15 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Беренче ике чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Минсәгыйть Шакиров вафат
Минсәгыйть Шакировның эшлекле визит белән безнең Арча районына да килгәне бар. Аны белгәннәр эшлекле, энергияле, тырыш, таләпчән, кешелекле җитәкче иде, республика өчен күп эшләде диләр. 15 гыйнварда иртән гомере өзелә... Соңгы 5 елда нык авырган, әмма ахыргача көрәшкән. Шуңа да карамастан, Минсәгыйть Шакиров эшләвен дәвам иткән. ТРның муниципаль берәмлекләре советы башлыгының киңәшчесе булган.
-
Салават Фәтхетдиновның вафат сеңлесе турында: «Балда-майда йөзмәде, барысын да күрде» (»Интертат »,Гөлназ Хәбибуллина)
«Җәйдән бирле ютәлләп йөрде, хәлем юк», – диде. Ләкин чиренең сәбәбен үпкәсеннән эзләмәде шул», – диләр нибары 43 яшендә вакытсыз арабыздан китеп барган Лилия Галимова турында якыннары.
-
“Әнисен җирләгәнгә бер ел да булмады, йорты янып көлгә әйләнде”
16 яшь булганда, әтисе үлеп китте. Узган елны әнисен – Ильмираны апаны җирләде. Башта Ильмира апаның энесе вафат булды. Аның өчесен уздырырга әзерләнеп йөргәндә, үзе дә үлеп китте. Йөрәк диделәр, аңа 53 кенә яшь иде.
-
Бу тәвәккәллек түгел
“Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты
-
Әниләрен урамга куалап чыгардылар
Кайчандыр Надирәдән дә бәхетле кеше юк иде. Яраткан эшендә эшләде, яраткан кешесе белән яшәде. Җәйге ялларын бергәләп кайда гына үткәрмәделәр алар. Таныш-белешләре дә: «Бу Сайгановлар бармаган ял йорты калдымы икән әле?» - дип шаярталар иде. Аларның күршесе булган танышым Вәсилә дә мактап туймады үзләрен.
-
Февраль аенда һава торышы нинди булачак?
Белгечләр февраль аенда Татарстанда һава температурасы нинди булачагы турында хәбәр итте.
-
Елмаеп әни каршы ала
Рәйхана Сәйфетдинова сөйләгәннәрне тыңлап, түзсә дә түзә икән адәм баласы, дип исем китеп утырдым