Үкенмәссең. Ант итәм
Нәрсә сөйләсәләр дә, гонаһысы үзләренә.
Ниһаять, туган җиргә аяк бастык! Моңа кадәр йокымсырап барган Зөбәрҗәт тә башын күтәреп, маңгае белән машина тәрәзәсенә терәлде. Төз наратларны, зифа каеннарны яшь тулы күзләре белән озата барды. Җәй ахырына якынлашып килә. Үләннәр саргая башлаган. Әмма барыбер матур булып күренә. Чәчәкләр дә юк диярлек инде. Ара-тирә соңлаган ромашкалар гына күзгә чалынып китә. Сагындырган, бик сагындырган туган җир!
– Башың белән тәрәзәдән чыгып китәсең бит инде.
Иренең ачуланып түгел, киресенчә, назлап, яратып әйткән бу сүзләре аны айнытып җибәргәндәй итте. Ул бер мәлгә маңгаен тәрәзәдән алды һәм иренә елмаеп карады.
– Күземне ала алмыйм шул. Матур инде безнең яклар, әйеме?
– Яшәгән урыныбыз да ямьсез түгел иде бит, Зөбәрҗәт.
– Анда гомер үтте. Кырык ел аз вакыт түгел. Унсигез яшемдә чыгып киткәнне исәпкә алсаң, ике тапкыр күбрәк чит җирдә яшәлгән. Юксынып, сагынып...
– Үзеңнең кайтасың килмәде бит...
– Анда беркемем дә калмады, кем янына кайтыйм соң?!
– Әгәр туган-үскән авылыңа кайтып килергә теләсәң, мин каршы түгел. Дусларыңны күрерсең, яшьлек елларын искә төшерерсез. Үзе күңелле бит.
– Рәхмәт, Данил. Тик башта фатирыбызны күрик, бизик, кирәк булса, матурлыйк, төзекләндерик. Эш беткәч бергә кайтып килербез. Сыйныфташым Гөлия күптән чакыра. Шуларга тукталырбыз.
Шулай диде дә Зөбәрҗәт янәдән уйларына чумды. Кырык ел. Кемнәр исән, кемнәр юк. Кызык, Илсур кайларда йөри икән? Гөлиядән сорарга уңайсызлана, онытмый икән әле дә, дип уйлавыннан шүрли. Ә сыйныфташы үзе дәшми. Башка кеше белән элемтәдә дә түгел инде Зөбәрҗәт. Илсурга карата ямьсез кыланды шул. Каргады микән? Юктыр, каргаса, бәхетле яшәмәс иде. Бәхетле? Бәхетлеме соң ул? Әлбәттә, янында яраткан һәм яратылган ире. Балалар, оныклар... Алар да булса... Эх, язмыш, нигә мине балаларымнан мәхрүм иттең, нигә әле тумаган да сабыйларымны тартып алдың?
– Син нишләп сүзсез калдың, Зөбәрҗәт?
Бу юлы ире эндәшкәнгә сискәнеп китте хатын. Моны күреп Данил башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде. Зөбәрҗәт тә елмаюын яшерә алмады.
– Туган як шулай тәэсир итә, күрәсең сиңа. Кайчаннан бирле телсез калып барасың, – дип куйды Данил көлеп туйгач.
– Юк, әле балалар турында уйлый идем. Без туган якка киттек, алар читтә салкын гүр куенында ятып калды. Ана балаларын калдырып китте. Сәер инде, име, Данил?
– Нишләп сәер? Алар өчен ул туган яклары. Тудылар, үстеләр, укыдылар, һөнәр алдылар, тормыш кордылар. Кызганыч, мәңгелек йортлары да шунда булып чыкты. Без генә ул бик яшьли ил чигенә чыгып киттек тә, кайта алмый чит җирләрдә, чит кешеләр арасында яшәдек. Тормышны үз тырышлыгыбыз белән төзедек. Авыр булды, бирешмәдек. Син янымда булганда мине берни куркытмады һәм куркытмый, – диде Данил, сүзен еш кабатларга ярата торган шундый матур сүзләр белән тәмамлап.
– Рәхмәт, Данил. Күңелне күрергә ярый әле син бар.
– Ник, дөрес бит, Зөбәрҗәт. Бер көн танышып, икенче көнне никах укытып ерак юлга чыгып киткәннәр, дип кемнәрдер турында сөйләсәләр, ышанмас та идем. Үзебезнең баштан үтмәгән булса. Сине бер күрдем дә, беттем дә. “Бу кызны үземнеке итмәсәм, мин чын тиле булам”, – дидем. Егет сүзе бер була.
– Мин дә бер күрүдә ошаттым шул. Югыйсә...
Зөбәрҗәт сүзен тәмамламады, иренә кабат Илсур турында исенә төшерәсе килмәде. Еракта, кул җитмәслек җирдә калса да, читтән торып көнләште ул аннан. Үзенеке итә алуы белән горурланды да.
– Ә балаларга килгәндә... Без аларны ташламадык. Ел саен барып торачакбыз. Нишлисең, шулай язгандыр инде. Язмыштан узмыш юк, дия идеме әле әби? Гомерләре кыска булган балакайларның, югыйсә, тормыш корып яши генә башлаганнар иде бит. Яшисе дә яшисе...
– Йөрәгемнең яртысы шулар белән калды. Китеп барып ялгышмадык микән, дип үземне битәрлим. Кеше нәрсә сөйлидер инде.
– Кеше сүзе белән моңа кадәр дә йөрмәдең, моннан соң да ишетмә син аларны. Нәрсә сөйләсәләр дә, гонаһысы үзләренә. Чит җирдә кайгыга батып, ярты чирлегә әверелеп беттең бит инде. Ә монда, ни дисәң дә, туган ягың, туган телең, әтиең, әниең.
– Әйе инде анысы. Һәрвакыттагыча, син хаклы, – диде хатын иренә сиздермәскә тырышып кына кул арты белән күз яшьләрен сөртеп алып.
Күрмәде түгел, күрде инде аны Данил. Тавышыннан ук тынсыз гына елавын да сизеп алды. Тик мондый вакытта дәшми калуың яхшырак. Сабыр бул, дисенме? Шуның хәтле хәсрәт кичергән кешегә ничек ул сүзне әйтергә була? Үзенең дә йөрәге өзелеп төшәрдәй булып яна, сыкрый, елый. Ә хатын-кыз, ана балаларын югалту ачысын еллар буена күңелендә саклый. Ана бит ул. Данил көннәр буе эштә, соң гына кайта, иртән тагын чыгып китә. Шулкадәр арый, кайчак балалары елавын түгел, йөрәге тибешен дә ишетми. Ә Зөбәрҗәт дәшми, зарланмый, тәмле ризыклар пешереп елмаеп каршы ала. Кем белә, күңелендә бүреләр улаган чаклары да булгандыр.
– Зөбәрҗәт...
Данил хатынына дәште дә, җавап ишетмәгәч, артына борылып карады. Аның машина утыргычы артына башын терәп күзләрен йомып утыруын күреп елмаеп куйды. Белә инде, йокламый Зөбәрҗәте, уйлары белән әллә кайларга киткән дә берәүне дә ишетми.
– Ярый, борчымыйм, ял ит, – диде ул һәм юлга текәлде.
Ә Зөбәрҗәт юләр яшьлек елларына әйләнеп кайтты да, шул хисләрдән арынып чыга алмыйча күзләрен йомып утырды да утырды.
Балачагы бик матур үтте аның. Әти-әнисенә бердәнбер кыз. Көтеп алынган. Әнисе күпме тырышса да, башка бала алып кайта алмады. Шуңа кызларын кадерләп кенә үстерделәр. Зөбәрҗәт мәктәптә дә яхшы укыды. Бик җор күңелле, бер минут тик тормас, шаян кыз булып үсте. Биергә яратты. Су буеннан кайтып керми иде.
Ә Илсур белән алар балачактан бергә. Берәүгә дә рәнҗетергә, авыр сүз әйтергә ирек бирмәде егет. Әтәч кебек хәзер очынып килеп куна иде. “Әтәч Пәхри” дигән кушамат та тактылар үзенә. Үсә төшкән яшьләр арасында очкын кабынды. Ярату шушы буладыр, дип уйлады икесе дә. Егетнең әти-әниләре Зөбәрҗәтне килен дип йөрде. Армиягә дә озатты аны кыз, көтәм, дип вәгъдә биреп калды.
Зөбәрҗәт иренең игътибарын үзенә җәлеп итеп авыр сулап куйды. Данил шунда ук аңа борылып карады, тик тыныч кына утыруын күргәч, кире юлга текәлде. “Чыннан да йоклый, ахры, төшләнеп ята”, – дип уйлады. Музыканы сүндереп үк куйды. Тынлыкта хатын йокымсырап китте һәм төш күрде. Илсурны! Каян килеп чыкты соң бу? Төшкә кереп торуын әйт син.
– Зөбәрҗәт, мин сине әле дә көтәм бит, – диде Илсур аңа кулларын сузып.
Йөзе... яшь чактагы кебек. Бер дә картаймаган. Еллар аңа тәэсир итмәгән.
– Көт, Илсур, көт, мин синең янга кайтып киләм инде, – диде Зөбәрҗәт һәм үзенең бу сүзләреннән сискәнеп уянып китте.
Төшне генә күр әле син?! Кереп тә карый соң. Кайтуын кайта, тик аның янына түгел бит инде. Янында гомер иткән ире бар.
Армиягә озаткан көннән бирле күргәне юк инде Илсурны. Хәтта сөйләшкәне дә. Данил белән очрашу аның тормышын Илсурга кадәр һәм аннан соңга бүлде дә куйды. Илсур армиягә китеп ярты ел узды микән, авылга бер хәрби егет кайткан, дигән хәбәр таралды. Кызлар шау-шу килде, аның матурлыгына мөкиббән китте. Кем булуын берәү дә төгәл әйтеп бирә алмады. Берничә ел элек авылга күчеп килеп урнашкан Сания апаның туганы, диделәр.
– Төз буйлы, кап-кара чәчле шундый чибәр егет. Бер елмаеп караса, хушың китәрлек, билләһи, – диде Гөлия дә.
Зөбәрҗәт дустының бу сүзләренә артык игътибар итмәде. Аның үзенең солдаты, үзенең Илсуры бар. Гөлиянең әйдә клубка, күрсәтәм теге егетне, диюенә дә кызыкмады. Гомумән, клубка чыгарга яратмый иде ул. Анда хәзер биемиләр, гәп сатып, гайбәт сөйләшеп кенә утыралар, дип җавап бирде иптәшләреңнән калма, дип куган әнисенә дә. Су буена барып, балыклар сикергәнне карап утыру кызыграк иде кызга.
– Әни, мин су буена төшеп менәм. Эшләрне бетердем. Озак тормам, – диде ул икенче көнне кичке якта.
– Ярар, сак бул. Коенырга уйласаң, тирәнгә кермә, – дип кычкырып калды әнисе.
Буй җиткән кыз инде, һаман аның өчен борчыла. Ну, әнисе. Коенмаганын белә бит инде ул аның. Шул бер урынга бара да, суга карап утырып кайта. Нишләптер бу көнне бигрәк ашкынды ул елгага барырга. “Әни эш беттеме, китсәм буламы”, – дип берничә тапкыр сорады. Әнисе рөхсәтен алгач, чыгып йөгерде. Тукта, тал агачы астындагы урынын алганнар түгелме? Башка җир беткән микәнни, нәкъ шунда килеп утырмаса? Ерактан ук күреп, җен ачулары килеп төште кыз. Кыска җиңле футболкадан яшь кенә бер егет утыра иде анда. Кем булыр икән ул, безнең авыл егетенә охшамаган. Кыяфәте дә шәһәрский, дип уйлады. Дәшмичә генә янына ук килеп куркытмакчы иде, аягы таеп китте. Инде суга килеп төшәм дигәндә генә егет аны тотып калды.
– Балыкларны куркыттыгыз бит, туташ, – диде ул кызга ачуланган кебек итеп.
– Ә сез минем урынга утыргансыз, – дип авызын бүлтәйтте Зөбәрҗәт.
– Ник, сезнең авылда елга кырыйлары да бүленгәнмени? Белмәдем.
– Бүленмәгән, әмма бу минем урын. Күрәсезме, анда ак таш бар. Аны мин күтәреп алып килеп куйдым, – диде кыз үзенеке икәнне исбатларга тырышып.
– Нишлисез инде сез монда килеп? Балык тотасызмы?
– Юк, ял итәм. Су өстенең матурлыгы, күкнең зәңгәрлеге, елга артындагы болынның яшеллеге, яныгыздагы талның бөдрәлеге миңа рухи азык бирә.
– Сәер кыз булып чыктыгыз әле сез, – диде егет күзләремә тутырып карап. – Таныш булыйк, мин Данил исемле булам.
– Зөбәрҗәт.
– Исемегез бигрәк матур. Тик үзегезгә җитми.
Зөбәрҗәт бу сүзләрдән кычкырып көлде дә егетнең күзләренә күтәрелеп карады. Һәм су өсте кебек чиста, аяз күк йөзе кебек зәңгәр, төпсез күзләргә кереп чумды. Бик озак алар бер-берсеннән күзләрен ала алмый карашып тордылар. Беренче булып Зөбәрҗәт аңына килде.
