Казан дәүләт медицина университетында хәрби кафедра эшчәнлеге яңадан торгызыла. 2027 елның февралендә башланачак программа кысаларында 44 студент хәрби-медицина әзерлеге узачак.
Казан дәүләт медицина университетында хәрби медицина белгечләрен әзерләү традициясе яңадан дәвам итәчәк. 2008 елда эшчәнлеген туктаткан хәрби кафедра урынына хәзерге таләпләргә җавап бирә торган яңа форматтагы әзерлек программасы гамәлгә ашырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Хәрби-медицина әзерлеге КНИТУ-КХТИның хәрби уку үзәге базасында оештырылачак. Булачак офицерларны махсус медицина юнәлеше буенча әзерләү белән Хәрби клиник госпиталь шөгыльләнәчәк. Кандидатларны сайлап алу 2026 елның октябреннән декабренә кадәр узачак. «Дәвалау эше» һәм «Педиатрия» белгечлекләрендә белем алучы 44 студентны сайлап алу планлаштырыла. Урыннарның 50 процентына кадәр кызлар өчен каралган. Сайлап алу барышында медицина тикшерүе, психологик тест, физик әзерлек дәрәҗәсе һәм укудагы өлгереш исәпкә алыначак.
Уку 2027 елның февралендә башланып, 2,5 ел дәвам итәчәк. Студентлар өченче курстан бишенче курска кадәр гомуми хәрби, тактик һәм махсус хәрби әзерлек модульләрен үзләштерәчәк. Программада хәрби кыр хирургиясе һәм терапиясе дә каралган. Бишенче курстан соң студентларны 30 көнлек уку җыеннары көтә.
Алтынчы курсны тәмамлаганнан соң, чыгарылыш укучыларына медицина хезмәтенең запастагы лейтенанты хәрби званиесе биреләчәк һәм хәрби билет тапшырылачак. Университет мәгълүматларына караганда, әлеге программаны тәмамлаучылар мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылмаячак.
Нет комментариев