Вадим Захаров: “Кайгыдан әле дә айнып булмый”
Кукмара районының Пчеловод авылы егете, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров гаять үзенчәлекле шәхес. Бер карашка, ул бик серле, тыйнак. Әмма шул ук вакытта ачык күңелле, юмор хисле кеше. Әңгәмәбез дә бер сулышта узды.
– Вадим, бу ел сиңа зур сынау алып килде, газиз әниең мәрхүм булды...
– Бу кагыйдан әле дә айнып булмый... Әнигә 57 яшь иде. Быелның 21 мартында китеп барды. Әни мин белгәннән бирле кан басымыннан интекте. Аннары яман чир белән авырый башлады. Кызганыч, берничек тә булыша алмадык. Хәле әйбәт сыман иде, гел тикшеренеп торды. Уйламаганда китереп бәрде, үзе дә аңламыйча калды. Бер хастаханәдән икенчесенә күчерделәр, операцияләр кичерде. Аннан бер ай бездә яшәде, табиблар өйгә дә килеп карады. Хатыным Ларисага рәхмәт, һәрвакыт таяныч булды. Сеңлем дә, әти дә гел янәшә булдылар. Без шатлыкта гына түгел, кайгыда да бердәм. Таныш табиблар булу әнинең гомерен аз гына булса да озайтырга ярдәм итте. Әмма икенче яктан, тилмереп ятуы да кызганыч күренеш иде...
– Чирләгәндә, үлем турында әйткәне булдымы?
– Үләм дә димәде, яшим дә димәде. Бер тапкыр гына: “И, улым, очарга иде һаваларга”, – диде. Шуннан соң ул темага бер сүз дә әйтмәде.
– Соңгы сулышын алганда янында идеңме?
– Юк, әмма мин авылда идем. Барыбыз да өйдә идек. Хәле авырайгач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Әни аңын җуеп алды. “Әни киткәндә, янында булмасам гына ярар иде”, – дип теләдем. Ничек үлгәнен күрәсем килмәде. Иң көчле укол кирәк дигәч, Кукмарага чыгып чаптым. Хастаханәгә бардым, рецепт язганнарын көттем. Аннан даруханәгә киттем, анда рецептын дөрес язмаганнар дип, кире бордылар. “Әни үлә бит”, – дисәм дә бирмәделәр. Хастаханәгә табиб бүлмәсенә керүгә, сеңлем шалтыратып әнинең киткәнен хәбәр итте.
Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vadim-zakharov-kagyydan-le-d-aynyp-bulmyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев