«Төшләремдә ак күлмәктән син...»
– «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр.
– Бер ай буе эчем янды. «Ай буе Илнарны гына сөйләп тордың син», – диде соңыннан эштәге кызлар. Кая барган, нишләгән, кайчан кайткан, кем белән кайткан, нәрсә дип әйткән – телемдә улым гына булган... Ә мин әнә шул эчтәге ялкынны гына хәтерлим. Хатын-кызларның олыгаю яшенә хас үзгәрешләр башланамы әллә, нигә бу кадәр янам соң, дип аптырап йөрдем. Илнарга булган икән...
3 декабрь. Елның соңгы аен ваклап, дөнья акка төренгән кышкы кич... Төнге сәгать унбер җитеп килә. Апас районы Карабай авылының бер йортында утларны сүндереп, йокларга ятарга әзерләнәләр. Өйдәге тынлыкны бозып, ире Иршатның телефоны шалтырагач ук, Наилә апаның күңеле әллә нишләп куя... Төнлә җүнле хәбәр белән шалтыратмыйлар... Кем икән? Трубкада яңгыраган таныш булмаган тавыш тагын шом өсти.
– «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан.
– Әйе.
– Хәзер кайда ул? – дип соравын дәвам итә кырыс тавыш.
– Казанда...
«Нишләп Казанда булсын инде, Тәтешкә кайтып киләбез диде бит Илнар, онытканмы әллә әтисе?» – дип, Наилә апа аптырашка кала.
– Авария булган, килегез...
Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр. Илнар авариягә юлыккан дигән хәбәрне олы кешенең йөрәге ничек күтәрер? Барысы да артта калды, борчылырлык урын юк дип, кайткач кына әйтерләр әле... Илнарны авылда кечкенәдән Галия малае дип йөриләр бит. Шулкадәр охшаганнар. Дәү әнисе кулында үскән малай шул. Кайтып керүгә: «Дәү әни, кайттым», – дип күрешә, киткәндә дә озатып калуын көтә. «Илнарым» дип кенә тора үзе дә. «Гел юлда йөрисең, улым. Юлларың ипсез булмасын, бу кадәр дә тәүфыйклы малайсың, озын гомерле бул инде, берүк бәрелүләрдән сакласын Аллам», – дип тели һәрвакыт. Аның да күңеле сизгәнме әллә?
Инде болай да тормышта күп авырлыклар күргән Галиябану әниләрен борчымыйча гына барып кайтырга кузгалалар.
Апас чиген борылгач, Югары Ослан ягына килергә куша ГАИ хезмәткәрләре. Бик озын юл була ул. Бер ел барган кебек тоела Наилә апага. Бер авыз сүз дәшмичә баралар... Бары тик караңгыда кышкы юлны ярып барган ут яктысыннан да тизрәк ашкынган күңел генә әллә кайларга алып китә, башка мең төрле уй кертә.
...Бүген сменадан гына чыкты шул әле Илнар. Казанның икмәк заводында сменасы тәмамлангач, сөйгәне Гөлфия белән Тәтешкә, Гөлфиянең сеңлесенең туган көненә кайтып килергә уйладык дип шалтыраткан иде. Дәү әнисенең: «Юлга чыкканчы бер-ике сәгать булса да ял ит», – дип әйтүенә колак салмый калмагандыр. Төнгә каршы юлга чыгуын хупламаса да: «Чәчәк тә, торт та алыгыз, улым», – дип, үз киңәшлә-рен бирә Наилә апа. «Беләбез инде, әни», – дип елмая Илнар. Гел авызы ерык инде аның! «Котлыйбыз да, кире китәм, Гөлфия авылда кала, миңа иртәгә эшкә бит», – дип, әнисен тынычландырып куйган иде.
...Теге борылышка килеп җиткән мизгелне төш кебек кенә хәтерли Наилә апа. Ашыгыч ярдәм машинасы да юк... Инде китеп барганмы? ГАИ хезмәткәрләре, салкында туңып, машиналарына кереп утырганнар. Ә юл кырында... өстенә каплаган... уллары ята. Көчсез ыңгырашу сыман: «Безнеке ич...» – дигән сүзләр ананың үзәгеннән үк бәреп чыга... Язмышның иң авыр сынавына – бала хәсрәтенә юлыккан ата-ана, кочаклашып, күз яшьләренә буылып елыйлар...
«ГАЗель» машинасы белән бәрелешү Илнар ягына туры килә. Дамба астына очканда янәшәсендә утырган Гөлфиянең куркынычсызлык мендәре ачыла, кыз исән кала. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны Буага алып китәләр. Илнарныкы ачылмый... Шунда ук җан бирә егет... Үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән ана, апасына шалтыратып, «Илнар юк бит инде», дип хәбәр итүләрен дә, улын моргка алып киткәннәрен дә, машинаны эвакуатор төягәнен дә, машинаның арткы утыргычында таралып яткан туган көн бүләкләрен – торт-ны, чәчәкләрне дә соңыннан төш күргән кебек кенә исенә төшерә...
«Машинаң белән Ставрополь шәһәренә кадәр барып исән-имин кайттың, Казаннан кайтып җитә алмадың... Менә шушы ничә тапкырлар узган Казан–Апас юлында 22 яшеңдә гомерең өзеләсен кем уйлаган?! Ашыгып йөри торган малай да түгел идең. Көпчәкләрең кышкыга алыштырмаган булган шул... И улым, улым...» – дип өзгәләнә ана йөрәге, улы белән сөйләшә. Гомере беткәнгә бер сәбәп, диләр... Гөлфиягә бүләккә алган алтын чылбырын бирергә дә өлгермәгән...
Икенче көнне егетне соңгы юлга озатырга килгән халыкны күреп, гомер иткән Галиябану апа да шакката. Авыл халкы, күрше авыллар, дуслар, туган-тумача гына түгел, Илнарның эшендәге хезмәттәшләре, яшәгән фатир хуҗасына кадәр кайта бит!
Аннары Илнарсыз тормыш башлана... Кайтып-кайтып уйлаулар, тегеләй булса, болай булса дип сынап караулар, үкенечләр. Илнарның сөйгәне Гөлфиянең әти-әнисенең «без гаепледер» дип өзгәләнүләре... Буранда йөрмәгез дип әйтсәләр дә, сеңелләренең күңелен күрергә теләгән яшьләрне алар да туктата алмый шул. Ата белән ана да: «Нык торасы булган, юлга чыгармаска иде», – дип, гаепне үзләреннән күрә. Гаепле кешене табып та барыбер Илнарны кайтарып булмый. Моргтан биргән нәтиҗәләрне дә, ГАИ язган кәгазьләрне дә укырга кулы бармый Наилә апаның. Сигез ел үткән инде менә, әле дә бер сүзен дә укый алганы юк. Ә күңел гел Илнар белән сөйләшә...
Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/sudby/tshlremd-ak-klmktn-sin
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев