erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса МТСы” ширкәте сенаж салу планын да үтәде

Район буенча бер шартлы терлеккә 15,7 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

21 июльгә район хуҗалыкларында 13116 тонна (план 16921 тонна) печән  әзерләнде. 105185 тонна (169193 тонна кирәк) сенаж салынды.

“Аю”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ашытбаш”, “Казанка” ширкәтләре җитәрлек күләмдә печән әзерләделәр инде. “Курса МТСы” ширкәте сенаж салу планын да үтәде.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте дә тулы көчкә азык әзерли, 980 тонна печән туплап, 5500 тонна сенаж салып куйдылар. Хуҗалыкка таналар кайтарту мәсьәләсен хәл итеп бетерү алдында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халыкка 4126 тонна печән бирелде. “Ватан” ширкәте 600 тонна бирде. “Северный”да – 398, “Кырлай”да – 360, “Курса МТСы”нда 300 тонна.

Район буенча бер шартлы терлеккә 15,7 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Курса МТСы”нда – 25,9, “Тукай”да – 21,9, “Ватан”да  20,1 центнер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X