erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Дамирабызны калдырыгыз!”

Элегрәк авылда иң кирәкле кешеләр фельдшер, укытучы һәм әлбәттә, хат ташучы иде. Тора-бара “оптимизация” дигән сүз уйлап таптылар да, фельдшер-акушерлык  пунктларын, мәктәпләрне ябып та куйдылар. Халык бик авыр кабул итте боларны. Симетбаш авылы әби-бабайларының “Медпунктыбызны ябалар бит, ярдәм итегез!” – дип  редакциягә елап килеп кергәннәре әле дә күз алдында.

 

 

Бу көннәрдә әле бу авылдан, әле теге авылдан: “Почтаны яптылар”,  “Ай башыннан газеталар күргән юк”, “Киләсе елда газета-журналлар укый алмабыз микәнни, яздыручы юк”, – дип шалтыраттылар. Иске Чүриле авылыннан үзләре дә килде. Чөмә-Елга, Казанбаш, Наласа, Утар Атыдан шалтыраттылар... “Почтасы бетсә бетәр, безнең Дамираны калдырсыннар”, – дип өзгәләнә казанбашлар.

Мондый хәлләргә үзебезнең дә йөрәк әрни. Авылларны сакламакчы булып программалар кабу итәләр, яшьләрне ничек итеп калдыру турында баш ваталар. Бер кул нишләгәнне икенчесе белмиме...

Казанбашта мине авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев каршы алды. Почта хезмәте белән килеп  чыккан хәлләргә ул да борчыла. Бүлекчә җитәкчесе, акча аз дип, эштән китеп барган. Мәдәният йортындагы бүлекчә бүлмәсе йозакта, аның эче хат ташучылар сатарга тиешле товарлар белән тулы икән. Компьютерларны алып киткәннәр, почтаны Арчадан китерәләр, Мәдәният йортының коридор идәненә бушаталар, почтальоннар шуннан алып китә.

Казанбаш халкын, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне почта бүлекчәсе ябылуга караганда хат ташучы Дамира Лотфуллинаның да эштән китү ихтималы борчуга салган. “Мин авырып ун көн больничныйда булган идем, көн саен кеше өзелмәде, мине эштән киткән дип уйлаганнар”, – ди Дамира.

– Дамира безнең үз кешебезгә әверелде, – ди 92 яшьлек Зөлфия әби Нәҗмиева. – Аннан башка нишләрбез, нинди үтенечебез бар, һәммәсен үти ул. Тимәсеннәр Дамирага!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зөлфия әби колхозда хисапчы булып эшләгән. “Мирбат Хәстиев салам, печән булмаган елларда да колхозны саклап калды. Вәт җитәкче иде ул! Кеше гозерен дә тыңлый иде, аны да бар кеше тыңлады. Хезмәт хакын да алганы булмады аның, сорап кергән кешегә алдан биреп бетерә иде.

Сугыш елларында бетермәделәр почтаны. Колхозны да тараттылар, медпунктта өч кеше эшләде, санитаркага кадәр бар иде, ә хәзер бер кеше дәвалый да, идән дә юа”.

Дамира бу көнне Зөлфия әбине дүрт төрле  газетага яздырды. “Иң башта “Арча хәбәрләре”н укыйм”, – ди ул.

– Иртән Илдар Галәветдиновларда булып чыктым, – ди Дамира. – Алар 8 төрле газета-журналларга язылды.

Хәзергә нокта куеп торыйк. Газетабызның алдагы санында әлеге теманы Арча районара почтамты җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов белән әңгәмә белән дәвам  итәчәкбез. Җитәкче әйтүенчә, районда бер генә элемтә бүлекчәсе дә ябылмаячак, хат ташучылар кыскартылмаячак. Бар хикмәт кадрлар булмауда гына. Киләсе елның май аеннан почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арта, дигән шатлыклы хәбәр дә әйтте Ирек Ибраһим улы.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X