Көзге каникуллар алдыннан Носы мәктәбе укучылары хәйрия ярминкәсе оештырды.
Беренче уку чиреге тәмамланып килә. Мәктәпләрдә укучыларның чирек нәтиҗәләре ясала, көзге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә. Укучыларны ялга озату чаралары да төрле форматта уза: көзге баллар, ярминкәләр, спорт ярышлары балаларга күңелле мизгелләр бүләк итә.
Носы мәктәбе укучылары да каникуллар алдыннан игелекле эш башкарды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан хәйрия ярминкәсе үткәрде. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
“Рәхмәт, Вәсим Хәмитович! Дөрес юлда!” – дип язган ул MAX каналында.
Нет комментариев