Элегрәк авылда иң кирәкле кешеләр фельдшер, укытучы һәм әлбәттә, хат ташучы иде. Тора-бара “оптимизация” дигән сүз уйлап таптылар да, фельдшер-акушерлык пунктларын, мәктәпләрне ябып та куйдылар. Халык бик авыр кабул итте боларны. Симетбаш авылы әби-бабайларының “Медпунктыбызны ябалар бит, ярдәм итегез!” – дип редакциягә елап килеп кергәннәре әле дә күз алдында.