erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Җырчыбызның вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде..." (Хәния Фәрхи турында бер хатирә) ("Шәһри Казан")

Хәния Фәрхи иҗат юлын Мәскәүдә "Бәйрәм" ансамблендә җырчы булып башлый. Ансамбльнең җитәкчесе Рифкать Сәйфетдиновны аның тавышы гына түгел, үзе дә әсир итә.

 Әлеге мөнәсәбәтләр аларның иҗатына да уңай йогынты ясый. Тамашачыларның иң яраткан җырлары да Мәскәүдә туа. Хәния инде юк, тик музыкант күңелендә аңа карата хис-тойгылар сүрелми.

Рифкать Сәйфетдинов хатирәләрен "Шәһри Чаллы" газетасы Хәния Фәрхигә багышланган сәхифә кысаларында тәкъдим итә. Ул Хәния Фәрхинең Мәскәүгә килүен язмыш бүләге дип кабул итә. "Талантлы кыз “Бәйрәм” ансамбленә урау юллар аша килде", - ди.

Мәскәү-Казан юллары

Хәния 17 яшендә Мәскәүгә  чыгып китә. Юл чыгымнарын  әниләре күтәрә. Ул бу вакытта кыз  җырчы булырмын дип уйламый да. Аның  беренче һөнәре – «ровничница», ягъни текстиль предприятиесендә катылмаган җепне  әзерләп торучы кеше. Ни өчен Мәскәүгә текстиль училищесына керүен ул: «Анда тулай торакта урын, аена 30 сум стипендия бирделәр һәм көнгә бер тапкыр  бушлай ашаттылар», – дип искә ала иде. Берүк вакытта Хәния музыкаль училищега укырга керә һәм Пятницкий исемендәге рус хорында җырлый. Мәскәүгә килгән татар артистлары белән очрашуларның берсендә, ул бөтен кыюлыгын җыеп, татарча җырлый. Очраклы рәвештә, тамашачыларның берсе шушы җырның авторы – шагыйрь Гәрәй Рәхим булып чыга. «Хәния, Казанга кил, син бик талантлы кыз», – дип чакыра ул аны. Хәния моны үзенә зур ышаныч итеп кабул итә. Һәм музыкаль училищега укырга керү нияте белән Казанга кайта.

Музыкаль училищега соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына барып керә. Тулай торак алганчы аңа хәтта вокзалда кунарга да туры килә...

Аннары ул кияүгә чыга һәм К.Тинчурин исемендэге  театрда артист булып эшли башлый. Кызы Алия тугач, тормышында кыенлыклар башлана: эшеннән кыскарталар, иреннән аерыла.

Бер дусты киңәше буенча, кабат Мәскәүгә китә, башта өлкә филармониясендә концертлар алып баручы булып эшли. Аннары «Бәйрәм»  ансамбленә урнашып  җырлый башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәскәү «Бәйрәм»е аны җырчы итеп танытты

– Хәния безгә Кәрим Тинчурин театрында артистка булып эшләгәннән соң, 1989 елның августында килде. Актерлык осталыгы аңа эстрада җырчысы буларак та  үсәргә, популярлыгын арттырырга да ярдәм итте. Ул ансамблебезгә килгәнче программага юморлы берничә скетч керткән идем. Аларны Равил Харисов белән Мирсәет Сөнгатуллин уйнады. Мирсәет коллективтан киткәч, халык җырларын башкаручы кирәк иде. Мин Хәнияне алдым. Скетчларны үзем яздым, әнием татарчага тәрҗемә итте. Аларны безнең чыгышларда тамашачылар җылы кабул иттеләр. Шулай итеп «Бәйрәм» үзенең йөзен булдырды: автор җырлары белән юмор бергә үрелеп алып барылды. Аннары безнең тәҗрибәне Салават та үзендә кулланды. Хәния үзе скетчлар да яза иде... Җырчыбызның вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде. Аның турында җаным тулы җылы хатирәләр саклана.

... 1989 елның сентябрендә Баулы районында гастрольдә булдык. Кояшлы, җылы көннәр иде. Хәниянең безнең белән икенче тапкыр гастрольгә чыгуы. Артистларны район үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдылар. Концерт башланырга берничә буш көн булганлыктан без репетиция ясадык. Хәния Актаныштагы беренче концертта гармунда үзе уйнап җырлаган иде. Тамашачы аны җылы кабул итте. Хәниянең репертуары буенча да эшләргә кирәк иде. Үзем белән йөри торган компакт-кассетамны: «Тыңлап кара, бәлки текстлар язарсың», – дип үзенә бирдем. Ул икенче көнне үк бәхеттән елмаеп: «Рифкат абый! Мин бер җырга шигырь яздым», – диде.  Шулай итеп «Рәхмәт» җыры барлыкка килде..

 

Иртәнге эшләрне башкаргач, Хәния миңа: «Рифкать абый, велосипедта йөрисегез килмиме?» – диде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/yrchybyzny-vakytsyz-leme-barybyzny-da-tetrnderde-khniya-frkhi-turynda-ber-khatir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X