«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
Хәлсезләнеп, үлем түшәгенә егылган җырчыны коткарыр өчен табибларга катлаулы операция ясарга туры килә (Шәһри Казан, Гөлнур Шәрәфиева)
Көчтән генә Марат Шәйбәков гомере өзелми кала. Сентябрь аенда йөрәгенә куелган стендлар тыгылган. Хәлсезләнеп, үлем түшәгенә егылган җырчыны коткарыр өчен табибларга катлаулы операция ясарга туры килә. Маратның бугаз төбеннән алып кендегенә кадәр күкрәген яралар. Уң аягының да балтырын ярып, кан тамырларының бер өлешен кисеп алалар да, аны йөрәгенә тоташтылар.
Шалтыратып хәлен белештек:
— Күкрәкне ул башта көнгә бер генә мәртәбә кысып ала иде. Аннары көненә ике мәртәбә кыса башлады. Кысуы ешайды. Сулатмый да бит ул. Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым, - ди җырчы. - Бүген йөгереп йөрисең, ә иртәгәсен урынга егыласыңны белмисең дә икән... Үзегезне сакласагыз иде.
«Бик авыр операция кичердем, үзем генә беләм хәлемне, исән калуыма сөенәм», ди җырчы. Марат Шәйбәковның тизрәк сәламәтләнүен телибез.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев