7 июньдә Саба районының Пүкәл авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. 18 яшьлек егет башта әти-әнисенә пычак белән кадый, аннары үз-үзенә зыян сала һәм йортка ут төртә. Янгынны сүндерәләр, әниләре исән кала, әтиләре исә җан бирә. Егет үз гаебен тулысынча таныган.