Түзә ана йөрәге...
Мөндеш авылында яшәүче Каймә әби Нәбиуллинага 95 яшь тулды
Каймә Насыйбуллина 1930 елның 7 сентябрендә Мөндеш авылында Әсхәдулла һәм Бибинәгыймә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы һәм яшьлек еллары Әминә, Мөнәвәрә, сеңелләре Мәсхүдә, Мәва, энесе Рафис белән үтә. Мәва сеңлесе тамагына ангина чыгып вафат була. Энесе Рафис әтиләре сугышка киткәч туа. Әтиләре Бөек Ватан сугышына 1941 елны алына һәм хәбәрсез югала, хәзергә кадәр билгесез санала. Әниләре Бибинәгыймә бик оста тегүче була, күрше авылларга да күлмәк, плюш пальтолар тегеп бирә. Барлык балаларын да үзе теккән киемнәр белән киендерә.
1953 елның апрелендә Мөндеш егете Гарәпша Нәбиуллинга кияүгә чыга. Кияүгә килгән йортта яшәүчеләр зур тетрәнүләр кичергән, кулак дип бар әйберләрен талап чыгып киткән булалар. Хәтта матчага кыстырылган карандашка кадәр алып китәләр.
1954 елның 13 маенда беренче балалары Хәлимә аваз сала, 1956 елның 11 августында икенче балалары Гарәфетдин туа. Бу бала 5 яшендә кулына пыяла банка тоткан килеш ишек алдындагы ташка сөртенеп егыла һәм эченә пыяла кадалып шуның белән вафат була. 1959 елда өченче балалары Габделнур, 1961 елда дүртенче булып Кадыйр туа. Ләкин гаиләгә тагын бер зур кайгы килә, 1963 елның гыйнварында Габделнур белән Кадыйр шырпы белән уйнап, урын-җиргә ут кабып ике бала да төтенгә карлыгып үләләр.
1963 елда тормышларына бәхет, шатлык китереп Хатыйп туа һәм аларның төп терәге, куанычлары, таянычлары булып яши. 1966 елда алтынчы бала Гадилә, 1969 елда Флюра, 1973 елда сигезенче бала Гөлнара туа.
Инде матур гына итеп яшибез дигәндә тормыш иптәше Гарәпша авырып якты дөньядан китә. Олы кызлары гына тормышка чыккан була әле, сала башлаган йорт та эшләнеп бетмәгән. Дүрт баланы аякка бастырырга кирәк. Мал-туар да асрамыйча булмый, уфалла арбасы тартырга, салам, печән ташырга, утын белән күмер әзерләргә кирәк. Тегү эшенә оста була, әнисеннән өйрәнгәндер, барлык балаларына, үзенә күлмәкләр тегә. Колхоз эшеннән дә калырга ярамый, язын базда бәрәңге аралау, җәен печән төяү, борчак теземнәре әйләндерү, чөгендер чүбе утау, бәрәңге алу, ындыр табагында эшләү, кышларын фермадагы малларга бәрәңге юу, капчык ямау...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев