«Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек...»
Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.
Тукталып, тыныч кына тибеп, шул үләннәр-ташлар арасыннан күренми диярлек агып яткан чишмәгә тагын бер карадым. Хозурлык өстенә хозурлык иде. Бу хозурлыкны тавышлары, җырлары белән кошлар да бозарга теләмәгәндәй.
Тагын менә башладым. Югарыга күтәрелеп карадым. Каршыма бер хатын комган күтәреп төшеп килә. Безнең яшь вакыттагычарак киенгән: яулыктан, сырмадан. Анысының төсе, гадәттәгечә, карасу-соргылт булса да, материалы элекке телогрейкаларныкы кебек түгел, яңа бер төр. Әллә ничек заманча матур, юка, биллерәк сырма хакында, фасоны – плүш пинжәк кебек, дип уйладым.
Хатын тукталды. Елмайды. Бәй, Арчада укыганның беренче елында мине фатирда тоткан Асия апам бит бу! Яшәргән, матурайган, төп-төз дип аптырадым. Мин аны куелган тешләреннән, елмаю рәвешеннән генә таныдым. Намаз укырга дип тәһарәт алыр өчен, чишмә суына килгән икән. Тау астына төшеп алып менеп кенә бир әле, дигән сыман, комганын сузды.
Шулай эшләмәсә, төшем дәвам итә иде бит әле! Дерт итеп уянып киттем. Асия апаны мин иренә кияүгә чыкканда исем алмаштырган керәшен дип белә идем, чөнки кайвакыт төшкә кайтышыма ул миңа, авылда суйган малыбыз итеннән аерым аш пешереп куя. Андый көнне, үзләренеке дуңгыз итеннән түгел микән, дип, әллә нишләп китәм. Шикләнергә сәбәп тә бар: сатаргамы, нәрсәгәдер чучка симертәләр. Җитмәсә, Мансур исемле егетләре мине, авызыма дуңгыз әйберсе керер дип курыкканымны белгәнгә, ни кыздырсалар да, табаны дуңгыз борыны белән майладык, дип котырта.
Сәгать өч кенә икән әле. Йокы качты. Асия апаның Казанда яшәгән кызы Резедага телефон аша төшем турында язып салдым. Ул керәшен иде бит, нигә мондый төш керде микән, кебегрәк. Юк, ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек, дип җавап җибәргән. Шулкадәр рәхәт булып китте, күңелгә әллә нинди җиңеллек килде. Димәк, шулай җирләнүе белән бәхетле бит ул. Рыясыз, мәрхәмәтле бер җан иде. Ире бик нык авырып китеп, өйләрендә кеше саны да кискен артып, яшәү шартлары кыенлашкач, фатирны бергә эзләдек. Күргән бер кеше саен мактый. Кертегез, җибәрәсебез дә килми, иллә яхшы, әдәпле кыз, ди. Фатир хуҗасы тегенди-мондый эшләре өчен чыгарып җибәргәндер дип әйтүләреннән курыкты да инде. Мактау сүзләренә кызыгып, Тәслимә апа кертмәс җиреннән кертте. Икенче хуҗабикәмә нибары 26 яшь иде. Без икебезне очраштырганы өчен Асия апага бүгенгә кадәр рәхмәт укыйбыз.
...Йоклый алмый ятам. Исемә әллә кемнәр, дингә бәйле әллә нинди вакыйгалар килә. Серов урамында торганда, ишегалды ясаган өч зур йортның бар кешесе бер-берсен авылдашы дәрәҗәсендә яхшы белә, ашларга йөрешә, керешә, аралаша иде. Ирләр карта суга, домино уйный. Кемдер ишегалды өстәлендә ярлы гына табын корып салып утыра. Урамга чыгып сугышкан ир-хатыннар да юк түгел. Подъезд төбендә утырып, дөнья сүткән әби-чәби яныннан тукталмый уза алмыйсың. Кем өйләнгән, кем аерылган, кем-кем белән йөри... Подъезд саен – дөнья эчкече. Көн саен акча сорарга керәләр, ишек төбендә калдырган аяк киемнәрен дә урлап китәләр. Өйгә керсәләр, одеколон-духи ише әйберләреңнән җил исә... Кыскасы, мәгълүм фильмдагы кебек яшибез. Үзенә күрә күңелле.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ul-islam-dinen-kchkn-ide-bez-any-mselmancha-irldek
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев