erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Табиблар миңа: «Нык булыгыз, сезгә әле балаларыгызны аякка бастырырга кирәк», – диде

Өч баланы ятим иткән әлеге фаҗига күпләрне тирән кайгыга салды. Ялгыз калган ир Рафаэль Мөхәммәтов белән әңгәмә күңелне тетрәндерә. Әлеге фаҗига 14 мартта килеп чыга. (Шәһри Казан, Лилия Гайнуллина)

Сәламәтлек саклау системасында мондый очраклар меңгә бер тапкыр гына була, диләр. 

Хастаханәгә керер алдыннан төшкән фотоларын карый да, авыр сулап куя ир. Әле бик аз вакыт үтте, әнә шуңа күңел ярасы нык сыкрый. 
– Күрәчәктер. Аленамның үлеменнән соң, мулла янына барып сөйләшеп утырдым. Бәлки, әлеге сынауны биреп Аллаһы Тәгалә моның белән безне тагын да авыррагыннан алып калырга теләгәндер, дигән нәтиҗәгә киләм, – дип сүз башлады Рафаэль.

“Малай алып кайтасы килде”
Рәссамнәргә хас булганча, нечкә күңелле Аленаны күпләр хыялый дип йөртә. Әнә шул эчке дөньясы бай булган кыз беренче күрүдә үк Рафаэльне үзенә гашыйк итеп куя.
– Икебез дә Чаллыдан, 2005 елның май аенда безне уртак дуслар таныштырды, – дип хатирәләрен барлый ир. – Шуннан соң гел бергә булдык. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетта укыдым. Алена артымнан Казанга күченеп килде. Бик мөлаем, мәрхәмәтле кеше иде ул, ике як та безнең дуслыкны куәтләде. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, әмма үпкәләп йөрү озакка сузылмый. Гадәттә, мин беренче булып адым ясый идем. 2010 елда беренче кызыбыз Эмилия туды, мөнәсәбәтләребезне дә законлаштырдык. Укуымны тәмамлагач, без янә Чаллыга кайтып киттек. Үз куышыбыз булмаганлыктан, хатынымның әнисендә яшәп тордык. Мин “КамАЗ”да инженер конструктор булып эшли башладым. 2014 елда икенчебез Диләрә туды. Өч ел элек кенә социаль ипотека буенча фатир алдык. Дөньябыз түгәрәк булды, шатлык-куанычларга күмелеп яшәдек. 

Алена да Чаллыга кайткач ук яраткан эшенә кире кайта, рәсем ясау укытучысы, башлангыч сыйныф укытучысы, соңыннан инде «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»да директор урынбасары булып эшли. 

– Малай алып кайтасы килде шул, һаман улыбыз булмасмы диде, – бу урында Рафаэль тынып кала – Хастаханәгә, УЗИларга да бергә йөрдек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бәби тапкач, үзем шалтыратырмын»
Өйгә озак көткән нәсел дәвамчысы кайта, дип сөенеп, планнар корып йөргәндә, вакыйгалар һич көтелмәгән борылыш ала. Югыйсә, декрет ялына чыкканчы, эшләп йөргән, бернигә зарланмаган, бала табу вакыты җиткәч, хастаханәгә киткән 36 яшьлек хатынның күзләре мәңгегә йомылыр дип кем уйлаган бит?
– Алена бик тыныч булды. Тик тормады, тегендә чапты, монда чапты, – дип искә ала Рафаэль. – Бала табу вакыты алдыннан 28 февральдә хатын-кызлар консультациясеннән алган юллама буенча аны Кама балалар медицина үзәгенә илттем. Өченче баласы, барысы да яхшы булыр, табар, дидек. Соңгы тапкыр үткәрелгән УЗИ балабызның 4 килолы булуын күрсәтте. 5 мартта хатынымны бала тудыруга әзерли башлыйлар. Дару бирәләр, система куела. «Бәби тапкач, өйдәгеләргә үзем шалтыратырмын», – дигән Алена табибларга. Төнге бердә тулгагы башланган, бик озак газапланган ул. Сабыйның авырлыгы зур булгангамы, бала аналык бугазында кысылып калган. Ә Аленаның көчәнерлек хәле калмаган. Тикшерү комитетында миңа бала тудыру залыннан алынган видеоны да күрсәттеләр. Биредә һәр мизгел ачык күренә. Алена янында ике табиб, бер акушер кизү торган, ахыр чиктә баланы махсус суырткыч (присоска) җайланмасы ярдәмендә тартып алганнар. Шуннан соң Аленаның хәле начарланганнан начарлана бара, аңын җуя. Баланы реанимациягә алып китәләр.
  
“Үстерербез, Аллаһ боерса!”
Тулгак газаплары кичергән ананың дүрт тапкыр кан басымын тикшерәләр, аналык юлында бик күп ертылулар булганлыктан, аны тегә башлыйлар. Шулчак хатынның йөрәге туктала. Бераздан соң мондый халәтнең сәбәбен таба алмаган табиблар пациентка УЗИ ясый, яралгы тирәсендә сулар бар дигән фаразлар дөреслеккә туры килми.

– Аналык ертылган да шул урында кан җыела башлаган икән, – ди Рафаэль, –  Алена 1400 миллилитр кан югалткан. Аны ашыгыч рәвештә операциягә алып киткәннәр. Аның барышында аналыгы, аналыкның кушымтасы алынган. Тора-бара  бөтен органнары да эшләми башлый, бары йөрәге генә тибеп азапланган. Казан табиблары белән телекүпер оештырганнар. Шул ук вакытта сабыебыз да яшәү өчен көрәшкән, 4 минутлык клиник үлем кичергәнлектән, табиблар аңа кагылышлы бернинди фараз бирмәде.  Икенче көнне икесен дә реанимобиль белән Казанга озаттык, улыбызны – Республика балалар клиник хастаханәсенә, ә Аленаны – Республика клиник хастаханәсенә алып китеп урнаштырдылар. Ул вакытта аларның икесе дә ИВЛ аппаратына тоташтырылган булган. 8 март көнне алар янына үзем бардым. Белмим, Алена мине күрдеме, сиземләдеме икән, бер тапкыр күтәрелеп карады да, шуннан соң күзен йомды. Хәле начарланганнан  начарлана барды. 

14 март көнне көндезге унбердә Рафаэльнең телефоны шалтырый...

Дәвамын "Шәһри Казан"нан укый аласыз: ШӘҺРИ КАЗАН

Фото Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев