erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ул янымда булган – белмәдем

Кечкенәдән хыялым шундый иде – минем ирем бар яктан килгән булырга тиеш. Ягъни, төскә-биткә дә бик чибәр, эшкә дә булган, мине дә уч төбендә генә йөртә.

Институтта укыганда бер егет белән йөрдем. Тик мин аның кулында уенчык кына булганымны бик соң аңладым. Аның минем кебек кызлары буа буарлык булган. 
Авылда бергә уйнап үскән бер егет бар. Әбинең бик тә аның белән кавыштырасы килә. Тик без аның белән бер-беребезгә шулкадәр ияләшкән, ике арадагы мөнәсәбәтләребез дуслыктан читкә чыгар дип икебезнең дә башка килмәде. Ул мине очрашырга чакырмады, әмма берәр проблема килеп чыкса, мин аңа йөгерәм, ул да беренче булып киңәшкә миңа килә иде. 

Әлеге егетнең мине алдап китүе турында да беренче булып аңа сөйләдем. “Син акыллы кыз бит, бераз игътибарлырак бул инде”, – дигән киңәшне дә ул бирде.
Мин шәһәрдә эшли идем. Бервакыт эш урыныма курьер чәчәк бәйләме алып килде. Бер бүлмәдә утырган кыз шаккатты. Ничек инде миңа, соры тычкан кебек бер почмакта посып утырган кызга шундый затлы чәчәкләр бүләк итәләр? Шул арада хәбәр бөтен оешмага таралды. Оешма димәсәң, хәтере калуы бар инде. Без барысы 20 кеше. 
Ярый, бүләк иттеләр, ди чәчәк. Нәрсәсе бар инде аның? Ялгыш китергәннәрдер. Минем егетем дә юк бит. Шулай уйладым да, бу хакта оныттым.  Әмма икенче көнне тагын да матуррак чәчәк бәйләме килде. Бу юлы инде чыннан да аптырашта калдым. Әмма монысында чәчәкләр арасында открытка да бар. Кем икәнен әйтмәгән, урынын билгеләп, мине очрашуга чакырган.

– Бар, бар, кем икәнен белерсең, ичмасам, – ди бүлмәдәшем.
– Әгәр ул маньяк булса? Бер белмәгән кеше белән ничек очрашыйм, ди инде, – дим.
Шулай да очрашу вакыты якынайган саен кызыксынуым арта барды. Тукта, кеше күп йөри торган урында пычак белән өстемә ташланмас әле, барып карыйм, дигән фикергә килдем. Ерактан ук күреп алдым – озын буйлы, чибәр. Шунда ук каршыма килә башлады. Каян таныды? Мине белә микәнни?
– Сәлам, дип кулын сузды. Танырга тырышма да, син мине белмисең, – диде беренче очрашуда ук “син”гә күчеп.

Аралаша торгач, мин эшләгән оешма җитәкчесенең улы булып чыкты ул. Әтисе янына килгәндә мине күреп алган һәм гашыйк булган, имеш. Мин бер күрүдә гашыйк булуга ышанмыйм инде. Җитәр, бер авыз пеште. Шулай да бу егет миндә кызыксыну уятты. Югары белемле, чит илдә дә укыган, яхшы белгеч, фатиры, затлы машинасы бар. Тик өйләнә алмый, үзенә ошаган кыз очрамый икән. Нәкъ мин хыялланганча, бар яктан да килгән кыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көн дә очраша башладык. Рестораннарга алып бара, театрларга йөрибез. Аралашырга рәхәт кеше. Ошый да башлады ул миңа. Өйләнешергә тәкъдим дә ясады. Тик берничә шарт белән – балалар яратмый, шуңа миңа бала табарга рөхсәт итми, көнләшә, шуңа эштән чыгып, өйдә генә ятарга тиешмен, акчаны ул таба, өйдә аның сүзе генә закон, мин бернигә дә кысылмаска тиеш һәм башкалар. 

Мин аны телсез калып тыңладым. Аннан: “Мин синең шартларга риза түгел, икенче кыз тап”, – дидем дә борылып китеп бардым. Кич буе, икенче көнне көне буе шалтыратты, телефонны алмадым, өйгә килде, ишекне ачмадым. Аннан бер атнага ял алып авылга кайтып киттем. 
Дустым чит илгә ял итәргә киткән иде. Ул кайткан вакытны туры китердем. Кичкә күрешәбез, барын да сөйлим, дип йөргәндә үзе шалтыратты һәм... мине очрашуга чакырды. 
Егет белән кыз кебек сөйләшеп йөри башлагач кына ул да, мин дә бер-беребезгә битараф түгеллегебезне аңладык. Мин һәръяктан килгән егетне читтән эзләдем, ә ул янымда булган икән.

Иң бәхетле кызларның берсе Гөлфирә  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев