганнан соң эшли башлавын хәтерләми, әмма мөстәкыйль штурвал артына утырганчы инде берничә комбайнчы белән, берничәшәр ел эшләп, тәҗрибә тупларга өлгергән була. Әлеге алган тәҗрибә киләчәктә егеткә бик тә ярап куя, чөнки армиядән кайткач, бераз район оешмаларында эшли дә, «Татарстан» хуҗалыгына кайтып, комбайнга утыра. Урак беткәч, тракторга күчә, чылбырлысында да, тәгәрмәчлесендә дә эшли. Бүгенгәчә шулай. Үткән егерме бер ел эчендә мактау-бүләкләре дә күп. Комбайнчылар арасында да һәрчак лидерлар сафында була, тракторчылар арасында да сынатмый. Алай гына да түгел, 2007 елда районның «Язгы кыр эшләре батыры» исемен яулый, республикадагы сукачылар ярышында катнашып, дүртенче урын ала, ничә еллар рәттән районда алдынгылар сәхнәсенә күтәрелә…

…Рәфкатьләр өйләнешкәч тә, кызлары Лилия өч яшькә җиткәнче күршеләр булып яшәдек. Тормыш иптәше Люда – Мари Иле кызы. Безнең авылдагы туганнарында торып, СПТУда укыды, аннан клуб мөдире булып эшләде. Бик тә ачык, шат күңелле Люда безгә бик якын булып калды. 2003 елда алар башка чыгып, авылның икенче очына күченде. Ике елдан Лилиягә иптәшкә Рәмис исемле энекәш тә алып кайттылар.

– Балтачтагы бала тудыру йортыннан безне сез сау-сәламәт дип кайтарып җибәрделәр. Улыбызга бик тиз салкын тисә, еш авырса да, шикләнмәдек. Өч айдан соң күренергә баргач, аякларына нык итеп басмый дип, Казанга невропатологка җибәрделәр… – дип искә ала ул көннәрне Люда. – Аннан эндокринологка да күренегез әле, диделәр. Менә шуннан калкансыман бизендә кимчелек таптылар һәм даими дару эчәргә куштылар…

Тик Рәмисләрендә алга китеш сизелми, барыбер әледән-әле салкын тиеп авырый. Биш айлык чагында «обструктив бронхит» диагнозы белән аларны хастаханәгә салалар. Өч тәүлек чиратлашып саклаганнан соң (уллары тоташ диярлек система астында була), үзгәреш күренмәгәч, районныкылар Казан табибларын чакырта. Бу вакытка инде Рәмиснең температурасы да нык күтәрелгән була. Санавиация белән килгән табиб хәлнең җитдилеген яшерми, зәңгәрләнеп беткән малайга карап: «Мин баланы алып китмим. Казанга кадәр барып җитмәячәк», – ди. Бу сүзләрне ишетеп торган әти-әни ниләр кичергәндер, әмма, бәхетләренә, чираттагы системадан соң Рәмиснең температурасы төшә. Казан табибы да фикерен үзгәртә… Шул китүдән Рәмис белән Люда Казанда өч ай ятып кайта. Әйткәндә генә тиз һәм ансат: баласы өч көн реанимациядә булганда сәгате түгел, минутлары елга тиң тоела әни кешегә. Ярый әле, юлында миһербанлы кешеләр дә очрый: аның ничек өзгәләнгәнен күреп, берничә минутка гына булса да, улы янына кертәләр. Күп еллар үтсә дә, бу күренеш бүген дә күз алдында Люданың: улының бөтен җирендә – торба-шланглар… Әнисе кергәч, Аллаһның рәхмәте белән, биш айлык сабый, күзен ачып, әнисенә карый. Бу караш Людага ышаныч-өмет бүләк итә. Баласының исәнлеген белү иң зур бәхет була, әле күп еллар кирәк булачак сабырлык-ныклыкка да нигез сала ул…

Бу чорда, дәваланудан бигрәк, алар күпсанлы тикшеренүләр үтә. Кызганычка, тикшеренгән саен диагнозлар исемлеге арта, Казаннан инде алар бер кочак диагноз белән кайта. Генетик авыру да, йөрәгендә бик җитди чир дә табыла. «Мондый диагноз белән бер яшькә кадәр яши алмыйлар», – дигән табиблар хөкеме иң авыры була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәмиснең йөрәгенә кичекмәстән операция ясатырга кушалар. Мәскәүгә барырга киңәш бирүчеләр дә була. «Күрәчәгең булса, анда да саклап кала алмаслар, һич югы Казанда ярдәм кирәк булса, туганнар килә ала», – дип, алар Казанда калырга була. Тик операция ясатканчы да шактый көтәргә туры килә: әле Рәмискә чираттагы салкын тия (баланың иммунитеты шулкадәр какшый: аны авырудан саклау бик кыен була), ул терелсә, кардиохирургиянең реанимация бүлегендә урын булмый. Шөкер, бу операция уңышлы чыга. Тик ике яшь тулгач, аларга барыбер Мәскәүгә генетик үзәккә барырга туры килә. «Рәхмәт төшкере, ул чакта Мәскәүдә яшәгән мәрхүмә авылдашыбыз Фирания апа бик булышты, бик күп ярдәм итте, без аңа гомеребез буе рәхмәтле», – ди Люда. Ул чакта Рәмискә бер диагноз куйсалар, моннан ике ел элек тагын тикшеренү үтәргә чакырып, бу юлы икенче диагноз куялар…

– Башка тикшеренүләр үтмәскә булдык, алардан берни дә үзгәрми, – ди бүген Саттаровлар. – Шөкер, улыбыз яшьтәшләре белән бергә башлангыч мәктәптә укый алды, аннан Арча районындагы Кенәр махсус мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлады, бүген Арчадагы 120 нче училищеда икенче курста укый, бик тырышып, һөнәр үзләштерә. «4ле» һәм «5ле»ләргә, стипендия алып укый. Дүрт малай әби белән бабайда фатирда торалар. Сөенеп бетә алмыйбыз: әби белән бабай да бик ярата, бик мактыйлар үзен. Без аны кечкенәдән кеше белән аралашудан тыймадык, дәваларын да өзмәдек, авыру дип санамадык та. Өйдәге бөтен эшләрдә көченнән килгәнчә булышты. Әле дә кайткач, малларны ул карый… Дуслары да күп. Апасы Лилия, сеңлесе Рәзилә белән дә бик дуслар…

Әйе, Рәмис бераз уңайлангач, Саттаровлар өченчегә бик тә сөйкемле тагын бер кыз алып кайталар. Бүген Рәзилә дүртенче сыйныфта укый. Уку алдынгысы, Балтачка, күрше авылдагы мәдәният йортына биюгә йөри, «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында катнашырга әзерләнә. Лилия апалары  инде урта мәктәптән соң, медкөллиятне кызыл дипломга тәмамлаган. Бүген фармацевтика юнәлешендә эшли, шул ук вакытта КНИТУда, читтән торып, югары белем ала.

Үткәннәрне искә алганда алар әле дә тыныч кына сөйли алмый. Ул елларның һәр көне, һәр вакыйгасы йөрәкләрендә уелып калган. Борчу-авырлыклар инде артта калган булсын, үз тырышлыклары, хәләл көчләре, хезмәтләре белән булдырган муллыкның бәрәкәтен күреп, куанып яшәргә язсын!

Чыганак https://vatantat.ru/2022/12/99121/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X