erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Тиң түгел ул

Алисә аннан олы иде. Егетнең үзеннән 11 яшькә яшьрәк булуын үзе «беразга» дип санаса, туганнары, дуслары «шактый икән» дигән карар чыгарды. Ярый инде, үпкәләмәде Алисә. Алар бит Русланны белмиләр, әле күргәннәре дә юк.

Фотосын күрсәткәндә дә, Алисә үзе әйтмәсә, белмәсләр иде дә. Аралаша башлаганда алай яшь аермасын тоймады ул. Фикерләве буенча да, үз-үзен тотышына караганда да бик төпле, җитди егет иде. Егет... Кырык яшьлек Алисәгә егет түгел, ир кирәк иде бит инде, тормыш алып барырлык ир. Кызык, Алисәне дусларына кем дип таныштырды икән Руслан? Очрашып йөргән кызымы, хатынмы? Яше ничәдә булуын белгәч, Русланның әнисе шундук каршы килде бит әнә. Аны да аңлый Алисә. Бала табу яшен узып баручы килен турында хыялланмагандыр ул да. 

Ике тапкыр кияүдә булган Алисә кырык беренче яшенә атлаган хатын иде шул инде. Хатын-кыз бәхете бер уч төбе кадәр генә булыр дип кем уйлаган... Беренче ире Дамир белән бер-берсенә гашыйк булып, ике ел очрашып йөреп, бөтен шартын китереп өйләнешкәннәр иде. Фатир алгач Дамир үзгәрде дә куйды. Сөйләшүләр, янаулар, аерылышабыз дип куркытулар да аны тайгак юлдан турысына бастырырга ярдәм итмәде. Башта ниндидер үләннәр, кәефләндерә торган төймәләр белән генә «уйнап» маташкан иде, аннары чын наркотиклар куллана башлады... Өйдәге ноутбукны алып чыгып сатканын белүгә үк Дамирның әти-әнисенә барысын да сөйләде, аннары ЗАГСка барып гариза язды Алисә. Кайнаналары үпкәләп тә маташты әле, Дамир өчен көрәшмәдең, ярдәм итмәдең, диделәр. Белмәделәр шул алар... Аларга белгерткәнче никадәр көрәшкәнен белмәделәр. Алай да беренче ирен хастаханәгә яткырырга юллап йөрде, Дамир дәвалана башлады. 

Икенче ире белән Алисә Сочига ялга баргач танышты. Абхазия белән чиктә хезмәт итүче хәрби иде Алексей. Тик, аралаша торгач, аның гаиләсе бары ачыкланды. «Миңа син генә кирәк, аерылышам», – дигән сүзләренә ышанырга кирәк түгеллеген аңласа да, ышанырга теләде. Алексей Казанга, Алисә Сочига барып, очрашып тордылар, Алексей аерылышырга ашыкмады. Алисә моны үзе дә аңлаган иде инде. Ичмасам, кырыкка җиткәндә балам булыр дип, шул уч төбе кадәр бәхетенә күнде. Ләкин балага уза алмады...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сөйгәненә якынрак булыр өчен Сочига күченеп килергә уйлаган хатынны Алексей шундук туктатты. «Без алай бөтенләй күрешә алмаячакбыз», – диде. Инде фатирын сатарга куйган, алырга кеше тапкан Алисәнең шул чакта гына күзләре ачылды. Аралар өзелде, Алисә Казанда калды, балага уза алмады... Бер талпынгач Казанның да кызыгы калмады хатынга. Кайчандыр гади фармацевт булып башлаган җиреннән даруханә мөдире дәрәҗәсенә күтәрелгән Алисә барыбер шәһәрдән китәргә уйлады. Эштән курыкмый ул, белеме, тәҗрибәсе җитәрлек, фармацевт эшен кайда да табарга була анысы. Шулай итеп кырык яшендә бәхет эзләргә дип Мәскәүгә чыгып китте Алисә...

 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ti-tgel-ul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре