21 июль 2022 яңалыклары
-
Курса МТСы” ширкәте сенаж салу планын да үтәде
Район буенча бер шартлы терлеккә 15,7 центнер азык берәмлеге әзерләнде.
-
Басуларда игеннәр ничек?
"Россельхозцентр" Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.
-
Бозылган ашны - түгәргә, яратмаган хатынны аерырга кирәк...
Кирәкмәгән нәрсә һәрвакыт комачаулый. Аннан нәкъ үз вакытында котылырга кирәк. Кирәкмәгән кием бар икән, аны юк итәргә. Бозылган ашны түгәргә. Иске агач булса – утынга кисәргә. Яратмаган хатын булса – аерырга. Хатын турындагысы, бәлки, бик кискен кебек яңгырыйдыр. Киемне ташлап, ашны түгеп, утынны кисеп була. Бу берни дә тормый. Ә хатын аеру... ("Шәһри Казан", Марат Кәбиров)
-
Татарстанда бер ир-ат аракы салып бирмәгән өчен абыйсын балта белән чабып үтергән
Татарстанның Мөслим авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат абыйсын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Белгеч ипотека түләвен киметү ысулларын аңлатты
CMS Institute Икътисади һәм финанс тикшеренүләре департаменты хезмәткәре Николай Переславский ипотека кредиты түләвен киметү ысулы турында аңлаткан. Бу турыда ул «Прайм» агентлыгына сөйләгән.