Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Җиңү волонтерлары» Россия көне уңаеннан интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра

    «Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк һәм теләге булган һәркемне «Россиянең җиңүләре» дигән интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра.

    Уен алдыннан һәр катнашучы трансляциягә күчү өчен сылтама алачак. Ул 30 минут дәвам итәчәк, аның барышында һәркемнең өч блокка (Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе) караган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге булачак. Төп бүләк – Россиянең кайсы да булса бер шәһәренә сәяхәт.

    Уенда катнашу өчен волонтерыпобеды.рф сайтында теркәлергә һәм https://волонтёрыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/3285 сылтамасы буенча чарага язылырга кирәк.

    Реклама

    Уен 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.

    Татар-информ

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: