erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар

Ир-ат качарга омтылган, ләкин аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Татарстанда урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә Биектау районы полициясенә трактордан әйбер урлау турында хәбәр итәләр. Урынга килгән участок полициясе хезмәткәре «УАЗикка» утырып трактор яныннан китеп баручы ике ир-атны күреп ала. Полицейский аларны туктатырга тырыша, әмма шофер аны бәрдерә һәм ике метр чамасы сөйрәп алып бара. 
Йөртүчене тиз арада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Участоковыйны бәрдерү буенча материаллар республиканың Тикшерү комитетына юлланган.

 

http:// https://tatar-inform.tatar/news/incident/09-06-2020/tatarstanda-urlashkan-m-uchastkovyyny-b-rderg-n-shoferny-kulga-aldylar-5748590 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев