Татарстанда артык эссе дә, суык та булмаган, явым-төшемле һава урнашты. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, температура күпьеллык уртача күрсәткечләр аралыгында тирбәлә. Чәршәмбегә кадәр республикада урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, шул ук вакытта һава температурасы әкренләп күтәрелә. 22 июньдә көндез +21…+26 градус булса, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә +28 градуска кадәр эсселек фаразлана.