Тиздән студентлар өчен яңа стипендия булдырылачак. Халыкара бәйгедә җиңгән укучыларга грантлар, вузга укырга кергәндә ташламалар каралса да, студентларга андый мөмкинлекләр әлегә юк инде. Владимир Путин Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка: «Саранланмыйк!» – диде. Министр стипендия күләмен әйтмәсә дә, лаеклы булачак, дип ышандырды.