Улының кабер туфрагына башын куеп, ир бик озак елады
90нчы елларда Татарстанда, милли күтәрелеш чорын кичергәндә, Урта Азия якларыннан яшь татар гаиләсе күчеп кайтты – Камилә белән Ренат. Алты яшьлек Гомәр исемле ир баласы һәм өч яшьлек Халидә исемле кызлары бар. Хатыны Камилә авырлы.
Торган җирләреннән абыйсы аларга фатир сатып алырга акча да биреп җибәргән иде, шуңа ике бүлмәле гади генә фатир сатып алдылар.
Ренат Татарстанга күчеп килгәнчегә кадәр дә трай тибеп эшсез йөрде. Монда килгәч тә эшкә керергә ашыкмады. Кесәдәге азрак запас хисабына яшәделәр. Кайвакыт вак-төяк “шабашка”ларда йөрде, чөнки балалар да бар бит, үзләренең дә ашыйсылары килә...
Ренатның тәртибе дә үрнәк түгел, бала-чага кебек шаяра, кешеләрне хөрмәт итә белми. Колхоз базарында, гадәттә, сукбайлар күп була, хәер сорашучылар, гарипләр дә җитәрлек. Соранып торучы сукыр бабайны төртеп ега, көч-хәл белән торып килгәндә аңа аяк чала, бабай тагын егылып китә, аның янына җыелган бала-чагалар шаркылдап көлә, Ренатка да кызык. Сукыр картны мыскыл иткән өчен, узып баручылар аңа ләгънәт укып китәләр. Аның белән күршеләре дә сөйләшмәскә тырышалар.
Беркөнне Ренат кызмача булып соңрак кайтты. Камилә аңа:
– Син кайда йөрисең? – диде.
– Марста булган идем әле, андагы акыл ияләре белән сөйләштем, диде ире.
Камилә Ренатка:
– Син әллә кайда йөрисең, ә мин авырыйм бит. Бала тудыру вакыты да җитә, мине хастаханәгә илтеп куй, - диде ялварып.
Ренат такси алып хатынын хастаханәгә алып китте, Камиләне бала тудыру бүлмәсенә салдылар. Ул азрак көтеп утырды да, аннары өенә кайтып китте. Бала туса шылтыратыр өчен, үзенең телефонын хастаханә табибларына калдырды.
Икенче көнне телефоннан шылтыраттылар. Ренат киенеп хастаханәгә чыгып китте, ә анда кертмәделәр, андагы табибны чакырып чыгарып сөйләшергә куштылар.
– Хатыным белән баламны бирегез, мин аларны өйгә алып кайтып китәм, - диде Ренат.
Бераздан хатын-кыз табибә чыкты һәм аңа:
– Ир балагыз туды, котлыйм сезне, барысы да әйбәт булса, берәр атнадан чыгарырбыз. Балагызның кимчелеге бар: ул дөм сукыр. Күзләренең ярысы да юк, гомумән, тире белән капланган...
Ренат куллары белән башын кысты, күз алдына базарда үзе типкәләп йөргән сукыр бабай да, ләгънәт укыган кешеләр дә килеп басты... Аларның каргышы миңа төште, дип дымланган күзләрен сөртеп куйды... Аллаһның җәзасыдыр, дигән уй аның башына да килмәде, чөнки Ренат дин тотмый иде.
Табиб аша ул хатынына әйтергә кушты, башка хастаханә юлына аяк та басмаячак, мондый бала аңа кирәкми, аны хастаханәдә калдырсын, – диде.
Хатыны Камилә Аллаһ биргән баланы яратты, аны иркәләп бисмилла әйтеп имезде. Баласына исем дә уйлап куйды – Сәлим! Барлык адәм балаларына Аллаһы Тәгаләнең сәламен җиткерүче бала булсын. Камилә сабые кимчелекле булса да аннан баш тартмады, чөнки ул – Аллаһ бүләге!
Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр дә күп бит, Камилә белән бергә хастаханәдә яткан хатынның ире аны өенә машинасы белән алып кайтты. Исән-сау хастаханәдән чыкканнан соң, мәчеткә Сәлимне күтәреп барып, имамнан исем куштырды, чөнки исемне өйдә куштырырга иренең риза булмаячагын белеп тора, имамны да өйгә кертмәячәк. Мәчеттә имамга сәдака биреп, нарасыйның исәнлегенә, аның иманлы бала булып үсүе өчен дога кылдырды.
Ренат Сәлимне үз баласы итеп санамады, аның өчен ул юк иде. Әти кеше “кайгысыннан” бер атналап эчте, аннан көчкә айнып “шабашка”га китте. Өйдә бүлмәнең берсендә Камилә белән балалары Гомәр, Халидә һәм Сәлим яшиләр, икенче бүлмәдә Ренат үзе генә.
Гомәр белән Халидә мәктәптә укыйлар, алар белән Камилә үзе генә шөгыльләнә. Балалары ислам динен тоталар, әниләре белән даими намаз укыйлар иде. Әнисе Сәлимне дә бу эшкә “җикте”: аны ашатканда, имезгәндә янында Корьән сүрәләре укый, аннары улыннан кабатлата иде. Кечкенә Сәлим шактый гына кыска сүрәләрне яттан өйрәнде, моңа әтисеннән башка өйдәгеләрнең барысы да шатлана иде.
Берничә елдан, Ренат бер-ике атнага “шабашка”га киткән арада Сәлимне сөннәткә утырттылар, өйдәгеләр өчен зур бәйрәм булды, чөнки аларга ул көнне дога кылырга чын имам да килде бит!
Көннәр үтә торды, Сәлим үсә, әнисе аңа инде “Рахман” сүрәсен өйрәтте. Һәр җомгада абыйсы Гомәр Сәлимне күтәреп Җомга намазына алып бара, шуның өчен мәктәптән аны иртәрәк җибәрәләр иде (әнисе сөйләшкән буенча). Балалар әтисенең бүлмәсенә кермиләр, куркалар, чөнки ул тондырып та җибәрергә мөмкин. Олы улы Гомәр генә керә ала иде.
Бервакыт җомга көнне ни хикмәттер, өйдә Ренат белән Сәлим генә калды. Малай сизә, җомга вакыты җитә, ә Сәлимне мәчеткә алып баручы абыйсы Гомәр һаман кайтмый да кайтмый.
Сәлим елый башлады, әтисе күрше бүлмәдән кычкыргач, шыңшып туктап куя. Бераздан тагын елый башлый. Ренат түзмәде, ишекне ачып елавының сәбәбен сорады. Малай туктамагач, үзе алып барырга риза булды.
Киендереп урамга алып чыккач, мәчетнең кайсы якта икәнен белми булып чыкты. Үзләреннән 300 метрлар гына икән. Картлар барган юлдан мәчет ишегенә дә барып төртелделәр.
Аяк киемнәрен дә салырга кирәк икән. Ренат аяк киемен салып урнаштырганчы, бер карт “безнең яшь хәзрәтебез дә килеп бара”, дип Сәлимне күтәреп алып мәчет эченә кереп китте. Сәлимне теге карт беренче рәткә алып барып утыртты, малайның даими урыны шунда, аның мәчеттәгеләрнең барысы да белә иде. Ренат үзенә утырырга урын эзләде, ә монда барысы да аякларын бөкләп келәмгә утыралар икән! Аның аяклары алай бөкләнеп утырырга күнекмәгән шул. Бөкләнә алмыйча Ренат намаз башланганчы ук арып бетте. Гомәр дә мәчеткә килеп җитте. Ул җайлап кына келәмгә бөкләнеп барып утырды.
Матур тавыш белән мәзин азан әйтте. Тирә-яктан нур бөркелеп торган кебек. Намаз башланды, барысы да иелә-бөгелә гыйбадәт кылалар, Ренат та аларга карап, йә бөгелә, йә торып баса. Бераздан түзмәде, келәмнән торып китеп, арткарак барып басты, чөнки аягы бик авырта башлаган иде.
Намаз тәмамланды, мәчеттәгеләр кулларын күтәреп дога кыла башладылар. Килгән кешеләр акрын гына ишек ягына юнәлә башлады, күбесенчә яшьләр, эшкә ашыга.
Сәлим үз урынында һаман утырып тора. Менә бер бабай Сәлимне күтәреп алды да, мәчетнең уртасына, келәмгә алып барып утыртты. Малайның каршысына Корьән китабы куя торган җайланмага Корьән китабын китереп куйдылар. Сәлим аларга әнисе өйрәткән “Рахман” сүрәсен ачып куярга кушты. Картлар Сәлим тирәсенә түгәрәкләнеп утырдылар. Малай нечкә чиста көмеш тавышы белән ашыкмыйча гына укый башлады. Мәчет эчендә тынлык урнашты.
Бабайлар тын гына сулыш алып кымшанырга да кыймыйча утыралар, һәрберсенең күзләреннән яшь ага. Ренат мондый күренешкә тап булырмын дип уйламаган иде, ирексездән аның күзеннән яшь бөртекләре атылып чыкты, алар бертуктамый ага да ага иделәр. Ренатның эчендә учак яна, үз-үзен гаепли, шушындый баланы шактый суккалый, типкәли иде. Бөтен мәчеттәгеләр аның Сәлимен белә, ә ул янәшәсендә яшәп тә аның шундый укымышлы бала булып үскәнен күрмәде һәм күрергә дә теләмәде, хәтта аны үз баласы итеп тә танымый иде...
Сәлим укуын тәмамлады, картларның берсе озак итеп дога кылды. Картлар акрын гына торып Сәлим янына киләләр, аның чәченнән сыйныйлар, аңа сәдака бирәләр иде.
Ниһаять, бабайлар китеп бетте, Сәлим абыйсы Гомәр белән генә калды. Малай сәдакаларны мәчеттәге сәдака әрҗәсенә салырга абыйсыннан үтенде. Әтисе түзмәде, басып торган җиреннән йөгереп диярлек килеп, Сәлим янына келәмгә йөзтүбән капланды да ярсып-ярсып үкси башлады. Ул тәүбәнең ни икәнен белми, әмма аның бу хәлен кылган хаталарыннан тәүбә итү дип аңларга була иде.
Ренат шул килеш шактый вакыт ятты. Мәчеттәгеләр аның “яшь хәзрәт”нең әтисе икәнен дә белмиләр иде. Ниндидер бер чит адәм баласы тәүбә кыла дип уйладылар. Ренатның күз алдыннан Сәлимне рәнҗетүләре кино тасмасындагы шикелле уза торды: төртеп егулар дисеңме, сугып җибәрүләр дисеңме, санап бетергесез... Аның үз баласы Сәлимнең башыннан бер тапкыр да сыйпаганы юк, ә монда чит-ят кешеләр аны күтәреп йөртәләр...
Сәлим елау тавышын ишеткәч, әтисенә таба шуышып килде дә, кечкенә бармаклары белән аның күз яшьләрен сөртә башлады. Сәлим әтисенә:
– Безнең хәзрәт вәгазь вакытында тәүбә кылу турында сөйләде, әгәр адәм баласы чын күңелдән тәүбә кылса, аның гөнаһларын Аллаһ кичерә, – дип Ренатка хәзрәтнең нәсыйхәтен кабатлады.
Озак ятты Ренат, әмма торып киткәндә ул инде башка кеше кебек булды. Ул үзенең эченнән зур авыр ташның төшкәнең сизде, үзендә ниндидер рәхәтлек һәм җиңеллек тойды.
Өс киемнәрен киеп, аяк киемнәрен эләктереп чыгып киттеләр. Мәчеткә килгәндә Сәлимне кулыннан өстерәп диярлек алып килсә, өйләренә кайтканда Ренат Сәлимне җилкәсенә атландырып алып кайтты.
Шул көннән башлап, Ренатның тәртибе уңай якка үзгәрә башлады. “Яшь хәзрәт”не кыерсытмый инде. Һәр атнада җомга намазына хәзер инде өчәү баралар: Ренат, уллары Гомәр һәм Сәлим. Ренат ярыйсы гына эшкә урнашты, акчаны да уртача ала. Гаиләне ашатырга, киендерергә, төрле чыгымнарга да түләргә кирәк бит. Яңа эшнең шул ягы бар: еш кына командировкаларда йөрергә туры килә.
Сәлимнең мәчеттәге абруе Ренатны бик нык үзгәртте. Эштән кайтып ашагач, ул инде Сәлим белән шөгыльләнә, аңа уңайлыклар булдырырга тырыша.
Беркөнне язын Ренат чираттагы командировкага китеп барды (ул вакытта кесә телефоннары да юк иде әле). Һава юеш, җиләс. Өйдә Сәлим тәрәзә янында утыра, ә кайсыдыр форточканы ачык калдырган. Кичтән үк Сәлим йөткерә башлады, температурасы күтәрелде. Иртән әнисе Камилә аны табибка күрсәтергә алып китте. Тикшереп карасалар – үпкәсе ялкынсынган. Сәлимне хастаханәгә салдылар, әмма аның хәле яхшырмады, ун көннән соң, нык иманлы “яшь хәзрәт” якты дөнья белән хушлашты. Ренат әле өч көннән соң гына кайтырга тиеш иде.
Сәлимне соңгы юлга озатырга килүчеләр гаять күп иде. Ул йөри торган мәхәллә мәчетеннән барысы да (яшьрәкләр эшләреннән сорап китеп) Сәлим белән хушлашырга килде. Аны ул яши торган йорттан зиратка кадәр (өч чакрым чамасы) алышынып җилкәләренә күтәреп бардылар. Тиешле чыгымнарны мәчет үз өстенә алды.
Зиратта имамнар озак итеп Корьән укыдылар, дога кылдылар, садака өләштеләр. Озатырга килүчеләр кайгылы төстә акрын гына зират капкасына таба юнәлделәр. Капка төбендә чүгәләп яңадан дога кылдылар, бу аларның Сәлим белән хушлашуы булгандыр. Зиратта кечкенә генә бер калкулык артты...
Ренат Казан вокзалында поезддан ашыгып төште һәм өенә юнәлде. Ул кечкенә Сәлимне бик тә сагынды. Аны күрәсе килә иде. Аларның ишегалларыннан беренче булып Сәлим йөгереп килеп әтисен кочаклар кебек тоелды аңа. Ул Сәлимнең алай йөгерә алмасын белә, әмма хыялында булса да күз алдына китереп карый иде.
Өйдәгеләр аның кайтасын беләләр, ишектән олы улы Гомәр йөгереп чыкты һәм Ренатның кулындагы сумкаларын күтәреп өйләренә кереп китте.
Өйдә сәер тынлык. Нигәдер Сәлим күренми... Ул Гомәрдән бу хакта сорады. Олы улы әтисенә:
– Сәлим Аллаһ янына китте, – дип әйтте.
Ренатны яшен суккандай булды. Ул хатыны Камилә белән тиз генә күреште дә, үзенең бүлмәсенә ашыкты. Өй хуҗасы үзенең караватында йөзтүбән килеш ятып озак елады. Аның өчен якты дөнья кинәт караңгыланып киткәндәй булды...
Кичкә таба ул торып юынды, ашарга утырдылар. Шунда хәлләрнең ничек булганлыгы турында Камилә сөйләп бирде.
Ренат иртә торды, бүген якшәмбе бит, күп кешеләр ял итә. Иртәнге аштан соң Ренат улы Гомәр белән зиратка, Сәлим белән “күрешергә” җыендылар. Әйбәтләп тәһарәтләр алып, бисмилла әйтеп чыгып киттеләр. Салкынчарак булса да, көн кояшлы иде.
Үлән үсеп өлгермәгән кабер туфрагы әллә каян күренеп тора...
Улы Сәлимнең кабер туфрагына башын куеп, Ренат бик озак елады. Сәлим әйткән сүзләрне исенә төшерде: “Аллаһ шәфкатьле, мәрхәмәтле ул, ихлас күңелдән тәүбә итсәң – гөнаһларны кичерә”. Аллаһтан үзенең кылган гөнаһларын гафу итүне сорады. Хәлләре нинди генә авыр булса да, Ренатның өмет күгендә якты йолдыз балкый – ул аның өмет йолдызы. Аңа Аллаһ аны гафу итәр, Ренатның гөнаһсыз баласы Сәлим үзенең кечкенә куллары белән әтисенең зур кулыннан җитәкләп Фирдәвес Җәннәтләренә алып керер кебек тоела...
Нияз Бишбалта
http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ulyny-kaber-tufragyna-bashyn-kuep-ir-bik-ozak-elady
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев