Усал да, юаш та түгел, әмма махы бирмәдем...
Ташкич авылыннан Рәисә апа Шиһабиева эш белән яшәгән кеше. Кая кушсалар – шунда эшләгән. Берәүгә дә зыяны тимәгән. Үзе шулай ди
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин, “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Зөлфия Зыятдинова тыл ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән котлавын тапшырып, күчтәнәчләр өләштеләр.
Кайбер ветераннарның өйләрендә без дә булдык, сөйләшеп утырдык, фотоларга төштек.
Иң беренче Ташкич авылында Рәисә апа Шиһабиева белән күрештек. Матур итеп елмаеп, баскыч төбенә чыгып каршы алды ул безне. Өлкән буын шундый бит ул: аның йөзендә елмаю булыр, ә күзләрендә – моң, сагыш – күпне күргәнне дәлилләүче чаткылар... Сугыш алды елы балаларына, яшүсмерләренә тормышның михнәте күп эләкте, дип сөйлиләр. Рәисә апа 1931 елның сентябрендә туган. Сугыш башланганда 10 яшьлек бала булган. Тумышы белән Ташкич авылыннан. Әтисе Хуҗиәхмәт, әнисе Нәсимә. Гади колхозчылар. “Әйбәт кешеләр иде, – дип искә ала ул аларны. – Биш бала үстек. Мин уртанчысы. Ике малай, өч кыз. Хәзер мин генә исән-сау. Шул уртанчы булганга калганмындыр инде... Безнең әти-әни йортында хәзер улым Ринат гаиләсе белән яши. Йорт салып чыктылар”. “Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?”. “Ай, үзем дә белмим инде. Мин кияүгә чыкмыйм, дидем”. “Нишләп?”. “Малайларны сөйми идем... Нишләп андый булганмындыр?”. “Ә ничек кияүгә чыктыгыз?”. “Насыйбы булгандыр инде...”. “Хәтерлисезме сугыш елларын?”. “Ничек кенә әле! Хәтерләмәгән кая! 4 классны укыдым да, Сеҗе мәктәбенә төштем. Сугыш вакыты бит. Немец теле дәресе, Нина апа иде. Бер дә истән чыкмый ул. Яза торган кара да юк, ручка да, китап, дәфтәр дә юк. Каян аласың, бернәрсә юк иде инде ул вакытта, булса да, алырга акчасы юк. И-и, мин әйтәм, монда утырганчы, кайтыйм да, колхозда эшләрмен дим. Өйгә кайтып кердем. Ак та юк, күк тә юк, ник кайттың дип сораучы да юк. Икенче көнне, укудан кайтканны каян белгәндер бригадир, колхога эшкә дәште. Зират артында Гыйбадулла абзый чәчү чәчә. Шунда маяк утыртырга дәштеләр. Шуннан фермада бозау карадым. Аннан сыер саварга әйттеләр. 13 яшь иде, олы апайлар белән урман кистем. Урман кисәргә барганда да-кайтканда да алга җибәрәләр. Бу арттан барса, егылып калыр, диләр икән. Сыер сава идем тракторга утырттылар. Башта ярдәмче булдым. “Тракторны йөртергә авыр булмадымы?”. “Мөрәле кешесе Муллагали “Нати” тракторы алып кайтты. Муллагали басуда Чүрилегә кадәр чикне билгеләп куйган, бар, тракторга утыр, ди. Утырмыйм да, нитмим дә дим. Күрсәт мин әйтәм, рулен, ничек трактор йөртәсен – күрсәт! Ничек бер белмәгәнгә тракторга утырыйм ди мин?! Ярты сәгатьләп азапланганбыздыр. И-и, ярар алайса, кузгалам, Чөмә-Елгага барып җиткәндә я елгага тәгәрәрмен, я... Шулай эшләп кителде инде. Муллагали арып-талып фермага кереп йоклаган... Иртә белән смена алышырга уяттым инде... Сугыш беткәч, хәзер хатын-кызлар тракторда эшләми дип, фермага сыер саварга куйдылар. Пенсиягә чыкканчы сыер саудым. И-и-и... Атлар да карадым әле. Илаһи-Кәриим, атлар гынамы, кып-кызыл лишайлы бозауларны карарга куштылар, берсе бер аякка баса алмый. Кәнүшнинең бер бүлмәсендә 10 бозау – җыенысы тәгәрәшеп яталар. Үзебезнең кодача Әлфинур белән идек. Ат караганда өстәмә итеп шул бозауларны да тәрбияләргә бирделәр. Минем булачак ирем Рифат та атлар карый. Шунда миңа кызыккандыр инде... Бозауларның берсе бер үлмәде. Ул вакытта Мәлик абый да ат карый. Ул җаваплырак кеше иде. Аның өйгә кайтып киткәнен карап торабыз, бикле склад бүлмәсенең тәрәзәсеннән төшеп, беребез карап тора, икенчебез берәр чиләк он алып чыга. Шуны бозауларга ашатабыз. Тәрбия кергәч, бозаулар аякка басты. Чишмә башындагы үләнне чаптылар да, печән эскерте итеп өйделәр, шуннан печән алып кайтып, бозауларга ашатабыз”. “Тормышыгызда үкенечкә калган нәрсәләр булмадымы?”. “Юк, эш белән яшәгән кеше мин. Кая кушсалар – шунда эшләдем. Берәүгә дә зыяным тимәде. Әрләшеп йөрмәдем. Үзем усал да, юаш та түгел, әмма махы бирмәдем. Үкенечкә калырлык берни эшләмәдем. Начар димәсләр – белмим”. “Күңелле вакытлар истән чыкмыйдыр...”. “Кызлар белән сыер сауган вакытлар инде ул...”. “Кызыккан һөнәрегез булдымы?” “Кызыкканнарны эшләп бетердем бит инде, эшләмәгән эш калмады”. “Авылдан китмәгәнегезгә үкенмисезме?”. “Шәһәрне яратмыйм. Бертуганнарым башлы-күзле булып беттеләр. Ялгыз әнине кая ташлап чыгып китәсең?!”.
Рәисә апа ире Рифат белән өч малай тәрбияләп үстерә. Рифкате Сеҗедә гаиләсе белән яши. Ринат гаиләсе белән Ташкичтә. Ришаты үзе белән яши. Өйләнмәгән. “Ирем әйбәт, юаш иде, – ди Рәисә апа. – Колхозда төрле эштә эшләде. Мәрхүм инде”.
...Матур котлаулардан соң, әнә шулай Рәисә апа белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Язмамны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлавы белән тәмамлыйм: “Бөек Җиңүгә 78 ел тулган истәлекле көннәрдә Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, уңышлар һәм бәрәкәтле гомер телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев