«Үлеме сәбәбен полиция тикшерә» – яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат (»Интертат »)
Кичә яшь җырчы Динар Рәхмәтуллин вафат булган. Интернетта таралган мәгълүматның дөреслеген «Интертат» хәбәрчесенә аның якын туганы Диана Раимбекова раслады.
Якыннары әлегә Динарның үлеме сәбәбен сөйләргә теләми. «Полиция тикшерә», – диде Диана.
Динарны иртәгә туган ягы Башкортстанның Янаул шәһәрендә җирләячәкләр. Диана сүзләренчә, Динарның җәсәден бүген Казаннан Янаулга алып кайталар.
Динарның дусты, продюсер, «Тайпан» төркемен оештыручы Роман Сергеев Динарның үз көче белән күтәрелгән артист булуын әйтте. «Безне иҗат һәм бер үк юнәлештәге җырлар язу бәйли иде. Аның белән әле шушы көннәрдә генә трек яздырдык. Планнарыбызда әле бик күп җырлар яздыру иде. Әзер проектларыбыз да калды. Ләкин без аларны Динар истәлегенә дөньяга чыгарырбыз, туганнары каршы килмәс, дип уйлыйм», – диде ул.
Романга да дустының үлеме сәбәбе билгеле түгел.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/uleme-sababen-policiya-tiksera-yas-yrcy-dinar-raxmatullin-vafat-5858804
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев