Ташкичүдә Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе каберендәге ташны торгызачаклар
Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе Ташкичү авылында җирләнгән. Районның тарихи-мәдәни мирасын саклау юнәлешендә мөһим эш башкарылачак: кабер өстендәге тарихи ташны саклап калу өчен авариягә каршы эшләр үткәрергә рөхсәт бирелгән.