Татарстанда яшенле яңгырлар һәм 22 градус җылы көтелә
Бүген, 27 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар фаразларынча, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.