erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мортаза Рәхимовта коронвирус табылганмы?

Республиканың беренче Президентын, инфекция йоктыруда шикләнеп, дәваханәгә салганнар иде.

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов "ProUfu"да коронавирус инфекциясе белән авыруы турындагы имеш-мимешләрне шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, ул, чыннан да, икенче көн дәваханәдә, әмма анда COVID теркәлмәгән.

Аның күзләрен дәвалыйлар. ОРВИ билгеләре булу сәбәпле, коронавируска анализ алынган, моны процедура тәртибе таләп итә. Нәтиҗә тискәре булып чыккан - вирус юк. Компьютер томографиясе күрсәткәнчә, пневмония билгеләре бар, ләкин инде узган.

- Температура юк, үземне яхшы хис итәм, - дигән телефоннан Мортаза Гобәйдулла улы.

Ул икенче көн инде шалтыратулар кабул итүен, күпләрен аның хәлләрен белешүен сөйләгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та шалтыраткан. Шулай ук аңа күчтәнәч – кымыз, җиләк-җимешләр җибәргән.

- Виноградны мин, әлбәттә, бик ашамыйм, күбрәк бәрәңге яратам, ә менә кымызны рәхәтләнеп эчәм. Радий Фәритовичка кайгыртуы өчен рәхмәт. Һәм барлык шалтыратучыларга һәм борчылучыларга да рәхмәтлемен. Барыгызга да сәламәтлек телим! – дигән ул.

Мортаза Гобәйдулла улына без дә тизрәк савып чыгуын телибез.

Фото: https://proufu.ru/

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Mortaza-R-himovta-koronvirus-tabilganmi-310633/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X