erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ун ел көтәргәме, әллә аерылышыргамы?

Мин бик зур ярату белән кияүгә чыктым. Ирем белән 15 яшьтән бер-беребезне беләбез. Әти-әниләребез дә үзара дуслар, һәрвакыт кунакка йөрештек. Кияүгә чыгарга да алар ашыктырды, ә болай гаилә кору уйда да юк иде. Өлкәннәр кушкач, тыңламыйча булмый...

 

Өйләнешеп 2 ел узды, ә безнең уртак эшләнгән бер генә нәтиҗәле эшебез дә юк. Фатирыбыз үзебезнеке түгел, бала да юк. Ни өченме? Чөнки карашларыбыз, фикерләребез туры килми, гомумән, без төрлечә уйлыйбыз. Миңа фатир, балалар кирәк. Ә ул күңел ачу ягын карый. Миңа әйтми-нитми генә кредитка машина алган. Башка сыймаслык кыйбат бәягә! Янәсе Казан урамнары буйлап текә машинада җилдерергә тели! 

“Кайчан бәби алып кайтабыз?” - дигән соравыма: “Ун елдан соң”, - дип җавап бирде. Нинди ун ел? Бер яктан, мин аны үлеп яратам, аннан башка яши алмыйм. Ләкин икенче яктан, аның белән гомерем әрәмгә уза кебек. Минем дә бит әни буласым килә. Нишләргә? Ун ел көтәргәме, әллә аерылышыргамы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динә, Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре