Үзләре яланаяк, ә авызлары ерык...
Бер очрашу бер гомер диләр, авылдашларым Сәүбән Шаһниев, Вәккас Һадиев белән очрашу аннан да артыграк булгандыр. Сәүбән абыйның Корайваннан Урта Курсага күченгәненә дә 63 ел икән инде
1962 ел җәендә, Сабантуй көнне, күршеләрендә чыккан янгын аларның өен дә көлгә әйләндергән иде. Әтисе Габделхак абый колхоз рәисе булган, мин белә башлаганда кибетче иде. Вәккас абыйның әтисе Мөхәммәтһади Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Алар икесе дә сугыш чоры балалары, Вәккас абый 1942, Сәүбән абый 1943 елда туган. Бергә уйнап үскән, бергә көтү көткән, басу сукалаган, башка эшләргә җигелгән балалар.
Вәккас абый мин мәктәптә укып йөргән елларда Курса-Почмакта укытучы булып эшләгәнен хәтерлим. Шуннан бирле очрашкан юк иде. Сәүбән абый: “Вәккас хәзерге вакытта Казиледә, аның альбомындагы фотода синең әтиең дә, абыең да бар, бер барып килсәк әйбәт булыр иде“, – дип шалтыратты.
Менә без Казиле авылында. Вәккас абый белән хатыны Нурзилә апа ачык йөз белән шатланып каршы алдылар.
Йорт-җирләре таза, бакчалары иркен, һәркайда тәртип. Өйләрендә дә рәхәтлек, җылылык бөркелеп тора. Өч авылдаш бергә очрашкач, үзегез чамалыйсыз инде, авыл, аның кешеләре турында хатирәләрне яңарттык. “Әти сугышка киткәндә 1943 елда мин әле тумаган да булганмын, – дип сөйләп китте Вәккас абый. – Әнием Минзифа 33 яшендә биш бала белән калган. Мин иң кечесе. Әни колхозга ипи дә пешерә, клубка да яга иде. Клубның идән астында колхозның симәнә бәрәңгесе, ул өшемәсен дип әни төннәрен дә мичне сүндерми иде“.
Вәккас абый 1963-1967 елларда Курса-Почмак мәктәбендә укыта. Шуннан Казан оргсинтез заводына эшкә урнаша һәм 37 ел шунда эшли. “СССРның атказанган химигы“ дигән мактаулы исемгә лаек була.
Истәлекләр, хатирәләр диңгезенә чумабыз. Альбомдагы фоторәсемнәрнең күбесе бүген инде кадерле ядкәрләр. Мине бер рәсем аеруча тәэсирләндерде. Анда минем әти, абый булган өчен генә түгел. Андагы малайларның барысы да диярлек – яланаяк, әмма авызлары ерык. Ә бит җылы вакыт түгел бу, өлкәнрәкләр телогрейка кигән. Аларның аякларында чабата. “Бу 1953 ел булырга тиеш, – дигән фикергә килделәр Вәккас абый белән Сәүбән абый. – Әлеге рәсемдәге бина – янгын депосы алды“.
– Чынлап та аякка кияргә юк идеме? Әтиең колхоз рәисе, кибетче булган кеше бит! – дим Сәүбән абыйга.
– Булмагандыр инде, ул вакытта бар кеше дә бертигез иде, – ди ул.
Нинди авырлыклар кичерсәләр дә, күңелләре күтәренке, рухлары нык иде авылдашларымның. Күршебез Сәфәр абый сугыш чорында вагонга шпаллар төягән, көнлек нормасын 500 процентка кадәр үтәгән. “Бер вагонны бер үзем төяп бетерә идем, – дип сөйли иде ул. – Ышанмыйча комиссия белән килеп карап торалар иде“.
Фәрт абый тегермәнчеләр династиясеннән иде. Безнең әти сугыш чорында авиация заводында самолетлар ясаган. Нәфыйкъ абый малай вакытта ук пилотка кигән булган. Хәрби хезмәтне ГДРда үтте ул, яхшы хезмәт иткәндер, командирлары срогы тулгач та кайтармадылар, озак еллар авиация частенда хезмәт итте.

Бу рәсемдә Мәдинә һәм Сөембикә апалар да бар. Мәдинә апа Сарай-Чокырчадан килен булып килеп, тиз арада авылда үз кешегә әйләнде, яшьтән тол калып биш бала үстерде. Сөембикә апа исән-сау, авылда хөрмәтле кеше булып яши.
Әхәт абый авылның беренче шоферы иде, халыкка игелекне күп күрсәтте.
Малайларга килсәк, сулда беренче булып авызын ерып торган Мәсхүт – Сәүбән абыйның абыйсы. Ул Казан ветеринария институтын, аннан соң аспирантура тәмамлый. Шул институтта эшләгәндә чакыру буенча Казахстанга китә һәм институтта кафедра мөдире булып эшли, фәннәр кандидаты, 29 яшендә гомере өзелә. Аның кырыенда кепкасын басып кигән малай – Камил. Өч бертуган малайлар –Данил, Камил, Мансур – ятим балалар. Әтиләре Әхмәтхан 1940 елда армиягә алына һәм сугышта һәлак була. 1943 елда әниләре Зөләйха да үлеп китә. Балаларны әтиләренең әнисе Рабига әби һәм сеңлесе Мәүлиха апалары үстерә. Камил абыйны без малай вакытта бөтен авыл армиягә озатканнары хәтердә нык сеңеп калган. Армиядән соң ул Казанда яши, таксида эшли. Данил абыйның бер улы Фәнис авылда фермер, авыл өчен бик күп игелекле эшләр башкара.
Бер фоторәсем дә менә күпме хатирәләр саклый. Хөрмәтле газета укучылар, сездә дә бардыр андый ядкәрләр. Әйдәгез, безгә дә җибәрегез аларны, бергәләп искә алыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев