Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе Ташкичү авылында җирләнгән. Районның тарихи-мәдәни мирасын саклау юнәлешендә мөһим эш башкарылачак: кабер өстендәге тарихи ташны саклап калу өчен авариягә каршы эшләр үткәрергә рөхсәт бирелгән.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Арча районының Ташкичү авылындагы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Ш. Мәрҗаниның әти-әнисе каберендәге ташта эшләр башкаруга рөхсәт биргән. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Эшләр кысаларында ташны чистарту һәм юу, андагы күгәрек эзләрен бетерү, биоцид белән эшкәртү, таш кисәкләрен бергә ябыштыру каралган. Шулай ук ташны дым тәэсиреннән саклау өчен махсус эшкәртү үткәреләчәк, яңа нигез әзерләнеп, кабер урынында урнаштырылачак.
Ташкичү зиратында, аның үзәк өлешендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең әнисе Бибихәбибә бинт Габденнасыйр (1795–1823) һәм әтисе Баһаветдин ибне Сөбхан (1787–1856) җирләнгән.
Фото Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәтеннән
Нет комментариев