erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтимә апага 90 яшь тулды

Иске Ашытта яшәүче Хәтимә Мөхәммәтҗанованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде, шулай ук юбилярга бүләкләр, район башлыгының һәм РФ Президентының котлау хатын тапшырдылар.

 

Башта әнисе, аннан әтисе үлеп, сигез яшендә тома ятим калган Хәтимә белән апасы олы әбиләре тәрбиясендә кала. Сугышның авыр елларын авыл кешеләре, авыл советы ярдәме белән кичерә алар. Инде аларны балалар йортына урнаштыру турында сүз дә була, тик шул вакытларда, яраланып сугыштан әтисенең бертуганы Габдуллаҗан кайтып төшә һәм балаларны үз канаты астына ала.

Хәтимә атлы кыз кечкенәдән олылар белән бергә тормыш арбасына җигелә. яшьли еракка барып урман кискән елларын әле дә авырлыклары белән бергә искә ала. Кыз чагында ук бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый һәм шул хезмәтен шактый еллар дәвам иттерә. “Иске Ашытның бөтен басуын әйләнеп чыктым. Ирем тракторда эшләде. Ул гел басуда эштә булды”, — ди. Шул вакыт яшь чаклары искә төшеп: “Һай, яшьлектә йөргән егетем калды, җаным. Озак йөргән идек. Армиягә китте, анда да озак хезмәт итте. Кайтырына 7 ай кала кияүгә чыктым. Тормыш нужасы, юклык мәҗбүр итте, аягыма кияргә чабата гына иде”, — дип уфтану катыш сөйләп алды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәтимә апа ире Фәтхрахман абый белән 6 бала үстерә. 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар аның. Һәммәсе бергә җыелганда йортта 30га якын булалар икән. “Бу гаиләдә гел уен-көлке, рух күтәренкелеге. Ныклап эшли дә, рәхәтләнеп бәйрәм дә оештыра белә алар”, — дип сүзгә кушыла Фәһим Фәйзуллин. Хәтимә апа улы Фәргать, кызы Ясминә тәрбиясендә яши. Ясминә апа бала бурычын үтәп, әнисен багарга Казандагы тормышын калдырып кайткан.

Сәламәтлеге бераз какшап китеп, аяклары йөрмәсә дә, янында терәк булырлык балалары, туганнары бар аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X