Тиздән Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Безгә тормыш бүләк иткән, йөрәк җылысын биргән киң күңелле, ягымлы, мәрхәмәтле әниләребезнең кадерләрен белеп, хөрмәттә яшәтсәк иде. Әниләргә күпме генә хезмәт итсәк тә, аларның хакын үтәп бетерә алмаячакбыз. Ислам дине дә әни хакының иң зур хаклардан берсе булуын кисәтә. “Мәрҗани” мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән без әниләребез алдындагы бурычлар турында сөйләштек ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).