«Үпкәләп йөрим әле. «Син бит 15 яшеңнән эшкә кергәнсең» дип, пенсиямне арттырмадылар...»
Җенлекамал ул! Эш пәрие! Авылдашлары яратып, үзенә еш кына әнә шулай, диләр. Инде җитмешен атлап үткәч тә хәрәкәтләренең җиңеллегенә, җитезлегенә гаҗәпләнәләр.
Үткенлеге, утлыгы, хәтта исеме белән дә Теләче районының Күкчә авылында ул бердәнбер – Зәмзәмия апа Гаязова! Гомере юлында хәсрәтләрне мулдан кичергән, ләкин түзә белгән, сабыр итеп яшәгән. Тагын бер сыйфаты бар – яшь аралаш көләргә өйрәнгән, елмаюдан бизмәгән.
Тормыш төбеннән...
Чын исеме әле Зәмзәм икән! Авыл халкының “ия”сен өстәвенә күптән ияләшкән.
- Кеше кебек онытылып йоклый да белмим бит, сеңлем. Яктыра башлауга ярты авылны әйләнәм. Ахирәтләрем торып, кагынырга да җитешмиләр, ишектә – мин! Электән канга сеңгән, төн күзенә көн кундымы, эшкә керешәсе дип беләм. Капкамны атлап чыкканчы, сукмаклардагы карны өрепләр көрәп куям, әле. Хәзер мичкә утын ягасы, су ташыйсы юк. Терлекләр мөгерәми. Эш кимеде. Тормышның кызыгы сүнде димим, ялгызлыгы кыен. Өйдә генә ябылып утырсам хәсрәт баса, кеше арасына чыксам, бөтен борчу онытылып тора, - ди ул.
Эшләп үскән, төптән нык буын вәкиле ул.
- Әти сугыштан яраланып кайтты. Баш капкачы юк иде, тире элпәсе генә, йөрәк тибеше белән бергә ул селкенә. Саулыгын сугыш урлаган ир озак яши алмый, сеңлем. Әти иртә китте. Дүрт бала әни итәгенә тезелеп калдык, - ди Зәмзәмия апа. - Рәхмәтсез дим мин тормышны. Үпкәләп йөрим әле... 16 яшеннән эшли башлаган кешеләрнең пенсияләрен арттыралар дигән сүз чыкты бит. Мин дә кәгазь артыннан кузгалдым. “Зәмзәмия апа, син бит 15 яшеңнән эшкә кергәнсең, канунда 16 яшеннән, диелгән”, - диделәр миңа. Ничә көн еладым шул сүзгә. Беләк ныгымаган килеш фермага барып кердем, кул белән сыер саудым. Без бит бүгенгеләр кебек әзердән түгел, тормышның төбеннән күтәрелдек, юклыктан күзне ачтык.
Әтиледән әтисез...
“Без – әтисез”, - димиләр, апа белән сеңел, йөрәксенеп йорт салырга керешәләр. Көндез сыер савалар, кичен мәктәпкә йөгерәләр. Кеше рәтеннән аларның да укыйсылары килә!
- Өйне җиткергәч, кияүгә киттем. Кая ул салган өйләрнең рәхәтен күрү! Барып кергән йортымда да тормыш аксаган иде. Кайната булырга тиешле кеше әнкәйне дүртенче баласына йөкле чагында ташлап киткән. Ирем Альберт – төпчеге, әнисе карынында сигез айлык булып калган бала. Әтиледән әтисез үскән. Әнкәйнең күргәннәре!.. Икенче хатынга ияреп Комсомольск-на Амуре шәһәренә чыгып киткән ир, Альбертка 25 яшь тулгач, кайтып керде. Бездә биш ай яшәде, көн дә кунак иттек.
- Менә шулай, берни булмаган кебекме?..
- Альбертның ишек тә ачасы килмәде. Әнкәй бит... “Балалар! Ул сезнең әтиегез!” - дип, бер генә җөмлә әйтте. Әнкәй сүзен гомергә атлап чыкмадык, ул юлы да тыңладык. Альберт әтисенә бик рәнҗүле иде. Әтисе уйлап та бирмәде, өстәлдә көн дә кунак сые – “зәм-зәм” суы. Эчеп алдымы Гарифә, Гафур, диде, икенче хатыны белән улын сөйләде. Әнкәй кулында калган балаларының ничек үскәнлеген дә белмәде. Альберт сабырлыгы җиткәнчә түзде дә, юлына билет алып, Казаннан поездга утыртып җибәрде. Шуннан соң ул бүтән кайтып күренмәде. Хәбәрен дә белмибез. Нишләп беткәндер. Үзе дә хат язмады, кикәндә адресын да әйтмәде.
- Гафу үтендеме?
- Юк инде... Кызлары күрше авылда гына яшәсәләр дә әтиләренә кул бирмәделәр, кертмәделәр дә, төшеп тә күрешмәделәр. Әнкәй дә сабыр иде, рәнҗешләрен сиздермәде, урамга чыгарып та сипмәде, - ди Зәмзәмия апа.
Онык хәсрәте
- Соңгы 12 елымны мәктәптә идән юдым мин. Аңа кадәр фермадан кайтып кермәдем. Кыш буе аяктан резин итек төшмәде, бар хезмәт кулдан иде, түзелгән. Альберт абыегыз машина йөртте. Биш бала үстердек. Тормышыбыз җитеш иде, әйбәт яшәдек. Байлыкның чиге юк бит, без эшләп тапканны җиткерә белдек. Ярый әле артык малга кызыкмаганбыз, дим үзебезне. Кала ич ул!.. Бар байлыгыбыз – балаларым! Бала байлыгы ишәя, оныклар, оныкчыклар арта! Роберт улым гаиләсе белән Казанда яши. Алсу кызым Питрәч районының Кибәк Иле авылында мәктәптә эшли. Директор да, завуч та. Менә ул балам хәсрәтле. Тормышларының бер җире китек. Өч балаларының берсе – Айваз оныгым гүр иясе. Казаннан өенә кайтып җитәргә ике чакрым ара калгач, өсләренә машина килеп менгән... 5 ай элек кенә хәрби хезмәттән кайткан иде. Ике метрлы егет! Йөртүченең муены өзелеп, шунда ук җан биргән, Айваз 15 минутлап тилмергән. “Алыгыз инде тизрәк, аягым авырта бит”, - дип кычкырыплар яткан. Болгарка алып килгәнче, өсләренә менгән машинаны алганчы, вакыт үтә бит. Шул арада җан да биргән.
- Гаепле кеше җәзасын алдымы?
- Дүрт мәртәбә суд булды, сеңлем, гел безнекеләрне гаепләделәр. Каршы якның туганнары зур урында икән, йолып калдылар. Ул да бит шул ук авыл егете. Авылдашлары аны ныклап кисәткәннәр. “Бүтән күзебезгә дә күренмә!” дигәннәр. Шул көннән соң аның авылга аяк басканы юк, диләр. Авыл халкы да аңа хәзергәчә бик ачулы.
- Дүрт тәгәрмәч өстендә өзелгән гомерләрнең күплеге...
- Башта Айваз артка утырган. Алдагы егетнең телефонда акчасы беткән икән, машинаны туктатып, акча салырга кереп киткән. Шул арада Айваз: “Миңа монда кыен, сыймыйм”, - дип арттан алга күчеп утырган. Менә бит ул күрәчәгенә каршы... Артта утырып кайтучыларның кайсысының башы ярылган иде, кайсысының аягы сынган. Андый гына яра төзәлә ул, өзелгән гомерләрне ялгап булмый. Тугызынчы ел китте. Үлгән җиренә кечкенә генә чардуган ясап куйдылар. Әйтеп тордым. “Олы юл буе, үткән саен йөрәгегез киселер”, - дидем. Тыңламадылар. Хәзер әнә, күзне йомып үтәләр, кыен, диләр, - ди Зәмзәмия апа.
Гөлназ кызы белән Радик улының да тормышлары матур. Төпчеге Азат өчен дә күңеле тыныч.
- Азат киленем Алсу белән башта минем янда, төп нигездә яшәделәр. Теләчедә йорт җиткерергә теләүләрен белгәч, әйткәч, каршы килмәдем. Киңәшеп эшләүләренә рәхмәт! “Хәлегездән килгәндә йортын да салыгыз! Миннән фатыйха! Хәзер яшьләр олылар белән яшәмиләр”, - дидем. Йортлары өлгергәч: “Әни, бергә күченик инде, әйдә безнең белән”, – дип, кабат сүз кузгаттылар. Алсу ялынып, ялварыплар әйтте. Казандагы Роберт улым күршегә генә йорт җиткерде. Ишетеп алды да: “Әни, китмә генә, йортны бикләмә. Карыңны да үзем кайтып көрим, эшеңне дә эшлим, өйнең утын сүндермә генә! Җибәрмим!”, - диде. Ике бала, икесе ике якка тарта... Көчем барында нигезне ятим итмим, дидем. Азатлар күченгәч, миңа бик күңелсез калды анысы. Баштагы мәлләрдә урамнан кермәдем дә. Мәет озатып чыгарганмени. Хәзер ияләштем инде. Азатлардан кайтып кергәнем дә юк анысы. Балаларны түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Сызгыруга барып җитәм! Мәш килеп яшибез, Аллаһка шөкер. Үзләре дә кайталар. Азатларның балалары өчәү, соңгылары – игезәкләр. Кайчагында чыбык тотып утырам, шаяралар, сукмак тапсалар түшәмнән йөрерләр иде. Бөтенесе дә кайтып кергәндә 31 җанга җыелабыз өйдә, сабантуе кебек.
“Ачка тилмереп...”
Иңгә-иң куеп, 29 ел яшәгәч, гаилә башлыгы яман шеш белән авырып китә.
- Тамагында иде... Ачка тилмереп үлде, дип, әй кызганам үзен. Башта тамак авырта дип зарланды. Ангина дип уйладык. Мин хастаханәгә барырга кыстыйм, тыңламый. Ахыр чиктә җиңдем. Хастаханәгә салгач, кайнар уколлар кадаганнар, тамагын җылытканнар. Авыруы азынып, бөтен гәүдәсенә таралган. Ахырдан Роберт улым әтисен Мәскәүгә алып китте. Телен генә тартып караганнар. “Бөтен җиренә таралган, абыйны тилмертеп, операция ясаудан файда юк”, - дигәннәр. Борылып кайтттылар. Химияләрне күтәрә алмады, өченчесендә, күз яше белән елагач, үзебез туктаттык. Өйдә генә ятып торырга калгач, Альберт бик авырайды. Сөйләшә алмый башлады. Тамагыннан ризык үтмәде. Авыру кеше алдында кашык тотулары да бик уңайсыз бит. Качып кына капкалавыбызны сизсә, карават башына сугып куя иде. Мине чакыруы. Колагымны иреннәренә үк куеп тыңлыйм: “Качырып ашамагыз... Минем янда утырыгыз, алай күңеллерәк”, - дия иде. Пыр тузынып, залга ашау ташый идек. Сау чакта ашау кадерен аңлап җиткермисең икән. Альбертка бик кыен булгандыр дим. Караватына утырсам, миңа төртә дә: “Минем өчен дә ике-өч кашык өстәмә кап” ди. Ашыйсы килеп ятканга әйткән бит инде ул сүзләрен. Мин ярар дим, үземнең йөрәгем елый, ашауның тәме каламы андый хәлдә?
- Үзе сыек ризык та йота алмадымы?
- Чи йомырканы болгатып бирә идем, чеметеп кенә тоз салып, шуны эчте менә. Ике апасы гел янында иделәр, алар тотынса: “Юк, Зәмзәмия болгатсын, сез тозлырак итәсез” - дия иде мәрхүм. Соңгы сулышына тиклем, тормышны кайгыртты. Өзеләсе көнне дә балаларны урманга, кискән утыннарын алып кайтырга менгезеп җибәрде. Саусыз ир дип тә әйтмәссең. Азат улым әтисеннән 7 яшендә калды. Һәммәсен дә укыттым, туйлар ясап, башлы-күзле иттем, болар бит бер җилкәгә төшкән авырлык.
- Альберт абыйны юксындыгызмы?
- Әле дә сагынам. Әйберләре дә гаражда үзе куйганча, балаларга да: “Әтиегез кебек үк итеп элеп куегыз!” - дип кенә торам.
Яратып һәм сагынып яшәү менә шундый буладыр ул. Иманым камил, Зәмзәмия апа, тугърылыгыннан бизмәс, тәнендә җаны барында ире нигезенә дә йозак элмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев