erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Басуларда игеннәр ничек?

"Россельхозцентр" Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

" Россельхозцентр"ның  Арча районы белгечләре ООО Агрофирма "Заря" хуҗалыгы җитәкчесе Закирҗанов Рәдиф Мөбәрәкҗанович һәм баш агроном Фассахов Гафиулла белән берлектә игеннәргә фитомониторинг уздырылды. Көзге арыш культуралары балавызлык фазасында. "Подарок" сортлы көзге арыш басуында биологик уңыш 67 ц/га тәшкил итә. Борчакның ике төрле "Ватан" һәм "Ульяновец" сортлары игелә.  Бүгенге көндә борчак кузаклану фазасында.
 Хуҗалыкта 1210 га мәйданда язгы бөртекле культуралар игелә. Бодай һәм арпа культуралары бүгенге көндә балавызлык фазасына җитеп килә. Солы культурасы сөт сыман фазада.
 Хуҗалыкта 450 га мәйданда кукуруз чәчелгән. 84 гектарлы "РОСС-140" сортлы кукуруз басуы бугенге көндә 1,5 метр биеклектә. 10-13 майда чәчелгән бу басуга чәчү алдыннан 250 кг/га  Гримикс һәм 150 гр/га исәбеннән аммиак селитра ашламасы кертелде. Чәчкәндә 50 кг/га исәбеннән азофоска кертелгән.
 Басуларны күзәту нәтиҗәләре шуны күрсәтә: агротехник чараларның төгәл үтәлүе, саклау чараларының сыйфатлы утәлеше нәтиҗәсендә хуҗалыкта югары уңыш формалаша. 
Хуҗалыкта соңгы елларда ындыр табагы техникасы яңартылды, складлар төзелде. Бугенге көндә барлык складлар дезинфекцияләнеп яңа ашлык кабул итәргә әзер. 1210 кв.метр мәйданда ындыр табагында асфальт җәю эшләре башкарыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X