– Миңа кайтырга кирәк, – диде ул тамагын кырып һәм кайту ягына борылды.
– Сез әле килергә дә өлгермәдегез бит.
– Барыбер кирәк.
– Алайса мин сезне кичке сигездә шушы урында көтәм. Киләсезме?
Дәшмәде Зөбәрҗәт. Кичкә кадәр хыялый кеше кебек сәерләнеп йөрде. Әле тик торганда елмая башлый, әле сүзсез кала. Моны әнисе дә сизеп алды.
– Нәрсә булды, кызым? Я, әйт әле. Син бүген үзеңә ошамаган. Елга буеннан кайтканнан бирле үзеңне сәер тотасың.
– Әни, мин гашыйк булдым бугай.
– Ә? Кемгә?
– Белмим. Беренче тапкыр күрүем.
– Ә Илсур? Аны яратасың түгелме соң?
– Белмим. Буталдым. Без гел бергә булдык бит. Тәмам ияләшеп беттек. Ярату булдымы икән соң ул? Хәзер үземә шул сорауны бирәм. Бүген менә күрдем дә, гашыйк та булдым.
– Ай, кызым, белмим инде, ни дип әйтим. Әниләре бу авылдан, аралашып торабыз. Илсурның, дип әйтәм. Яшисе бар бит әле монда.
– Аңлыйм инде, әни, аңлыйм. Көтәргә вәгъдә бирдем. Аны бозу да мине бизәми.
– Ә бу егет нәрсә, ди?
– Без аның белән сөйләшмәдек тә.
– Үтерәсең син, кызым.
– Кич очрашыйк, диде. Барыйммы?
– Үзеңә кара инде. Ни дияргә дә белмим.
Нигә икәнен үзе дә белми, тик кичне түземсезлек белән көтеп алды ул. Сәгать телләре бер дә алга бармый кебек тоелды. Сәгать сигез якынлашу белән аяклар үзләреннән үзләре хәзер инде икесе генә белгән урынга алып китте. Ул анда иде инде. Зөбәрҗәтне күрүгә янына килде һәм кочагына алды. Ни хикмәт, кыз аны этеп җибәрмәде, күкрәгенә башын куйды да тынып калды.
– Мин сине килерсең дип көттем.
– Мин синең көтәсеңне белдем.
Ул кызны иремннәреннән үбеп алды. Илсур белән дә үбешкәне булды аның. Тик анысы бөтенләй икенче төрле, дусларча тоелды аңа.
– Мин очрашуга килеп дөрес эшләмәдем. Егетем бар минем. Армиядә. Аны көтәргә вәгъдә бирдем.
– Ә син аны яратасыңмы?
– Белмим. Башта шулай уйлый идем. Хәзер инде белмим.
– Мин иртәгә китәм. Нигә иртәрәк очратмадым икән мин сине, Зөбәрҗәт?!
– Кызганыч.
– Әйдә минем белән.
– Моны тәкъдим ясавың дип аңларгамы?
– Ничек телисең, шулай аңла. Тик минем сине монда калдырып китәсем килми. Һәрчак янымда булуыңны телим.
– Син мине белмисең дә бит. Бәлки, мин начар кыздыр?
– Мин – хәрби. Начар белән яхшыны гына аера алам. Ризамы?
– Риза, – диде кыз армиядә егете барлыгы, аны көтәргә вәгъдә бирүе, аны бозарга ярамавы, әти-әнисе, туганнары, дуслары фикере турында да онытып.
Аның тормышы, аның язмышы. Бала түгел, үзенчә хәл итә ала. Кем белә, бәлки, гомерлек бәхете шушыдыр. Сынап карарга кирәк. Әнә шундый уйлар сызылып үтә аның башыннан.
– Зөбәрҗәт, рәхмәт. Үкенмәссең. Ант итәм.
Данил кызны кысып кочаклады да иреннәренә үрелде.
... Бу хакта Зөбәрҗәтнең әти-әнисе дә (чөнки ул әтисенең бер сүз белән кырт кистереп каршы торасын, әнисенең ай-вай киләсен, үзенең алар сүзенә каршы чыга алмасын белә иде), Данилның апасы да белмәде. “Сезне иртән борчып тормам, иртәнге өчтә чыгып китәм, дип кичтән үк саубуллашып куйган иде инде егет. Тиз генә җыенды да, Зөбәрҗәтләргә китте, тәрәзәдән башта аның сумкасын, аннан үзен күтәреп алды һәм алар җитәкләшеп юлга кузгалды. Бу очракта бергәләп яңа тормыш юлына да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев