erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хата

Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара.

Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара. 
– Биергә чакырды ул мине... Ялындырып тормадым, шунда ук ризалаштым. Күтәрелеп күз салырга, озын буйлы, бөдрә чәчле чибәр егет икәнен күрергә өлгердем, билгеле. Күзләренең зәңгәр икәнен генә ул чакта ук аңлап бетермәдем... Бүтән берәр кыз булса, башы күккә тияр иде. Ә минем исем дә китмәде. Күренеп тора – шәһәр егете. Күрше отрядтагы шундый бер егетнең бәйләнүеннән, сагыз төсле ябышуыннан яңа котылган чак. Каланыкыларга никтер ышанычым юк иде шул минем. Гомумән, шәһәрне беркайчан яратмадым. Институтка укырга кергән елны еладым да, еладым... «Кире кайтыйм әле, сыер саварга да ризамын», – дип, әнигә көнаралаш хат яздым. Мәктәпне «бишле»гә генә тәмамлаган кеше югыйсә мин... «Балакаем, классташларыңның берсе дә авылда калмады бит», – ди әни җавап саен. Шундый матур авылыбыздан, гаиләдән, балачактан аерылуны бик авыр кичердем шул. Җитмәсә, башкалар кебек атна саен кайтып та йөреп булмый – районыбыз Казаннан бик еракта, Башкортстан чигендә үк... Гектар-гектар чөгендер эшкәртәләр иде безнең якта: авыл кешесенең үзәгенә үткән эш. Әти белән әни шуңа күрә: «Теләсә кая укырга кер, авылга кайта торган белгеч кенә булмасын», – диделәр. Казан химия-технология институтына барып кердем. Группада бердәнбер татар идем... Бу мохиткә эләгүне дә авыр кичердем. Тулай торакта яшәүне дә. Гомеремдә беренче тапкыр тараканны шунда күрдем. Бигрәк өй баласы булганмын инде... 
Төзелеш отряды белән бер районга эшкә баргач таныша ул Наил белән. Август ахыры, студентларның инде авылда соңгы көне була бу: иртәгә иртән биштәрләрен төйнәп юлга кузгалачаклар. Зур терлекчелек комплексы төзи алар – бетон идәннәр җәяләр. Моңарчы гомердә дә тотынып карамаган эш. Ашау – туяр-туймас, эш – авыр. Әмма яшьлек барыбер үзенекен итә – кич чыгасы, биисе дә килә! 
Гөлназ ялгышмый – Наил, чыннан да, шәһәр егете булып чыга. Казаннан күрше авылга – әнисенең туганнарына кунакка кайткан икән. Бию көе тәмамланганчы ул боларның барысын да кызга сөйләргә өлгерә. Алай гына да түгел – хәтта кызның авыл адресын алырга да өлгерә! Гөлназ аны шунда ук әйтә: әйдә, бәйләнеп тормасын – барыбер язмаячак бит. Мондый егетнең Казанда бер түгел, мең кызы бардыр... 
Төзелеш отрядында булган студентлар өчен каникул бер айга озыная – сентябрьне Гөлназ авылда уздыра. Әти-әнисенә булыша: бәрәңге, чөгендер алыша. Ә беркөнне әнисе: «Почта килде, кызым. Бу сиңа!» – дип, хат тотып керә. Аптырап кала Гөлназ: берәүдән дә хат көтми бит ул. Аның Наилдән икәнен белгәч, тагын бер кат гаҗәпләнә. Күр, адресны отып калган, онытмаган! Эш юктан эш булсын дип яздымы икән? «Казанга кайчан киләсез? Мин сезне кайдан эзләп табыйм?» – дип сорый егет ул хатында. Җавапсыз калмас өчен генә Гөлназ да хат язарга утыра. Казанда кайда яшәячәген дә яшерми. Шәһәр буйлап аны эзләп йөрүе бик шикле, килмәс – болай гына сорыйдыр.
– Мин ул елны фатирга чыктым. Тулай торакта башка тора алмый идем инде... Фатир хуҗасы – бер әби. Сөйкемле генә күренде ул миңа. «Бер бүлмәдә өч кыз торачаксыз, алар якындагы училищеда укый», – диде ул миңа. 1 октябрь көнне килдем Казанга. Бүлмәдәш кызлар белән таныштык, ошадылар – бик тиз уртак тел дә таптык шикелле... Атна ахыры иде. Бергә чәй эчеп утырганда ишектә кыңгырау шалтырады. Фатир хуҗасы барып ачты.
– Гөлназ, синең янга килгәннәр! – диде ул миңа.
Тавышы кай арада үзгәргән: кырыс, усал. Ә бусагада... Бусагада Наил басып тора! 
– Соңга калып кайтма! Миндә торган кызларны моңарчы егетләр эзләп килгәне юк иде әле! – дип калды артымнан хуҗа әби. Кып-кызыл булып оялып, башымны аска иеп кенә чыгып киттем.
Наил мине шул көнне үк өйләренә алып китте. Ә анда әзерләнеп көткәннәр! Галия апа соңрак бер сөйләшкәндә әйтте: «Гөлназны син һичшиксез ошатачаксың!» – дигән булган ул. Әнисенең фикере аңа бик мөһим булгандыр, күрәсең... Галия апа шундый яшь, чибәр иде. Мин аны башта Наилнең апасы дип белдем... Әтисе Хәмзә абый да шундый ачык, сөйкемле кеше. Сеңлесе Назирәне әйтмим дә! Без аның белән беренче көнне үк дуслаштык... 
Алар бер ай гына очрашып калырга өлгерәләр. Нибары дүрт-биш тапкыр. Наил заводта токарь, эше сменалы. Гөлназ да укудан бушамый. Өстәвенә, фатир хуҗасы бер сәбәпсез гел каршы төшеп тора. Казанны зур авыл диләр. Дөрес ул: Наил аның бер танышларының улы булып чыга. Шуны белгән көннән алып, моңарчы: «Егетең бик әйбәт күренә – кулыңнан ычкындырма», – дип кенә торган әби кинәт кирегә сөйли башлый. 
– Наилне ул ни өчен яратмады – аңламадым. Хәзергәчә аңламыйм... Аларга барып йөрүемне дә ошатмады. Һәр очрашкан саен Наил исә мине башта үзләренә алып китә иде. Анда мине көтәләр! Өйгә кайтып килгән кебек булам... Галия апаның соңрак моңсуланып: «Сезне аерыр өчен фатир хуҗаң да тырышты бугай... Шундый әйбәт, укыган кыз боларга булмасын, диде ахрысы», – дигәне булды... Октябрь башында укырга килдем, ә 10 ноябрьдә – Брежнев үлгән көнне Наилне инде армиягә алдылар. Барысы да бик тиз булды шул. Мин, мөгаен, үземнең хисләремне аңлап та бетерә алмаганмындыр. Үземнекен дә, аныкын да...
Бер үбешү түгел, кулга-кул тотынышырга да өлгерми калалар. Наилнең әниләре озату кичәсе оештыра. Шул кичтә икенче тапкыр икәү бергә бииләр. Егет, ярату тулы күзләре белән карап: «Бәлки, хушлашканда мине бер үбәрсең, Гөлназ?» – ди. Оятыннан җир тишегенә керердәй булган кыз, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Мин үбешә белмим...» – ди. Көчле куллары белән Наил аны үзенә табарак тарта – шуннан артыгына бармый. Биюне дәвам итәләр... 
– Көтәрсең бит мине? – ди ул. 
Гөлназ «әйе» дип ым кага.
«Син безгә гел килеп йөр, яме. Әниләр сине ярата», – ди ул хушлашканда. Наил аерылышуны бик авыр кичерә. «Бу армия мине синнән аеру өчен генә уйлап табылган», – ди ул киткәндә. Кызның да күген кара болыт каплый. Көне дә ямьсез, салкын, җитмәсә, илдә траур... 
Гөлназ аңа, истәлегем булсын дип, затлы авторучка һәм чигүле кулъяулык бүләк итә. 
– Наил Мәскәү янында хезмәт итә башлады. Хатлары гел килеп тора. «Сагынам», – дип яза. Әллә өченче, әллә дүртенче хаты иде. «Утырып еладым, син бүләк иткән ручканы «дед»лар сындырган, ә кулъяулыкны аяк 
астына салып таптаганнар. Йөрәгемне телгәләп аттылармыни...» – дигән. «Учебка» вакытында булган тагын кайбер хәлләрне язган. Әниләренә болар хакында сөйләми иде ул. Ә минем белән бүлешергә теләгән менә. Аңа да кыен булгандыр инде... Тик мин моны ул чакта аңламадым. Наил өчен нигәдер оят иде миңа: аны кызганыч хәлдә күрергә теләмәвем иде бугай. 
Егетенең әниләренә гел барып йөри Гөлназ. Анда аңа күңелле, үз өендәге кебек рәхәт. Галия апасы белән бергә өчпочмаклар пешерәләр. Тәмләп чәй эчәләр. Сөйләшеп утыралар – Наилне сагыналар... Фатир хуҗасыннан сорап, кайсы көнне аларда кунарга да калгалый. Әби монысын бик ошатып бетерми, билгеле... Ә Галия апасы белән Хәмзә абыйсы: «Күченеп кил, бездә тор. Һичьюгы, сессия вакытында бездә яшә. Әнә сиңа аерым бүлмә – тынычланып имтиханнарыңа әзерлән», – диләр. Галия апа аның өчен аерым халатка кадәр алып куя. Ак җирлеккә шәмәхә чәчәкләр төшкәнне. Икесенә пардан плащ ала. Икәү бергә каядыр барганда, танышлары очрап: «Кызыңмы әллә?» – дисәләр, «әйе» дип җавап бирә... «Мин бит сине шундый яратам, балам! Нәзек итеп токмач кисүләрең генә түгел, ничек итеп йоклауларыңа кадәр ошый миңа. Кереп, карап-карап торам», – ди ул. Ә беркөнне Хәмзә абый: «Гөлназ, әгәр Наилне көтмичә кияүгә чыксаң, барыбер урамда күрермен үзеңне. Ирең белән барганда: «Нигә улымны көтмәдең инде?» – диярмен», – ди. Оялып елмая гына Гөлназ. Нинди кияү? Беркем белән дә аралашмый лабаса ул. Гел бер сукмактан йөреп тора: өйдән – институтка, институттан – өйгә. 
– Почта ящигыннан хатларны фатир хуҗасы үзе алып керә иде. Беркөнне Наилнең хатын тоттырды да: «Карале, Татарская ССР дип язган. Бигрәк безграмотный егет бу», – диде. Миңа шул җитә калды... Яшь чакта максимализм көчле була бит. Йөргән кешең турында читләрдән начар сүз ишетү бик нык тәэсир итә. Аның хаталы язуын моңарчы да күрә идем, билгеле. Ә бу хәлдән соң хатларын уку тәмам җәзага әйләнде. Конвертны ачуга, кызыл ручка белән хаталарын төзәтә башлыйм – дәфтәр бите кып-кызыл була. Хәреф хатасы төзәтү – чирем инде ул... Хәзер әнә ватсапта кайчак хата китә: кайберәүләр аңа игътибар да итми, ә мин яңадан төзәтеп язам... Аллаһы Тәгалә кичерсен, кызыл кара белән төзәткән ул хатларын бүлмәдәш кызларга да күрсәткәнем булды. Әйе, аның югары белеме юк иде. Аның каравы, укыган кешедән өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы ала иде... Мәрхәмәтле кеше иде ул. Яхшы кеше иде! Әгәр шушы хатлар булмаса, мин аңардан ваз кичмәячәк идем. Хәзер шулай уйлыйм... Ә ул чакта... Ул чакта аннан гайрәтем чикте – язга таба хатларына җавап язмый башладым...
Икенче курсны тәмамлагач, тагын студентларның төзелеш отрядына җыена Гөлназ. Ул киткәнче, Галия апасы аның янына бер хезмәттәшен җибәрә. Үзе килергә көче җитмәгәндер инде... «Нишләп Наилгә хат язмыйсың? Ул бик көтә, борчыла икән бит. Нәрсә булды, нигә үпкәләдең аңа?» – дип кызыксына ул танышы. «Юк, үпкәләмәдем... Әмма үз-үземне дә аңлый алмыйм. Язарга теләмим», – дип җавап бирә Гөлназ. «Биздем», – ди. Үз халәтен аңлатырга башка сүз таба алмый. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khata1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X