Пенсия өлкәсендәге яңалыклар, быелга планнар хакында Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин еллык коллегиядә сөйләде. Бала туу, инвалидлык группасы билгеләнү, пенсиягә чыгу – менә бу өч очракта пенсия бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләре сайты аша хәбәр итә. Хезмәтләр санын киләчәктә күбәйтергә җыеналар.